• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Апрель Гөлназ Фәйзрахманова
  • 19 Апрель Мөнир Шакиров
  • 19 Апрель Гөлнара Абитова
  • 19 Апрель Рөстәм Нәбиуллин
  • 20 Апрель Фәиз Камал
  • 20 Апрель Сания Әхмәтҗанова
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 21 Апрель Равил Тумашев
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525
  • Арзан бәядән бераз тотылган яңа кебек ике креслосы белән диван сатыла. тел.89173974647
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань 6000 руб тел 89274544590
  • Мед.колледж янында урнашкан (Мавлютова, дер.Универсиада янында) 2 булмәле фатирга подселениега татар кызы эзлибез. Айга 4700 сум). 89274312228) 10 майдан күчәргә була)
  • Минзәлә районы Наратлы кичү авылында җир участогы сатылы 17 сутый. Бәясе килешү буенча. т.89872275096

 

 

 

 
Архив
 

               

30.11.2017 Милләт

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Дөньяны үзгәртү ул - тәрбияне үзгәртү

Исмәгыйль Шәңгәрәев белән Нурали Латыйповның милләттәшләребезнең рухи тормышына тәэсир иткән, тарихта эз калдырган шәхесләр хакындагы әңгәмәләре халык тарафыннан яратып кабул ителә.

Әлеге ике шәхес язган «Ислам һәм дөнья» китабының сүз башында халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаев болай ди: “Бу ике гаҗәеп кешене якыннан белгәнгә, ачыклык кертүне кирәк дип саныйм: Шәңгәрәев белән Латыйпов 1990 елда Согуд Гарәбстанында – легендар Мәдинә шәһәрендә очрашалар. Мәккәгә хаҗ кылырга баргач,изге урыннарга сәяхәтләрен дәвам итеп Мөхәммәт пәйгамбәр Аллаһка мөрәҗәгать иткән җирдә намаз уку теләге белән Мәдинә шәһәренә килгән булалар. Мөхәммәт пәйгамбәр мәчетенең гөмбәзе астындагы бу күрешүне әкияти вакыйгага тиңләргә була. Минем өчен бу “Мең дә бер кичә”, могҗизалар һәм гыйбрәтле тарихлар дөньясы. Иманым камил: Шәңгәрәев белән Латыйповның Мәдинә шәһәрендәге күрешүе очраклы гына күрешү түгел. Цивилизацияләр, мәдәниятләр, диннәр арасында каршылык арта барган заманның катлаулы сорауларына җавап табарга тырышкан бу иҗади тандемның эшчәнлеге Көнбатыш һәм Көнчыгыш өчен уртак рухи кыйммәтләргә нигезләнгән  аңлашу күпере төзүгә ныклы адым булып тора”.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Америка астрофизигы Майкл Харт үзенең “The 100: A Ranking of the Most Influential Persons in History” китабында тарихны өйрәнү һәм күпкырлы анализ нәтиҗәсендә  тарихта эз калдырган йөзтанылган шәхесне билгели.  Кешелекнең бөек остазлары биографиясеннәнгыйбарәт әлегеуникаль җыентыкта иң беренче урында Мөхәммәт пәйгамбәр тора. Моны ялгышлык дип уйлап яисә Америка астрофизигының Исламга симпатиясе белән бәйләп аңлатып булмыйдыр. Намуслы галим буларак, улбары тик фактларга нигезләнеп Мөхәммәт пәйгамбәрне кешелекнең иң бөек остазы, укытучысы итеп күрсәтә.
 
 
Мөхәммәт пәйгамбәрХира тавында. Н.К.Рерих. 1925 ел
 
Нурали Латыйпов: Шулай да, Майкл Хартның нинди критерийларга таянып нәтиҗәләр ясавы турында искәртеп үтик әле. Галим буларак, минем өчен дә теге яки бу карашның субъектив фикер түгел, иң кимендә, фактларга нигезләнгән объектив фәнни анализ булуы мөһим. Моннан тыш,аның әле шул фактларга таянып  нәтиҗәләр ясый алырлык методологиясе дә, эзләнү-тикшеренүнең концептуаль нигезләре дә булырга тиеш.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Мин сезнең белән килешәм, Нурали Нурисламович. Мөхәммәт пәйгамбәрнең балаларга карата башка мөнәсәбәт, караш (“балалыкның башка үлчәме”) барлыкка китерүдәге роле турында сүз алып барганда аның шәхесенең зурлыгын һәм цивилизация тарихына керткән өлешен дөрес күзаллау кирәк. Әйдәгез Майкл Хартның фикерләвенә әйләнеп кайтыйк. “Биографияләрнең урнашу тәртибенә тәэсир итә торган төп критерий әлеге бөек шәхесләрнең тарихка тәэсир итү дәрәҗәсе булды”,–ди ул. “Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң беренче урында булуы кайбер укучыларны гаҗәпләндерергә, кайберләрендә хәтта канәгатьсезлек тә тудырырга мөмкин, – ди Харт.   – Әмма, ничек кенә булмасын, тарих буенча караганда, ул диндә дә, җәмгыятьтә дә искиткеч уңышлы эшчәнлек алып барган бердәнбер кеше”. Автор Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньядагы иң бөек дингә нигез салучы кеше һәм гаҗәеп уңышларга ирешкән сәяси лидер булуын ассызыклый. Әле бүгенге көндә дә, ягъни, үлеменнән  соң унөч гасыр үткәннән соң да, аның казанышларының тәэсире иң көчлеләрдән санала. Ничек кенә булмасын, Харт лабораториясе – ул аның шәхси мәйданы. Безгә Америка галименең   үз иленең мөселман Көнчыгышының планета цивилизациясенә керткән өлешен түбәнсеткән һәм  европоцентризм идеяләрен алга сөргән җәмәгатьчелек фикеренә каршы барып гаҗәеп дәрәҗәдә фәнни объективлык күрсәтүе мөһимрәк.
 
Нурали Латыйпов: Мөхәммәт пәйгамбәр эшчәнлегенә югары бәя биргән кешенең Америка астрофизигы булуы, һичшиксез, бик әһәмиятле. Майкл Харт белән килешергә дә, килешмәскә дә була, әмма Мөхәммәт пәйгамбәр, чынлап та, космопланетар масштаблы һәм ул заман галимнәренең иң җентекле тикшеренүләренә лаек булган шәхес.Әлеге әңгәмәбездә Мөхәммәт пәйгамбәрнең йогынтысы зур булган бер генә өлкә – балаларга мөнәсәбәт хакында сүз алып барабыз.
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Бу өлкә үзе дә киңкырлы.Танылган педагог һәм табиб Януш Корчак юкка гына“Дөньяны үзгәртү – ул тәрбияне үзгәртү” димәгән.

Нурали Латыйпов: Тагын шунысы әһәмиятле: Мөхәммәт пәйгамбәр тәрбия турында киңәшләр биргәндә кешелек проблемаларын чишәргә омтылмый. Ул балалар белән ничек аралашырга, алар белән нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген үз мисалында күрсәтә. Аның балаларның кадерен рухи яктан аңлап кабул итүе тәрбия процессы нигезләренә караганда киңрәк төшенчә. Бу балалыкка, балаларга карата илаһи мәхәббәт!
 Майкл Хартның Мөхәммәт пәйгамбәрне тарихка тәэсире ягыннан беренче урынга куюы хакындагы фикерне дәвам итеп үземнән дә берничә аңлатма биреп китәр идем.
 
Профессор Владимир Исхаков белән үткән гасырның 80 нче елларындагы (аспирантура елларыбыз) әңгәмәләребездә без еш кына  сирәк фәнни дисциплиналарның берсе – тектология һәм икътисадчы галим Александр Богданов идеяләре хакында сүз кузгата идек. Әмма А.Богдановтан аермалы буларак, без тектология төшенчәсендә үзенчәлекле бер җыелма, ягъни,  Владимир Путин хәзер Россияне атаган кебек,“дәүләт- цивилизация” күрә идек. Мөхәммәт пәйгамбәр мисалында исә бу  –юк урында җыю, юктан бар итү. 
 
Соңрак,1991 елда Владимир белән Татьяна Исхаковларның  «Древо мудрости и здоровья. Питание в истории культуры народов Востока» исемле китаплары чыкты. Анда “Дәүләттә һәм җәмгыятьтә Мөхәммәт пәйгамбәр вакытындагы үзгәрешләр рухи тормышка, акыл эшчәнлегенә тәэсир итеп, башка хыяллар һәм максатлар белән яшәргә этәргеч бирде” дигән сүзләр бар.  Мөхәммәтнең төп үзенчәлеге шунда – ул әзер дини система белән килми, ә яңа юллар эзләп, аны кешеләр күз алдында һәм кешеләр ярдәме белән булдыра. МондаМөхәммәтнең үзенә кадәр булган пәйгамбәрләр һәм борынгы халыклар тәҗрибәсенә таянуы һәм тарихны белүезур роль уйный. Иң мөһиме: Мөхәммәт пәйгамбәр  тарихны үз укытучысы итеп кенә калмый, аны замандашларының күзаллавына тәэсир итәрлек дәрәҗәдә, димәк, кардиналь рәвештә үзгәртә дә әле. 
 
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, Мөхәммәт пәйгамбәр идеяләренең шундый дәрәҗәдә таралыш алуы локаль үзгәрешләрнең бик тиз (тарих белән чагыштырганда) глобаль үзгәрешләргә күчүенә ачык мисал.  Майкл Харт хаклы– болар дини генә түгел, ә цивилизациягә  кагылышлы үзгәрешләр. Тарихка шулай һәм рухи, һәм социобиологик тәэсире, планета масштабындагы үзгәрешләргә йогынты ясавыМөхәммәт пәйгамбәрне башка бөек шәхесләрдән югарырак итә дә инде. Нурали Нурисламович, сез әйткәнчә, пәйгамбәр иң элек үзе яшәгән дөньяны  үзгәртә башлый.Шуның нәтиҗәсендә гарәп кабиләләре фәнни ачышлары һәм бөек “мөселман ренессансы” белән бөтен дөньяга танылган милләткә әвереләләр. Бу үзгәрешләргә, бер яктан,  Аллаһ ачышы – Коръән, икенче яктан–  Мөхәммәт пәйгамбәрнең үз тормышы – сөннәт зур йогынты ясый. Иң мөһиме –Мөхәммәт пәйгамбәр тәрбияне камилләштерә, балаларга карата мөнәсәбәтне үзгәртүгә ирешә.
 
Нурали Латыйпов: Чынлап та, Мөхәммәт пәйгамбәр иң элек балаларны яклау юлына баса.Ул чорда балаларның еш кына мәҗүсилек корбаннары булуы күпләргә мәгълүмдер. Материаль яктан кытлык кичергән гаиләләрнең үз балаларын (бигрәк тә, кызларын) юк итүләре гадәти күренеш булып саналган, хәтта җәмгыять тарафыннан  хупланган булган. Хәер, бүгенге заманда да канунлаштырылган рәвештә балаларны үтерү дәвам итә. Сәбәпләр күп, әмма мең ел элек булган кебек, бүген дә социаль сәбәпләр беренче урында. Без һаман Аллаһны ишетергә өйрәнмәгәнбезмеәллә?
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Шулай булып чыга. Коръәннең 17 нче сүрәсендә (31 нче аять) әйтелгән: “Ярлылыктан куркып үз балаларыгызны үтермәгез.  Без сезнең барыгызны да туйдырачакбыз”. Онытмасак иде: балаларны үтерү бик зур гөнаһ ул. 

Нурали Латыйпов: Бу сүрәнең мәгънәсен ахырына кадәр аңлау өчен бүгенге көндә әти-әниләре теләмәгән өчен генә дөньяда 50 миллион бала үтерелүенә (бу саннарны Икенче бөтендөнья сугышында үлүчеләр саны белән чагыштырырга була)  игътибар юнәлтү кирәктер.
 
Сәбәбе дә һаман шул ук бит – мәҗүсилек хөкем сөргән Гарәбстандагы  кебек, ярлылыктан курку. Әйе, тумаган яки әле генә туган җаннан котылу өчен бүгенге көндә унар миллион кеше зур гөнаһ кыла. 
 
Сүз уңаеннан, 17 нче сүрәдә туган балаларны үтерү турында сүз барамы, әллә тумаган балаларны дамы?
 
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Балаларның бит җаннары да илаһи аларның. Мөхәммәт пәйгамбәр аларны “җәннәт күбәләкләре” дип атаган.
 
Нурали Латыйпов: Гаҗәп бит: җирдә үзләрен кирәксез дип тойган балаларның җаннары җәннәт күбәләкләре булып китә...
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, күбәләкләргә – ахирәттә үз әти-әниләрен саклаучыларга, шәфәгатьчеләргә әйләнәләр алар. Мөхәммәт пәйгамбәр әйтә: “Сезнең балаларыгыз – җәннәт күбәләкләре алар. Үзләренең әти-әниләрен очраткач, аларныңкиемнәренә ябышалар һәм, Аллаһ әти-әниләрен җәннәткә алып кермичә, җибәрмиләр икән”.
 
Бу поэтик чагыштыру гына түгел. Олы йөрәкле пәйгамбәр  өчен һәрбер баланың үлеме искиткеч зур трагедиягә тиң булган. Әл-Бохари хәдисендә болай диелгән: “Бервакыт, Ибраһимның хәлләрен белергә килгәндә, Мөхәммәт пәйгамбәр янында аның тугры юлдашы Габдрахманбин Гауф була. Пәйгамбәр аны кулыннан җитәкләп пальмалар арасындагы йортка алып керә. Өйгә кергәч ул Ибраһимны кулына ала, үбә һәм яратып, аның исен исни. Бу вакытта Ибраһим үлем хәлендә була инде. Кайгысыннан Мөхәммәт  пәйгамбәрнең күзләреннән яшь агып төшә. Габдрахман бин Гауф гаҗәпләнеп сорый: 
–И, Аллаһның илчесе! Син дә елыйсыңмы? Ә үзең башкаларгакешене күмгәндә еламаска куштың түгелме соң? 
Пәйгамбәр аңа болай дип җавап бирә: 
–Ибн Гауф! Бу күз яшьләре – шәфкатьлелек билгесе.–Аның күзләреннән тагын яшь агып төшә. Ул шыпырт кына:–Күзләр елый, йөрәк кайгыра, әмма без беркайчан да Аллаһны борчуга салырлык сүзләр сөйләмибез.Аллаһ белән ант итәм: Ибраһим, без синең белән аерылышканга бик кайгырабыз”.
 
Ярату һәм мәрхәмәт күрсәтү! Безне “кешегә әйләндерү”, кешелеклерәк итү өчен шул кыйммәтләрне төшендерергә тырышкан да инде пәйгамбәр. “Кешегә әйләндерү” дигәннән,Александр Блокның бу неологизмы күркәм гореф-гадәтләрне һәм коточкыч мәҗүси ритуалларны берләштергән мәҗүси гарәпләрнең этнопсихологиясен үзгәртүне бик төгәл аңлата кебек, миңа калса. 
 
Нурали Латыйпов: Пәйгамбәр яшәгән заманда гарәп дөньясында яңа туган кыз балаларны тереләй күмү кебек мәҗүси йола булган. Гарәпләр кыз тууны зур бәхетсезлек итеп кабул иткәннәр. Коръәндә әйтелә: “Берәр кешегә кызы туу турында хәбәр җиткерәләр икән, аның шунда ук йөзе каралып чыга, ул бу хурлыкны ничек тә яшерергә, кешеләр күзенә күренмәскә тырыша. Шул хурлыкны күтәреп ул баланы үзендә калдырырмы, әллә аны җиргә күмәрме? Куркыныч карар!” (16 нчы сүрә, 58-59 нчы аятьләр).
 
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе шул. Шуңа да пәйгамбәр гарәпләрнең инде каннарына сеңеп беткән бу мәҗүси йоланы бетерү өчен көрәш башлый. Үзенең замандашларына ул: “Кыз бала үстерүчеләр үз кызларына карата кайгыртучанлык күрсәтсеннәр иде.Кызларыбыз безнең өчен җәһәннәм утыннан саклаучы каршылык булырлар”, –  ди. “Балигъ булганчыга кадәр ике кызына кайгыртучан һәм мәрхәмәтле булган әти Кыямәт көнендә минем янда булыр” дип тә ассызыклый. Күп гасырлар буе килгән гадәтне – замандашларының каралыгын пәйгамбәр бары шулай гына җиңә алган. Моны чынлап та могҗизага тиңләргә була.
 
Нурали Латыйпов: Уйлап карагыз әле: пәйгамбәребезнең йөрәге аша таралган ярату һәм аның төпле акылы нәтиҗәсендә ничә миллион бала исән кала,күпме хатын-кызлар әни булу бәхетенә ирешә. Шул әниләрнең үз балаларын ярлыкауны сорап ялваруларын ишеткән бит Аллаһ!Чөнки беләбез, пәйгамбәр: “Өч кешенең үтенече Аллаһка барып ирешер: кыерсытылган кешенеке, юлчыныкы һәм әти-әнинең үз баласы өчен ялваруы” дигән.

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, милли традицияләрне Аллаһ ачышы дип кабул ителгән традицияләр генә кысрыклап чыгара ала. Мөселман Ренессансының бөек энциклопедист галиме Әбү Рәйхан әл-Бируни әйткән: “Дин кануннары кеше табигатенә гореф-гадәтләргә һәм йолаларга караганда көчлерәк тәэсир итә. Күрмисең мени, соңгылары әле башта тикшерелә, аннары я кабул ителә, я кире кагыла. Ә дин кануннары ничек бар, шул килеш кала һәм ышанганга күрә кабул ителә”.  Бу фикерне дәвам итеп, әл-Бируни ассызыклый: “Аллаһка ышанган кешеләрнең йөрәгеннән бу ышануны инде гомердә дә кире тартып алам димә”.
 
Мөхәммәт пәйгамбәр шул чорда яшәгән кешеләрнең караңгы дөньяларын яктырткан, йөрәкләрен  рәхимсезлектән, кансызлыктан чистартып, аларны “кеше иткән”. Миллионлаган балаларның җаннарын саклап калып, тәрбия өлкәсендәге бөек реформага нигез салган.Мөхәммәт пәйгамбәрнең үгет-нәсихәтләрендә тарих үткәннәр турында мәгълүмат бирүче генә түгел, ә тормыш итәргә өйрәтүче укытучы да. Илаһи ниятләр белән баеган тормыш үзе дә яңа мәгънә ала,тарихи аңислам фәлсәфәсе, мөселман гносеологиясе белән тыгыз бәйләнештә формалаша.

Дәвамы бар.
 
Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруы катнашучысы Нурали Латыйпов.
 
Тәрҗемәче –филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.11.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments