|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2017 Шоу-бизнес
Виталий Агапов: Матур гына эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә - "гены сыграли"Җырчы, композитор, шаян сүз остасы – Виталий Агапов башкаруындагы “Гөл җибәргән әнкәй бүләккә” җырын яратам. Теләсә кайсы вакытта искә төшеп, көйләп җибәрергә мөмкинмен аны. Шул җырны җырлаган саен, Виталий абый үзе дә искә төшә. Кайда икән ул хәзер? Ничек яши? Виталий абыйның үтенечен искә алып, интервьюдагы үзенчәлекле сүзләр, хәрефләр яңгырашы (керәшенчә) ул сөйләгәнчә калды, дип яза Акчарлак хәбәрчесе.
– Тормышыгызны үзгәртерлек кискен борылышлар күп булдымы?
– Булды. Матур гына бизнес белән, эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә, композитор, җырчы булып китү – шуларның берсе. Тик бу үзгәреш юктан килеп чыкмады. Иван (Ибан) бабамның скрипка ясаучы, әтием Василийның (Бәчелейнең) гармунчы, әнием Марияның (Марҗаның) җырчы икәнен искә алсаң, "гены сыграли"!
– Болардан тыш, депутатлык эшен дә әлегә кадәр дәвам итәсез икән (Чаллы шәһәр советы депутаты – авт)...
– Депутат эше көндәлек эшең белән тыгыз элемтәдә барырга тиеш дип уйлыйм. Артист булудан тыш, күп кенә җәмәгать эшләрен дә алып барам. Чаллы керәшен җәмгыяте рәисе, шәһәребезнең Зәй якташлар оешмасы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе булу – минем депутатлык эшемнең төп юнәлешләре. Шәһәребездә яшәүче 86 милләт кешеләрен бергә туплап, төрле чаралар үткәрү бик кирәкле эш дип саныйм. Дөресен әйткәндә бу эшләрнең өчесендә дә мин инде 26 елдан артык кайныйм, ә инде депутат буларак миңа ул эшләрне икеләтә көч белән тартырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|