• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

30.11.2017 Язмыш

Улым төрмәдә утыра...

Ләйлә апа картайган көнендә үзенең шундый көнгә каласын белдеме икән? Юктыр. Кызы Роза белән улы Фәритне бик яратып, сөеп кенә үстерде. Ире яхшы урында эшләде, эш хакы әйбәт булды. Балалары кеше арасында ким-хур булып үсмәделәр. Әмма язмыш дигән әйбер бар. Балаңны никадәр генә сөеп-назлап үстермә, аның бәхете кемгә өйләнүенә, кияүгә чыгуына бәйле икән шул.

Фәрит армия хезмәтен Себер якларында үтте һәм шунда, бер кызыкай белән танышып, гаилә корып төпләнеп калды. Башта яхшы гына эшләделәр, яшәделәр, бер-бер артлы ике кызлары туды. Еракта яшәгәч, Ләйлә апа аларның хәлен бик тәфсилләп белмәде. 
 
Бер җәйге ялга кайткач килененең ничектер таушалып калганын күрде. Ана йөрәге дөрес сизенгән: Ольга шайтан суы белән дуслашкан. Көне-төне улы өчен Аллаһтан бәхет сораган ана өчен бу кара кайгы иде. Я, Раббым, нигә догаларымны ишетмәдең? дип өзгәләнде ул.
 
Ярты ел чамасы үткәч, Себер якларыннан хәсрәт хәбәрләре килеп иреште: Фәритне кулга алганнар. Ләйлә апаның Себергә барып кайтырлык акча запасы юк иде, тиз генә микрофинанс нокталарыннан бурычка ачка алды да юлга кузгалды. Сәфәрнең авыр буласын белә иде. Ике ай тирәсе яшәде ул анда. Фәрит эштән кайтуга Ольганың башка ирләр белән эчеп утыруын күргән дә, пычакка үрелгән... Теге ирләр чыгып качып өлгергән, исерек Ольга ни булганын аңламый да калган...
 
Ярасы тирән һәм үлемечле түгел иде. Әмма Ольга хастаханәдә ятып, аннан өендә дәваланып аякка басканчы Ләйлә апа ике бала янында яшәде. Ольга кайнасы алдында гаепле булуын аңлый иде, күз яшьләре түгеп гафу үтенде, башкача шайтан суын авызына да якын китермәскә антлар итте. Тик Фәритне генә коткара алмадылар, суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте. 
 
Йөрәге тулы ут булган ана Себер белән Башкортстан арасын ай саен урады. Алган кредитларын башта пенсиясеннән түләп барды, аннан пенсиясе түләүгә җитми башлады. 
 
Ләйлә апаның дүрт ел гомере төрмә арасында йөреп үтте. “Акчаң булмагач, берәр ай бармый торсаң да була бит”, – дип карадылар туганнары, дуслары. “Улымны жәллим шул. Ичмасам, бер тамагы туйганчы ашатып кайтырмын”, –дип күз яшьләрен сөртеп тагын юлга җыенды ана. 
Ниһаять, дүрт ел үтте. Ләйлә апа ундүрт елга картайды. Юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр. Фәрит гаиләсенә кайтты, Ольга белән яңадан яши башлады. Ә Ләйлә апа бүген миллионлаган кредитлары белән ялгызы калды. Кызы Розаның да үз гаиләсе, ике баласы. Пенсиясенең 80 проценты кредиторлар файдасына тотылып бара. “Үлгәнче пенсия күрәчәгем юк”, – дип авыр сулый Ләйлә апа һәм: “Ярар инде, тамагым ач булса булсын, Фәритемне Ходай ташламасын”, – ди...
 
Ачы икән шул ачы җимеш алмасы...

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 30.11.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments