|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2017 Фаҗига
Мәктәп автобусы һәлакәткә юлыгып, 12 кеше зыян күргәнЧабаксарда мәктәп автобусы һәлакәткә юлыккан – 12 кеше, шул исәптән 10 бала зыян күргән, дип яза ашыгыч хезмәтләр хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы. “Сишәмбе Чабаксарда мәктәп автобусы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт аркасында 12 кеше, шул исәптән 10 бала зыян күргән”, – диелә агентлыкка җиткерелгән хәбәрдә.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында ачыклык кертүләренчә, микроавтобуста булган барлык балалар һәлакәт урыныннан дәвалану һәм тикшеренү өчен Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән, дип яза Татар-информ.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте маршрут таксиеның мәктәп автобусына юл бирмәү аркасында килеп чыккан. Йөртүчеләрнең берсе авыр хәлдә, диелә.
--- |
Иң күп укылган
|