|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2017 Мәдәният
Татарстанның бер районында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылдыКичә Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл Район Мәдәният йорты каршында, сәнгать һәм мәдәният паркында урнашкан. Һәйкәл ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Актаныштан чыккан күренекле шәхесләр – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар һәм шагыйрьләр Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйковалар катнашты.
Икенче вакыйга – Актаныш Район Мәдәният йортына данлыклы татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова исеме бирелде һәм җырчы хөрмәтенә истәлек билгесе куелды.
Кичә шулай ук югары әдәби премия – шагыйрь, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге премия дә тапшырылды. Быел аңа драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов лаек булды.
--- |
Иң күп укылган
|