• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • Актаныш районында яшь тана сатыла, асрар өчен яисэ ит очен, буаз тугел. Бэясе килешу буенча Ростэм.89393317908
  • Мавлютовада тулай торакка узем яныма булмэгэ бер егет кертэм. 89375211905
  • Эгерже районыннан һэм авылларыннан 1айлык теше бозаулар алам икене. Берсе угез булса да ярый. 89093116830
  • Казанда бал сатабыз. 3л банка 1300 сум. Бик тэмле, яна свежий бал. Узебезнен пасека Кама Тамагы районында. Бик тэмле, укенмэссез тел. 89656092575
  • Песок, щебень, чернозём, торф, навоз.+79274286667 Айрат. (Актаныш)
  • Малютовада тулай торакка бергэ яшэргэ бер егет кертэм. 89375211905.
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.

 

 

 
Архив
 
28.11.2017 Дин

"Мондый саташуны берничек тә аңлатып булмый”

Русиядә борчулы күренешләр күзәтелә: дини экстремизм, исламофобия, традицион булмаган дини агымнар, Исламны сәясиләштерү һәм радикальләштерү бара. Дини яңарыш исеме астында республикага татар-башкорт халкына хас булмаган агымнар үтеп керде.

Без ят дини агымнарга ваххабчылар белән салафитларны гына кертә идек. “Хизбут-Тахрир” оешмасыннан тагын бер ят агым – тәкфирчеләр төркеме – “Такфир вә әл-Хиджра” барлыкка килде. Интернет челтәрендә аларны иблиснең тугры солдатлары дип атаганнар. “Хизбут-Тахрир”лар хәлифәт төзергә хыялланса, тәкфирчеләр бөтен кешене дә чын мөселман итеп күрергә тели. Тәкфир – сүз һәм хәрәкәтләренә таянып, икенче берәүгә көфер дип хөкем чыгару яки башка мөселманнарны көферлектә гаепләү. Яки бер кешегә имансызлык нисбәт итү. Ислам дине бөтен кешегә дә хөрмәт белән карарга, мөселман булмаган кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең үгет-нәсыйхәтләре белән дингә чакырырга өнди. Ә тәкфирчеләр кем аларның уй-фикерләрен кабул итми, шуларны үтерәләр.
 
Әйтик, этник мөселманнарны, татар, башкортны намаз укымауда, православие дәүләте законнары идарә иткән илдә яшәүдә гаеплиләр. Хәнәфи мәзхәбендә Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген таныган бөтен кеше дә мөселман була, алар кешене көферлектә гаепләп диннән чыгармый. Тәкфирчеләр исә ата-аналарын да көферлектә гаепләргә үзләрен хокуклы саный. Сине “көферләр” рәтенә кертсәләр, үзләрен малыңны, мөлкәтеңне талап алырга хокуклы саныйлар. Тәкфирчеләр изге китабыбыз Коръән Кәримнең бер өлеше дөрес, бер өлеше дөрес түгел дип баралар. Менә шушы иң зур һәлакәт инде. Тәкфирчеләр үзләреннән башка һәр кешене көфер дип игълан итәләр. Тәкфирчеләрнең барлыкка килүе моңа кадәр бөтен Ислам тарихында булмаган коточкыч вәхшәттер. Алар никадәр мәктәпләрне, мәчетләрне, хастаханәләрне юк иттеләр.
 
Бу хәрәкәт 70 нче елларда Мисырда барлыкка килә. Алар – ваххабчыларның сугышчан төре. Кызганычка каршы, сафларында безнең як кешеләре дә бар. Кайчандыр Яр Чаллы шәһәреннән 17 кеше Чечня һәм Әфганстанга белем алырга юллана. Әфганстанга америкалылар килеп кергәч, лидерларның берсе – Ирек Хәмидуллин – Пакистанга чыгып кача, икенчесе – Айрат Вахитов – дөньядагы иң куркыныч төрмәләрнең берсе булган Гуантамога эләгә. Бүгенге көндә, федераль иминлек хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, аларның берсе Суданда, икенчесе Сүриядә сугышып йөри. Ике православ руханиеның башларын кискән видеороликны интернет челтәре аша, бәлки, күргәнсездер. Ике палач үзара рус телендә сөйләшә. Моны бөтен дөнья ишетте. Әлеге вакытта тәкфирчеләр интернет, социаль челтәрләр, скайплар аша үз сафларына яңа әгъзаларны вербовкалау эше белән шөгыльләнә. Сүриядә бүгенге көндә төрле мәгълүматларга караганда 400 меңнән алып 1 меңгә кадәр Русия мөселманнары сугышып йөри. Дагыстаннан гына 100 меңләп кеше, диләр. Күбесе инде һәлак булган... Акчадан бигрәк идея өчен сугышалар. Әлмәт шәһәреннән 2012 елда 21 яшьлек Станислав-Абдулла 19 яшьлек йөкле хатынын ияртеп Төркиягә туристик юллама сатып алып Сүриягә чыгып китә. Аларның язмышы өчен тулысынча тәкфирчеләр җаваплы, чөнки нәкъ алар интернет аша бу яшь гаиләне радикаль ислам кабул итәргә мәҗбүр итәләр.
 
“Күптән түгел телевизордан Иракта әсирлектә интегеп яткан берничә мең хатын-кызлар белән балаларны күреп тетрәндем, – дип үз уй-фикерләре белән бүлеште Уфа шәһәрендәге “Хәмзә” мәчетенең имам-хатибы Тулкынжон Каримбердиев. – Алар, кагыйдә буларак, боевик хатыннары. Гаиләләрен, балаларын тыныч тормыштан аерып алып чыгып киткәннәр, үзләре эт кебек сугыш яланында үлгән, я качып йөриләр, ә хатыннары белән балалары әсирлектә иза чигә. Ни өчен, кемгә кирәк бу сугыш? Төрмәгә утыргач, шул үзләре “көфер” дип санаган ата-аналарыннан башка беркемгә кирәкләре булмаячак”...
 
Яшьләр бу капканга ничек барып эләгә? Мәсәлән, беренче тапкыр мәчеткә намаз укырга барган егет кайберәүләрнең намазны икенче төрле укуларын күреп, алардан ни өчен шулай укуларын сорый. “Имам дөрес укымый бит”, – диләр һәм мәчеткә яңа аяк баскан егетне үз артларыннан ияртәләр. Коръәнне, хәдисләрне үзләренчә аңлаталар...
 
“Мәчеткә җомга намазына барган идем. Бер яшь кенә туташ яныма килеп утырды. Акрын гына минем белән сөйләшә башлады. “Минем иремә хатын булырга риза булмассыз микән? Аллаһ хакына”, – диде. Минем гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Азактан гына аңлаттылар, Русиядә эшчәнлеге тыелган “Хизбут-Тахрир” террористик оешмасында әгъза булып торучылар хатыннарын шулай йөртә икән. Икенче, өченче, дүртенче хатыннар эзлиләр. Янәсе, күбрәк өйләнәләр дә, балалары күбрәк туа, алар ишәяләр һәм тизрәк хәлифәт төзиләр. Мондый саташуны берничек тә аңлатып булмый”, – дип сөйләде Латифа исемле танышым. 
 
Күптән түгел бер районга командировкага баргач (исемен күрсәтмәүне үтенделәр) зур гына авылдагы мәчетне салым органнарыннан исәптән төшереп йөрүләре турында сөйләделәр. “Мулласы юк, хисап бирелми”, –дип аңлаттылар бу эшне. Я, Ходай, күпме акча сарыф ителгән, күпме көч түгелгән бу мәчетне төзер өчен, аны ачканда күпме купшы сүзләр сөйләнгән, ә күп авылларда җомга намазы укыр өчен җыелып килергә өч-дүрт ир юк бүген... Авылларда мәчетләр буш тора, аның каравы, шәһәрләрдә төрле дини агымнарга ияреп хәлифәт төзергә маташып йөрүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Ни өчен? Бу бер Башкортстанда гына күзәтелми. Мәскәү өлкәсендәге Сергеев-Посад шәһәре имамы Арслан Садриев та авыл мәчетләренә халыкның аз йөрүе турында сөйли һәм бу проблеманы хәл итү өчен җомга намазларына йөрүне хатын-кызларга да фарыз булырга тиеш дип тәкъдим итә. “ХХ гасыр башында мөфтиебез Риза хәзрәт Фәхретдин хатын-кызлар да җомга намазына йөри ала дип фәтва чыгара. “Бу бик дөрес, урынлы тәкъдим. Миңа калса, Риза хәзрәт фикерен үстереп, тәмамлап бетермәгән. Хатын-кызлар да җомга намазына йөрергә тиеш, дип фәтва бирергә кирәк булган аңа, – ди ул. – Коръәндә ир-атлар гына йөрергә тиеш дип язылмаган бит. Мөселманнар йөрергә тиеш дигән”.
 
Экстремизм белән көрәшүнең иң дөрес юлы – гыйлем. Әмма мәчете була торып та мулласы булмаса, халкы белем алырга йөрмәсә – гыйлем үзеннән-үзе кайдан килсен? Бүген безгә тирән белемле, әзерлекле имамнар җитешми. Динебезнең асылын дөрес аңламау яшьләребезне хәвефле агымнарга этәрә. Шуңа да яңа ачылган Русия ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Муллаларга, имамнарга эш хакы түләү мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш. Алар дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручылар белән тиңләшергә тиеш – моны заман үзе таләп итә. 
 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 27.11.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments