|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2010 Җәмгыять
ФЕВРАЛЬ БУРАННАРЫНи өчендер миңа кыш дип аталган ел фасылының феврале ошый. Декабрь азагыннан башлап озыная башлаган көннең февральдә күзгә күренеп үсүе күңелдә яшәү дәрте уята төшәдер, күрәсең. Бәлки февральнең бураны җанны алгысатадыр. Табигатьнең дулап алуы йокымсыраган күңелне җилкетәдер. Кар бөртекләре белән бергә бөтереләсе: күккә күтәреләсе, җир өстеннән җилдереп үтәсе килә. Яшьлекнең самими җүләрлеге искә төшә. Бөтерелеп уйнаган аклык арасыннан ап-ак мамык шәл читен ияк астына кыстырып бәйләгән ак киез итекле кызыкай пәйда була. Каш-керфекләренә энҗе карлар кунган. Буран сызгыруына кушылып көлә. Сөбханалла! Сөбханалла! Шунысы да бар – буран котырынганнан соң, артыгын кыланып ташлаганга гафу үтенгән сыман, тынып, юашланып кала. Басу – кырлар, болын – әрәмәлекләр, хәтта авыл урамнары да, ап-акка киенеп, туй күлмәген кигән кәләш шикелле, гүзәллеге белән сокландыра.
Көттереп чыккан кояш нурында күзләрне чагылдырып, кар энҗеләре җемелди. Табигатьнең искиткеч матурлыгына сокланып карап торганда дөньяның, тормышның матурлыгы турында шигырь язу теләге туа.
Менә ул шигырь, күңелдә яралып, телгә килә, аваз сала, кояш куяныдай сикергәләп, уйнаклап җир өстеннән чаба.
Ап-ак кардай ак күңелле газиз халкым. Шунда кинәт, каракошның кара күләгәсе булып, ниндидер шом күңелгә иңә. Шигырьгә туган телемдә, газиз телемдә салган хисләремне ишетүче аңларга теләүчеләр бар микән, киләчәк февральләрдә дә булыр микән дип уйлап куясың. Бу шомлы уйны куарга теләп, бер йомарлам ап-ак карны учларыма алып, маңгаема куям. Кайнар хис урынын салкын акыл били. Мин инде шигырьне үзем язарга алынмыйм, миңа хәтле язылганын укыйм:
Кисмәк өстенә каракош иттифакый кунган ул.
Әйе, шулай. Җан биргәнгә җүнен бирә, үзе яраткан Ходай. Тышта февраль бит инде. Кышның соңгы ае. Көннәр озынайганнан озыная. Җир өсте ап-ак! Ап-ак!! Ап-ак!!!
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|