|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2017 Әдәбият
Казанда Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булаИртәгә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы, шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Һади Атласи исемендәге әдәби премияләр иясе Айдар Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган кичә була. Катнашалар:
Г.Тукай премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллинһәм Гәрәй Рәхим; филология фәннәре докторы Октябрь Кадыйров; шагыйрьВасилий Евтушенко, Әхмәт Саттар, Мөхәммәт Миначев;Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Әсхәт Хисмәт, Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Саләхов, Резеда Галимова; Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Гөлшат Имамиева, Наил Сәгъдиев, Айдар Габдинов; артистлар Илнур Закиров, Айгөл Гарипова, Раил Шәмсуаров, Зөлфия Шәмсуарова, Фәнис Сәхабетдинов, Фәннүр МөхәммәтҗановКазан шәһәренең 2нче гимназиясе укучылары, язучының дуслары, туганнары.
Кичәдә Айдар Хәлим әсәрләре, җырлар, инструменталь музыка яңгырый, язучының әсәрләре буенча төшерелгән фильмнардан әзекләр күрсәтелә.
Сценарий авторы һәм режиссер – Нурания Җамали
Башлана – 18.00
Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|