• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә
  • Бу шимбәдә суелачак бозау итенә клиентлар эзлибез. Теләче районы. Кирәк кешегә китереп бирәбез. 89372830069

 

 

 

 
Архив
 

               

26.11.2017 Ана теле

Ана теле: Сүз ясау – иҗат казанышы (ДӘВАМЫ)

Ихтыяҗ туганда яңалык белдерер өчен телдә яшәп яткан әзер сүзне эзләп табу белән бергә андые булмаганда фәндә яңасын ясау мөмкинлеге дә танылган, дигән идек. Үткән язмада моңа мисаллар да китерелде.

Табигый ки, сөйләм оештыру, иҗат итү барышында мәгънәнең, хиснең төрледән-төрле бик төгәл, ифрат нечкә төсмер-нюансларын җиткерергә кирәк була – нәкъ менә үзеңчә әйтеп, әңгәмәдәшеңә, укучы, тыңлаучыңа көчлерәк тәэсир итәсең килә бит. Сүз исә, күпчелек очракта, тел байлыгыннан аның төрдәш-синонимнары арасыннан иң тәңгәл килгәнен сайлап алган булсаң да, барыбер гомумиерәк төшенчәне белдерә. Мондый чакта әлеге сүзне, яисә аның тамырын ана теленең төрле грамматик рәвеш-формалары ярдәмендә үзгәртү, шулар белән мәгънә, хис төсмерләрен барлыкка китерү мөмкинлеге кала. “Сүз – һәр фактның, һәр уйның киеме”, дип Максим Горький әйткәнме әле?

Ә бит шул ук күлмәкне кыскартырга да, үзгәртергә дә, итәген кискәләргә дә, бала итәкләр өстәргә дә мөмкин. Сүзләргә дә шундый үзгәрешләр кертергә була бит. Бу да иҗади эш. Аның иң югары дәрәҗәсе сүзне үзең ясау. Күптән түгел бер документка юлыктым. 1927 елда үткәрелгән тел-әдәбият укытучылары конференциясе материаллары. Төп докладны күренекле татар теле белгече Мөхәммәтхан Фазлуллин сөйләгән. Ул ана теленә иҗади мөнәсәбәтнең балаларда бик көчле булуын, педагогларның моны истә тотарга тиешлеген, балаларның үзгә теле барлыгын һәм моны укытучыларның белергә, файдаланырга тиешлеген әйтә. “Балаларда сүз ясау һәвәсе аркасында сүзләрнең хасил булуын төшенү укытучылар өчен бик кызыклы”, ди. К.Чуковскийның: “Балалар күп сүзне үзләре ясый, үзләре аша үткәрә.

Безнең өчен тел ул киселгән, тегелгән әйберләр склады, магазины, ә балалар өчен ул мастерской – анда һәр сүзне үзләре кисәләр, тегәләр, ясыйлар”, дип әйткәнен китерә. Яшьләй сүз ясарга күнексә, олы кеше инде сүз ихтыяҗы килеп төшкәндә югалып калмый. Тел тоемлау сәләте булган кешегә сүз ясау сәләте дә бирелә. Моның өчен төрледән-төрле чараларга ана телебез ифрат бай. Кайберләрен инде атаган идек; Мәсәлән, сүзләрне. Өстик: Тел галимнәре неологизм телгә ике юл белән тәкъдим ителә, дип билгели.

Беришесе – тулаем иҗтимагый яшәеш тәэсирендә барлыкка килә (монда көндәлек аралашу максатында халык үзе дә, матбугат, радио, телевидение, сәхнә хезмәткәрләре, белгечләр дә актив катнаша). “Яңа сүзләрнең бик күбесе көндәлек тормышта, кешеләр үзара аралашкан, сөйләшкән вакытта туа”, ди Х.Курбатов.–“Еш кына ниндидер мәгънәне яки мәгънә төсмерен бирер өчен гадәттәге сүз генә җитеп бетми – сөйләүче (яки язучы) үзе дә сизмәстән яңа сүз әйтеп ташлый яки гадәттәге сүзне башкачарак мәгънәдә куллана. Тормыш һәм көнкүреш эчендә туган яңа сүзләр (шәхси неологизмнар) өчен шунысы үзенчәлекле: алар билгеле бер тойгы яки тәэсир итү көче белән сугарылган була”, ди. Шулай барлыкка килгән яңа берәмлекләрнең авторлыгы сакланмый.

Ә менә икенче төркем яңа сүзләрнең билгеле бер автор – җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист, актер һәм башкаларның – шәхси сүзе генә булып калуы ихтимал. Теге яки бу сүзнең таралуына кайвакыт билгеле бер язма әдәбият әсәре, аның авторы сәбәпче була. Мисалга. Габдулла Тукаебыз безгә фикерчек, илһамчы, милләттәш һәм башка дистәләрчә сүз ясап калдырган; Габдрахман Әпсәләмевнең “Мәңгелек кеше” романында сөйләмчәк кеше, җыламсар тал неологизмнары берегеп калган. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев, Равил Фәйзуллин әсәрләреннән дә яңа сүзләргә мисалларны китергән идек инде. Сүзясалышында телнең бүтән чаралары актив катнашуына да мисаллар җитәрлек: – кушымчалар ярдәмендә яңа берәмлекләр, аеруча терминнар ясалып тора. Бу максатта бар киң кулланышлы кушымчаларны файдалану, бар сирәк кулланыла торган кушымчаларны эзләп табып файдалану: борылык (вертолет), тотык (заложник), – “Азатлык” радиостанциясе тапшыруларыннан; сораткы (заказ), сылама (замаска), барлама (инвентаризация), керчелек (прихожая), ур (траншея), менгеч (сходни), басамык (ступенька) – “Төзелеш атамалары сүзлеге”ннән; сәясмән, мөдирә, яүгир, телдәш, алгарыш һ.б. (бүгенге газетлардан); – моңарчы кулланылган кушымчалы формага яңа мәгънәле берәмлек “салу”.

Соңгы вакытта “ханә”, “намә” кушымчалары активлашты: эшханә, укуханә кабат тәкъдим ителә; Заманында Г.Ибраһимов классны дәресханә дип тәкъдим итеп караган; конюшняны атханә дип атаганнар. Журналист И.Хәйруллина тәкъдим иткән икмәкханә бәлки таралыш табар. “Русча–татарча иҗтимагый-сәяси сүзлекчә” төзегәндә үзем дә, мәсәлән, тамгаханә (таможня), оешмаханә (учреждение), аңлатманамә (обьяснение), кисәтүнамә (повестка) һ.б. вариантлар тәкъдим иттем; – кушымчалар төрледән-төрле мәгънә һәм хис төсмерләре бирергә сәләтле: көлгәләк, моңсар (Нури Арслан); “Беренче секретарь колхоз рәисләрен тиргәшмәгә җыйды” (Рәфыйк Шәрәфиев); “Аталары нык кына салметдин боларның” (Альберт Хәсәнев); “Куелган бурычка җиңел караучы очанак кешеләр” (Фатих Хөсни); хыялстан, сөюнамә (Рәдиф Гаташ); баламишкинлык (Равил Фәйзуллин) һ.б. Бу күркәм иҗади алым Г.Тукай (иренчәклек, чәлмеш), Ф.Әмирхан (маймылҗан), Г.Исхакый (парчалану – бүлгәләнү), Х.Туфан (марткы, караңгылт, издатлау, иҗатлау ), С.Хәким (аркыларга) һәм башка классикларыбыз иҗатыннан ук үрнәк булып килә. Кушымчаларның мәгънә һәм хис төсмерләре бирә алу сәләте шулкадәр мул ки, алардан теләсә кайсы сүз төркеме барлыкка килә. Мәсәлән, фигыль: әҗәтләнү (Н.Алан), илдарлану (В.Нуруллин), хатлашу (“Кызыл таң”); сыйфат, рәвеш: очлыпый башлык (А.Расих), танулы журналист (Ә.Фазылҗанов), укымлы әсәр (“Азатлык”); сан: “...аны әле берсе, әле икенчесе, әле дистәсенче кеше туктата...” (Ә.Гаффар). Төрле кушымчаларны синтезлап та мәгънә төсмерләренә ирешеп була: шуксыманлык, пыракландыру, страхованиеләү һ.б. Дөрес, мондый ясалмаларның бар бер мизгеллекләре, бар уңышлы булып, гомумкулланышка кереп китәргә торганнары. Без дә аларның барысын да әдәби телгә тәкъдим итмибез.

Шәхсән үземнең савымчы, пешекче, рәхмәтле, эзлене беркайчан да кулланганым булмады; нишлисең, ятмый инде күңелгә. Әмма бу – сүз иҗатын хупламау дигәнне белдерми. 1910 елда ук әле Г.Ибраһимов татарлаштыручы терминына чәчрәп каршы чыккан иде (мөтәрҗим, ягъни тәрҗемәче рәвешен өстен куеп). Ә үзе азактан телебезгә шундый төрдәге күпме яңа сүз ясап бирде. Һәрхәлдә сүз ясау иҗаты, аның дәртләндергеч, илһамландыргыч өлгеләре халыкның үзеннән килә. Форсаттан файдаланып, бу тезисны күңелемә ятышлы янә берничә мисал белән очлыйм. Күк күлмәгем кесәсендә // Кулъяулыгым дымайган...; Җилләр җирәй, буран бурый...; Сандугачлар басып сайрый // Ясаулы ояларга... Сүз иҗатына тел галимнәренең дә игътибар итә башлавы – хуп күренештер.

Төрле фикер әйтелә. Мисалга Тәүзыйх Ибраһимовның кайбер фикерләре: “...Бүген кайбер телчеләребез яңа терминнар булдыру өстендә актив эшлиләр. Һичшиксез саваплы эш. Шулай да мин аларның бу хезмәтен хәерчегә кармак урынына балык тоттыру формасында күз алдына китерәм. Ачлыкка юлыккан адәмнәргә балык урынына кармак бирү хәерлерәк булган кебек, телебезнең сүз ясау механизмнарын торгызу урынлырак булыр иде”. Шуннан соң галим сүз ясау эшендә кушымчалардан актив файдаланырга, аерым алганда, ма/-мә, даш/-дәш формаларын бигрәк тә җанландырырга тәкъдим итә.

Шул ук вакытта кушымчалаштыру белән артык мавыгып китүнең зарарлы икәнен дә халык үзе кисәтә. Артык кушымчаларны кыскарта белү сәләтен дә без аңардан тоя, үрнәкләрен күрә, ишетә алабыз. Менә бер мәкаль: Көн дә, көн дә ат чабыш // Нишләп бүген арт ябыш (Ябышканны кыскарткан). Беркөнне радиода комментатор авыл зыялысы белән әңгәмә кора. Сүз чишмәләрне саклау турында бара. Комментатор су чыганаклары дигән иде, әңгәмәдәше су чыгаклары, диде. Комментатор аны су чыганаклары дип басым ясап төзәтте. Авторыбыз да басым ясап су чыгаклары диде. Димәк, бу төшенчә аның аңында, сөйләмендә шушы сүз белән яши. Газет, радио гомер-бакый алдыңгы диде. Кичәле-бүгенле генә бер эшче исә: “Безнең цех элек тә алдын булды”, диде.

Соңлап булса да өстик; неологизм ясау чыганакларын барлауны аваздан башларга кирәк. Бу тезиска инде махсус язмаларыбыз бәян ителгәнгә, кабатланмаска булдык. Аның каруы, төп чыганак булган берәмлек – сүзгә кире кайтып, язмабызның очламына керешик. Ниһаять, адәм баласына моңарчы бөтенләй булмаган, өр-яңа сүз уйлап чыгару сәләте дә бирелгән. Бу – аеруча язучы, шагыйрьләргә, журналистларга, тел галимнәренә хас талант. Миллион, лавсан, нейтрон, эчтәлек, оешма, бумыж кебек сүзләрне аерым кешеләр ясаган. Г.Бәширевнең раван, тияк, соян сүзләрен ясап кулланганын әйткән идек инде. Мәгънә һәм хис төгәллегенә ирешү өчен яңа берәмлек уйлап чыгару, ясау юллары да хәтсез. Менә кайберләре генә: – парлы сүзләр ярдәмендә өр-яңа төшенчәләрне белдерә торган терминнар ясау дәвам итә: тимер-томыр, атом-төш, тимер-бетон, нефть-химия һ.б.

Шулай да парлы сүзләрнең мәгънә һәм хиснең бик нечкә төсмерләрен дә белдерә алу мөмкинлекләре күбрәк. Шагыйрьләр бу чарага аеруча еш мөрәҗәгать итә. Ш.Галиевнең “Илһамым, мәхәббәтем” китабыннан (Казан, 1986) берничә генә мисал: ачылу-чишелү, киенү-бизәнү, кәгазь-мәгазь, яулык-канат, Тукай-тургай һ.б.; – кушма сүзләр дә элек-электән сүз ясауның нәтиҗәле ысулы булып килгән. Аеруча термин ясаганда актив кулланыла: райүзәк, янкорма, әрәмтамак, камазчы, комбиазык һ.б.

Шул ук вакытта бу алымның да мәгънә нечкәлекләрен төсмерләү мөмкинлекләре дә җитәрлек: хәлкылгыч (Ф.Хөсни), җирбагар (М.Миншин), бурак оны (Х.Сарьян) һ.б. Тезмә рәвешендә яңа берәмлек ясау, андыйларны камилләштерү һәм куллану осталыгы – үзе бер дөнья. Бу юнәлештә язучы, журналистлар алдында киң иҗади мөмкинлекләр ачыла. Соңгы вакытларда тел фәненнән “Сүз ясалышы” тармагының мөстәкыйль фән буларак аерылып чыгуы, бу юнәлештә җитди-җитди хезмәтләр барлыкка килүе (әйтик, “Татар грамматикасы” академик басмасының 1 нче томы тулаем диярлек шушы фәнгә багышлануы) – уңай күренештер.

Өйрәнер өчен фәнни нигез дә бар, димәк. Кызганыч ки, бу тармакларга мәктәптә һәм югары уку йортларында тиешле игътибар гына бирелми. Яшь язучы, журналист, галимнәрнең иҗатында мондый төр ясалмышлар сирәгәйде – бу уйланырлык факттыр. Уйланыйк соң. Гәп юнәлешен дә бераз үзгәртеп алырбыз. Остазыбыз Гомәр Бәширев әйткәнчә, яңа сүзне табып алу яисә ясау үзмаксат түгел бит, ул нәкъ үз урынында кулланыр өчен кирәк. Аллаһы кушса, шул хакта гәпләшербез. Дәвамы булыр.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.11.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments