• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

25.11.2017 Криминал

Дүрт мәктәп укучысы 8 яшьлек баланы педофилдан коткара алган

Уфада күптән түгел генә 10 яшьлек малайга педофил ташланган. Үсмернең бәхете булгандыр, күрәсең, ул явыз бәндәдән качып котыла алган. Әмма әлеге вакыйга аның психикасына яра булып яткан. Әле аның белән психологлар эшли. Полиция хезмәткәрләре вакыйга буенча тикшерү алып бара.

Агымдагы елның 1 сентябрендә Яңавыл шәһәрендә бер ир заты, 8 яшьлек малайны эләктереп, куаклар арасына сөйри башлый. Урамнан үтеп барган дүрт мәктәп укучысы, бала тавышы ишетеп, ярдәмгә ашыгалар. Полиция килгәнче ир-атны җибәрми тотып торырга көч табалар. Соңыннан аларның бу батырлыгы югары бәяләнә. 
 
Уфада яшь кызларны аулап йөрүче педофилны эзләү турында бер ел элек игълан иткәннәр иде. Шик астына эләккән ирне шушы көннәрдә кулга алдылар. Ул 9 вакыйга буенча гаепләнә, шуларның 4-сен таныган. Гаепләнүче, кызларны алдап, машинасына чакырган һәм үзенең оят җирләрен күрсәткән. Бу вакыйгалар буенча да тикшерү эше бара. 
 
Мондый хәбәрләр тәү чиратта социаль челтәрләрдә тарала. Әйе, Интернет киңлекләренә кереп китсәң, педофил, маньяк, кеше ашаучы һәм башка шундый чәчләр үрә торырлык хәбәрләргә тап буласың. Аларның күплегенә хәйран каласың. Үзеңне коточкыч дөньяда яшәгәндәй хис итәсең. Әнә шул Интернетның булуы ук әлегедәй хәлләрнең күбәюенә китермәде микән? Мәгълүмат күп: яхшысы да, яманы да. Кешеләрне бозыклыкка өйрәтә, этәрә торган сайтлар да артып тора. 
 
Әллә җәзадан курыкмыйлармы? Законнар йомшакмы? Әллә бу кешеләр чирлеме? Үз теләкләрен тыеп торырлык ихтыяр көче юкмы? Сораулар күп. 
 
Грек теленнән туры тәрҗемә ясаганда, “педофилия” балага мәхәббәт дигәнне аңлата. Әмма бу очракта балага булган кызыксыну хайвани теләкләрен тормышка ашыруга кайтып кала. Бүген, авыруларның халыкара классификациясе буенча, әлеге термин балаларга җенси тартылуны күрсәтүче тайпылышны аңлата. 
 
Борынгы заманнарда ук педофилларны каты җәзалаганнар: учакларда яндырганнар, ташлар атканнар, асканнар. Хәзер законнар заманы. Әмма кайсыбер илләрдә каты җәзалар әле дә саклана. Әйтик, Кытай, Якын Көнчыгыш илләре, Африка, Латин Америкасы, Иран, Ирак, Көньяк Корея, Сәгуд Гарәбстанында педофилларга үлем җәзасы каралган. Африкада аларны утта яндыралар. Европа хокуклары һәм кеше хокуклары буенча эксперт институты директоры Марат Башимов әйтүенчә, Европаның кайсыбер илләрендә, АКШның күп штатларында химик печтерү кулланыла. Чехиядә 1978 елдан алып үз теләге буенча хирургик печү карала. Башта суд һәм табиблар холык төзәтү урынында срогын тутырган кешенең җәмгыять өчен куркынычмы, түгелме икәнлеген хәл итә. Моның өчен психиатрик дәваханәдә дәвалану билгеләнә. Дәвалану вакыты бер елга, биш елга, хәтта гомер буена сузылырга мөмкин. Әгәр пациент анда барып эләгергә теләмәсә, печелүгә ризалык бирә ала. Польшада, ким дигәндә, 3 елга иркеннән мәхрүм ителә һәм химик печелә. Франция, Бельгия, Даниядә суд карары буенча мәҗбүри химик печү кулланыла. Германиядә педофиллар 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. 
 
АКШта педофиллар иреккә чыкканнан соң да каты контрольдә тотыла, аларның милли регистры булдырылган. Әлеге илнең мәгълүмат базасында 460 меңнән артык педофил исәптә тора. Алар балалар бакчасы, мәктәп, дәваханә кебек балалар өчен тәгаенләнгән биналарга якын урыннарда яшәргә тиеш түгелләр. Барысы да күзәтү астында тотыла. 
 
Әйткәндәй, безнең илдә дә балигъ булмаганнарга карата җенси җинаять кылучыларның реестрын төзеп, бар халык игътибарына тәкъдим итү идеяләре ешрак яңгырый башлады. Русиядә балалар хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова да әлеге фикерне күтәреп чыкты. Ачык реестр булса, педофиллар уку йортларына килеп урнаша алмаслар иде, дип исәпли ул. Аның әйтүенчә, Интернетта балалар катнашлыгындагы порнографияләр саны соңгы биш елда 60 проценттан да артыгракка күбәйгән. 
 
Ата-аналарның милли комитеты рәисе Ирина Волынец та педофиллар турындагы шәхси мәгълүматны ачык ясарга дигән фикердә. “Педофиллар өчен гомерлек җәза кертергә кирәк. Ә аңарчы бердәм дәүләт реестры булдыру үтә дә мөһим. Ата-аналар педофилларны йөзгә танырга һәм исемләп белергә хокуклы”, – ди ул. Ләкин әлеге фикергә каршы килүчеләр дә бар. “Педофил турында хәбәр ит” хәрәкәте җитәкчесе Анна Левченко реестр булдырырга һич ярамый дип исбатлый. Мондый мәгълүмат педофилның үзеннән бигрәк якыннарына, гаиләсенә зыян китерергә мөмкин. Ә кайсыберләрнең үч ала башлаулары да ихтимал. Моны төрмәләрдә педофилларга булган караштан чыгып та күзалларга мөмкин, дип дәлилли Левченко. Төрмәләрдә утыручыларның барысы да закон бозучылар булсалар да, хайвани теләкләрен авызлыклый алмый эләккәннәргә биредә караш үзгә. Аеруча балаларны мыскыл итүчеләрне бөтенләй өнәмиләр. 
 
Русиядә бүгенге законнарга ярашлы, “педофилия өчен” дигән аерым маддә каралмаган. Балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр турында маддәләр генә бар. Алар буенча иң йомшак җәза – 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керүчеләргә яки җенси характердагы гамәлләр кылучыларга 4 елга кадәр иркеннән мәхрүм итү каралган. Иң каты җәза: әгәр бер тапкыр хөкем ителгән кеше 14 яше тулмаган балага карата җинаять кылса, ул 15тән 20 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителә, 20 елга кадәр аерым вәкаләтләр били алмый яки аңа гомерлек срок бирелә. 
 
Бүген педофилия социаль авыруга әйләнеп бара. Бала чакта алынган психик тайпылыш кешене гомер буена озата барачак. Зыян күргән кеше үскәч, үч алам дип, үзе дә бу юлга басмас дип кем әйтер? Статистика буенча, педофил-
ларның күбесе – үзләренә карата көч куллану корбаннары. 
 
Димәк, бу мәсьәләне тамырыннан корытырга кирәк...

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 24.11.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments