поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2017 Мәгариф

“Әни, елама, татарча сөйләшербез”

Татар теленең язмышы ничек булыр? Билгесезлек дәвам итә. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов федераль министр Ольга Васильева белән килешү табылды дисә дә, әлегә бернинди дә рәсми документ юк. Күзләр Мәскәүгә төбәл­гән, аннан исә хәбәр ишетелми.

Әлеге билгесезлек мәктәп тормышына да кагыла. Расписаниеләр тәртипкә китерелмәгән – кем ничек булдыра, шулай укыта. Татар теле мөгаллимнәре арасында риторика, рус теле һәм башка фәннәр­не укыта башлаучылар бар. Әйтер­гә кирәк, моңа кадәр нигә кирәк татар теле дип лаф орып, аннан баш тартучы­ларның кайберләре хәзер кире чигенә. Дәресләрне ничек укытасы икәне турында укытучылар да, директорлар да хәбәрдар түгел. Алар матбугат чаралары белән дә аралашырга шүрли. 
 
Нигез какшату кемгә кирәк?
 
Татарстанда тел мәсьәләсендә килеп чыккан четерекле вәзгыять читтәге милләттәшләребезне дә бор­чый. Чит илләрдә яшәүче татарлар инде ике ай дәвамында Татарстан, Россия Президентларына, мә­га­риф министрларына хатлар яза. Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева, татар телен факультативка калдырырга тырышу – хурлыклы вакыйга, дигән фикердә.
 
– Дөресен генә әйткәндә, әлеге мәсьәләнең бу кадәр зурга китүен күз алдына да китермәдек. Моның артында ни ятканын, ни өчен Татарстан прокуратурасы мәк­тәп­ләргә басым ясаганын әле дә аңлап бе­терә алмыйм. Сәясәтчеләрнең ахмак гамәле дип саныйм һәм әле­ге хата төзәтелер дип өметләнәм. Бу мәсьәләне берничек тә рус һәм татарлар арасындагы низаг итеп карарга ярамый. Татарстан – төрле мәдәният, дин, милләт кешеләре үзара килешеп яшәү үрнәге. Бәлки, ул кемгәдер ошамыйдыр, бәлки, шуңа ныклы нигезне какшатырга телиләрдер, – дип сөйли Лилия ханым. – Европада яшәп, татар теле мәҗбүри укытылсын, дип акыл өйрәтү дөрес түгел, Европада барысы да ирекле дип әйтергә мөм­киннәр. Әмма бу алай түгел. Бель­гиядә өч дәүләт теле гамәлдә: инглиз, фламан, немец телләре. Соң­гысы Татарстанның Кайбыч районы кадәр бер төбәктә генә кулланыла. Бар җирдә дә алманча язылган, тел кулланышта, дәүләт дәрә­җә­сендә якланган. Мәктәпләр­дә укытыла. Һәм бу барысы өчен дә мәҗ­бүри. Берсе дә бу бәләкәй төбәк теле бит, аның кирәге әллә чыга, әллә юк дип әйтми. Бельгиядә барысы да инглиз телен белә, аң­лый. Әмма тулы канлы тормыш алып бару өчен ул гына җитми. Бу илгә килеп урнаштык, инглиз телен белеп тә яшәп була. Әмма бу – дәү­ләткә карата ихтирамсызлык. Телне өйрәнү бушлай, курсларга йөри­сең икән, сиңа хәтта юл чы­гым­на­рыңны да каплыйлар. Балалар мәк­тәптә берничә тел өйрәнә һәм алар өчен бу нормаль күренеш. Бүгенге заманда мәктәптә берничә тел өй­рәнү берсен дә куркытмый. Татарстан да шул юл белән бара иде, әм­ма ахмакларча фикер йөртү һа­ман бар. Россия, Татарстан Кон­сти­ту­ция­ләре дә дәүләт телләрен уку яклы. Кызганычка, без язган хатларга әлегә җавап юк. Әмма безнең тавыш та исәпкә алыныр дип өметләнәбез. Бу көрәштә һәр татар катнашырга тиеш.

“Башы буталачак дигән курку юк”
 
Канаданың Квебек провин­ция­сендә гаиләсе белән тормыш көт­кән Алимә Сәләхетдинова да Татарстандагы хәлләрне күзәтеп бара. Бу төбәктә рәсми тел дип француз теле санала. Биредәге халыкның 80 проценты өчен туган тел дә әле ул. Инглиз теллеләр белән бәйле катлаулы тарихи вакыйгалар Квебек халкын француз телен дәүләт дәрә­җәсендә сакларга мәҗбүр итә. Мо­ның өчен 2002 елда Квебекта тор­мышның барлык өлкәләрендә француз телен куллану, яклау, сак­лау һәм алга таба үстерүне күзәтеп тораучы махсус идарә булдырыла. Квебек мәгариф системасының нигезләмәсендә әйтелгәнчә, урта мәктәптә төп тел булып француз теле сайланса, ул семестрга 400 сә­гать укытыла, инглиз теленә исә 200 сәгать бирелә. Инглиз теленә өстенлек бирүчеләргә исә икесен дә 300әр сәгать укыталар.
 
– Без башта Братиславада яшә­дек, балаларым татар, рус һәм словак телләрен белә иде. Канадага килгәндә балаларым башкалардан өстен, алар өч тел белә дип горурлана идем. Баксаң, биредә бөтен бала өч, дүрт тел белә икән. Бу – гадәти күренеш. Кытай бала­сы­ның испан дусты булса, әти-әнисе куана, берничә сүз булса да өйрәнер дип фикер йөртә. Кызым да, гарәп ип­тәше белән аралашканнан соң, га­рәп сүзләрен кыстырып сөйләшә. Берничә тел белән баланың башы буталачак дигән курку юк, – ди Али­мә. – Татарстандагы хәлләр борчый. Татар теленнән бүки ясап, сә­бәпсез бәйләнеп, аны зурга җибәрү халыкның федераль үзәккә ышанычын юкка чыгара. Бу вәзгыятьнең уңай ягы бер генә – барысы да уңай, барысы да яхшы, мәгариф системасы эшли дип уйлап, тынычланып йөргән татарлар уянды. Тел бетү куркынычы бар икәнен халык та аңлады. Тел югалса, милләтнең дә сакланып калуы икеле. Миңа калса, тел кирәкми дигән татар кешесе куркыныч кеше ул. Андыйлар да шактый. Гомумән, бу хәлләр зур әхлаксызлыкка алып бара. Балалар, әти-әни сүзләрен кабатлап, укытучыларга каршы дәшә. Бу – кешелек­лелекне югалту. Күз яшьләре белән кичердек бит бу хәлләрне. Балаларым шуны күреп: “Әни, елама, без, Алла боерса, татарча сөй­ләшербез, балаларыбыз да өйрә­нер”, – ди. Татарча китаплар укыйк, дип элек мин кыстасам, хәзер әйтеп тә торасы юк. 
 
Элек, ичмасам, авыл бар иде...
 
Германиянең Лейпциг шәһә­рен­дә яшәүче Гөлназ Вәлиева ире белән ике бала тәрбияли. Читтә торуга карамастан, ике баласы да саф татар телендә аралаша. Ул Татарстан телне яклап чыгыш ясаганда Россиянең дә, Татарстанның да Кон­ституциясен яклый, дигән фикердә.
 
– Бүген Татарстанда тел тирә­сен­дә туган вәзгыять, дөресен генә әйткәндә, башка сыймаслык. Республикабызга карата чын мәгълүмат һөҗүмен күзәтәбез. Төбәкләрне көч­сезләндерү, аяктан егу сәясәте алып барыла. Минем өчен иң аянычы татарларның да “кирәкми татар теле дәресләре” дип ана телләренә хыянәт итүләре яисә “ярар инде, башка милләтләргә авырдыр, укытмыйк мәктәптә, үзебез гаиләдә генә өйрәтербез” дип бирешүләре. Бик аяныч, милли университетларыбыз юк, БДИ милли мәгарифкә балта бе­лән чапты, хәзер инде татар телен фа­культативка калдыру бөтен­ләй тел­не бетерәчәк. Беренчедән, болай эшләү шул телдә сөйләшкән ха­лыкның дәрәҗәсен төшерә.  “Татар теле ул чакта бетмәде, хәзер дә бет­мәс”, – диюче оптимистларга шуны искәр­тә­се килә: элек татар телен авыллар саклап килә иде. Ә хәзер БДИ авыл мәктәпләрен рус теленә күчәргә мәҗбүр итте. Аллага шө­кер, 1990 еллардан соң ачылган гим­назияләр һәм шулай ук мәк­тәп­ләр­дә мәҗбүри татар теле дәрес­ләрен кертү үз эшен башкарды. Казанда татар телле буын булып үстек. Рус те­лен дә, татар телен дә яхшы бе­лә­без, әле өстәмә өченче телдә дә җи­ңел аралашабыз, – дип сөйли Гөл­наз Вәлие­ва. – Алманиядә мәк­тәптә алман теленнән кала, мәҗбүри рәвеш­тә тагын ике тел өйрәнәләр. Берсе – инглиз, икенчесе француз, испан яки рус теле дә булырга мөмкин. Алар хәзерге дөньяда кимендә өч тел белергә кирәк дигәнгә инанган. Европаның башка илләрендә дә балалар күптелле булып үсә. Баш миен күбрәк эшләткән саен яхшырак эшли бит ул, ә һәрбер өйрәнгән тел башкаларын өйрәнүне җиңеләйтә.

Башкаларда ничек?
 
Тел мәсьәләсе бер Татарстанга гына кагылмый. Россия Президенты Владимир Путинның прокуратурага мәктәпләрне тикшерергә кушкан әмере бөтен милли респу­бли­каларның астын өскә китерде. Коми башлыгының коми телен ихтыяри укытуга күчерү белән килешүе булды – халык урам җыеннарына чыкты, дискуссияләр оештырыла башлады. Нәтиҗәдә төбәк җитәкче­се үзенең фәрманын кире алды, алар да дәүләт телләрен ничек укытырга мөмкин дип баш вата. Чуашстанда да шул ук хәл. Башкортстанда дәүләт теле ихтыярига күчерел­сә дә, халык моның белән ризалашмый. Урам җыеннарына чыгалар, аларны тоткарлыйлар, штраф салалар, басым ясыйлар, яныйлар, әмма халык телне яклаудан туктамый. Шушы көннәрдә алар Уфаның Салават Юлаев һәйкәле каршында Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен сөйләргә һәм “Башкорт телендә сөйләшәм” җырын башкарырга җыелды. Прокуратура тик­ше­рүләре Якутиядә дә узды.
 
Моннан тыш милли республикалардагы рус булмаган активистлар берләшеп, Россия Президентына мөрәҗәгать юллады. “Безнең татар, башкорт, чуаш, коми, эрзя, мукшы, удмурт, саха һәм Россия халыкларының башка телләре Россиянең милли республикаларында прокуратураның укыту планын тикшерү кампаниясе башланганнан соң мәгариф системасыннан төшеп калу куркынычы туды... Югары даирәдә оештырылган мондый гамәлләр җәмәгатьчелектә рус булмаган халыкларны тигез дәрәҗәдә күрмәү, ягъни аларны икенче сортлы хәлгә куюга китерә”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»