поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.11.2017 Җәмгыять

"Табиблардан никадәр үтенеп сорасам да, ишетергә теләмәделәр"

Язмышның ачы шаяруымы, әллә инде Ходай тарафыннан җибәрелгән бер сынаумы, кайчак гаиләдә сәламәт булмаган бала туа. Түземсезлек белән зарыгып көткән, дөньяга әле генә аваз салган сабыена табиблар тарафыннан “үзенчәлекле” бала булуы турында куелган диагноз ата-ана язмышында кис­кен борылыш ясый.

Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, әлбәттә. Киләчәктә сабыен аякка бастыру, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен күп көч һәм зур сабырлык таләп ителгәнен һәркем яхшы аңлый. Тик ничек кенә булмасын, ата-ана үз тормышын корбан итеп, бөтен гомерен нарасыена, аны сәламәтләндерүгә юнәлтергә тырыша.

Бүгенге көндә Россиядә инвалид балалар һәм физик кимчелекләре, үсешләрендә үзенчәлекләр булган нәниләр саны 600 меңнән артык. Илебездә инвалидлар саны кимүе күзәтелсә дә, якты дөньяга туганда ук сәламәт булмаган балалар саны елдан-ел арта баруы аяныч хәл. Моңа нәрсә сәбәп соң, язмыш тарафыннан сабыйлар ник кимсетелә? Боларның сәбәбен табиблар беравыздан – әниләрнең артык яшь яки бала табу яше узган булуы, начар гадәтләр, сәламәтлеккә зыян китерүче эш урыннарында хезмәт итү, экологик яктан чиста булмаган урында яшәү һәм нәселдән килә торган авырулар белән аңлаталар. Ходайга шөкер, республикабызда язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузарга әзер булган үзәкләр бар. Шундыйларның берсе — Индустриаль районда урнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге. Әлеге үзәкнең җылы канаты астында физик һәм акыл ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү бүлеге эшләп килә.

Биредә 18 яшькә кадәр сәламәтлекләре чикләнгән балалар социаль көнкүреш, психолог, логопед ярдәме алалар, кул эше белән шөгыльләнәләр. Реабилитацияләү бүлеге бүгенге көндә кемгәдер үсеш өчен өстәмә белем алу ноктасы булса, йөри һәм сөйләшә алмаган балалар өчен үз яшендәгеләр белән аралашу, уен белән мавыгып, авыртулардан онытылып тору мизгелләре бүләк итә. Бүлек җитәкчесе Ольга Попцова: “Баланың физик үсеше никадәр начар булса да, бирегә килеп, елмаюлы йөзле, сабыр холыклы тәрбияче апалары белән шөгыльләнгәннән соң, кәефләре күтәрелә, канәгать булып кайтып китәләр”, — ди. Үзәктә оештырылган дәресләр һәм чараларда катнашып, бала үзен башкалар янында тоту, аралашу серләренә өйрәнә, шул рәвешле, сәламәтлегенә карап, балалар бакчасына һәм мәктәпкә бару өчен үзенә күрә адаптация үтә. Иң кызганычы, инвалид балалар арасында үзен начар хис иткән, үз-үзен тота алмаган балалар да күп икән. Андыйлар үзәккә килеп йөри алмаганлыктан, тәрбиячеләр бала янына махсус барып йөриләр һәм балага үсеш өчен кирәк булган күнекмәләр ясыйлар. “Тәрбияче сәламәтлекләре физик яктан чикләнгән балаларга ярдәм итеп кенә калмый, ул — баланың әти-әнисе өчен дә зур таяныч. Авыру баланы тәрбияләү, күнекмәләрне дөрес итеп ясатырга өйрәнү ата-ана өчен бик мөһим”, — ди җитәкче.

Әлеге үзәккә төрле хәлдә булган гаиләләр йөри. Ни кызганыч, гаиләдә авыру бала тугач, еш кына авырлыкларга түзә алмыйча, әти кеше гаиләдән китеп бара. Ана авыру баласының гомере, сәламәтлеге өчен көрәштә ялгызы кала. Сирәк кенә булса да сәламәт булмаган бала туганнан соң гаиләгә килгән, ягъни баланың биологик атасы булмаган, киң йөрәкле әтиләр дә очрый. Үз баласы белән уртак тел таба алмаган әти-әниләргә шушындый аталарны үрнәк итеп куяр идем”, — ди Ольга Попцова.
 
Хәзерге заманда еш кына әти-әниләрнең балаларына карата кырыс булуларын, аз гына көйсезләнсәләр дә сабырсызланып кычкыруларын, кул күтәрүләрен күзәтергә туры килә. Ни хикмәт, сабыеның сәламәтлеге чикләнгән булганлыктан, һәрвакыт янәшәсендә булырга туры килгән, авырту газапларын иңгә-иң кичергән ата-аналарның сабыр савытлары тирәнрәк, йөрәкләре изге, күзләрендә өмет нурлары балкый. Андый әти-әниләр бернинди авырлыкларга карамастан, язмыш сынавыннан көчлерәк булырга тырыша, баласына бөтен тормышын, күңел түрендәге иң изге хисләрен бүләк итә. Сынмыйча-сыгылмыйчаяшәргә омтыла! Әлеге язма өстендә эшләгәндә, шундый изге йөрәкле, ни генә булса да бердәм булып, бер-берсен хөрмәтләп яшәүче Гардановлар гаиләсе белән танышырга насыйп булды. Динара һәм Василий бәхетле парлар булып, матур гаилә корып, якты киләчәк турында хыялланып яшиләр. Моннан 4 ел элек мәхәббәт җимешләре Альбина йөклелекнең 41нче атнасында дөньяга аваз сала. “Бала тудыру вакытында авырлыклар булды, табиблардан операция ясауларын никадәр үтенеп сорасам да, ишетергә теләмәделәр. Нәтиҗәдә, бала зур булганлыктан, тудырган вакытта башына зыян килде. Кызым белән бала тудыру йортыннан вакытында, сәламәт бала дигән кәгазь белән чыксак та, ни кызганыч, бар да без теләгәнчә килеп чыкмады», — ди ана. Сабыйга 6 ай тулганнан соң, медицина тикшеренүе узганда, нев­ролог баланың үсешендә ниндидер кимчелекләр күреп ала. Альбинага бер яшь тулганда, үсеше артка калганлыктан, табиб тарафыннан диагноз куела. “Кызыбызның авыруы билгеле булу белән өстәмә тикшеренүләр үттек, белгечләр киңәшләре алдык, төрле дәвалану алымнары кулланып карадык.
 
 
Бүгенге көнгә кадәр өметебезне өзмичә, балабызның үсешен алга җибәрү, сәламәтлеген яхшырту өчен бөтен көчебезне куябыз. Ничек кенә булмасын, хатын-кызны дөрес итеп бәбиләтү – бик мөһим! Саксызлык аркасында балабызның сәламәтлеге чикле булуы аяныч… Безгә һәрвакыт ярдәм итүче, киңәшләре белән күңелебезне күтәрүче әти-әниләребезгә, якыннарыбызга чиксез рәхмәтлебез! Альбина Галинур бабасының иң яраткан оныгы, күпчелек вакытта алар икәү уен белән мәшгуль”, — ди Динара. Альбинаның әти-әнисе белән аралашканда сак кына “үзенчәлекле” бала сүзен кулланмыйча булдыра алмадым. Тик аларның бу сүзне бөтенләй дә кабул итәселәре килмәде. “Безнең өчен кызыбыз гади бала. Альбинаны бик яратабыз һәм аннан башка тормышыбызны күз алдына да китермибез. Дөрес, кыенлыклар юк түгел, сәламәтлеге чикле булганлыктан, безнең тарафтан балабызга ныклы тәрбия, күбрәк игътибар таләп ителә. Башка балаларга караганда, аңа әти-әнисе белән күбрәк булырга, ә яшьтәшләре белән сирәк аралашырга туры килә. Ничек кенә булмасын, авырлыкларга, тирә-юньдәгеләрнең кырын карашларына игътибар итмичә, кызыбыз өчен яшәргә тырышабыз”, — ди Василий. Үзәк хезмәткәрләре аның башка әтиләргә караганда баласына карата аеруча игътибарлы булуына басым ясалган иде. Бу хакта ул: “Минемчә, күпчелек очракта кыз бала әтисенә, ә әти кеше кызына тартыла, бу — гадәти хәл”, — дип елмая.
 
Хөкүмәт тарафыннан сәламәт һәм үзенчәлекле балаларны гомумбелем бирү йортларында берләштерү турында федераль канун кабул ителгән иде. Бу — сәламәтлеге чикләнгән булса да, бала яшьтәшләре кебек үк үсә, аралаша, белем ала, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә яки яраклаша, дигән сүз. Дөрес, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бүгенге көндә әлеге үзгәрешкә тулаем әзер түгел, чөнки тиешле дәрәҗәдә белгечләр җитми. Тагын бер сорау, сәламәтлек ягыннан үзләренә бик үк ошамаган яшьтәшләрен балалар ничек кабул итәр? Бу, әлбәттә педагоглар, әти-әниләр һәм, гомумән, җәмгыятьнең проблемасы. Бу хакта Альбинаның әти-әнисе: “Балаларны берләштерүне бик үк дөрес дип уйламыйбыз. Безгә дә балалар бакчасына юллама тәкъдим ителгән иде. Тик 30 баладан торган төркемдә тәрбияче игътибарының авыру балага тиешле дәрәҗәдә җитмәве көн кебек ачык. Сәламәтлеге чикләнгән балалар арасында йөри, сөйләшә алмаган, начар күрүче балалар бар. Аларга аерым игътибар кирәк. Озак булмаган вакытка бала әнисе белән килү очрагын хуплыйбыз, чөнки балалар да кече яшьтән башка төрлерәк балалар булуын белеп, алар белән аралашып тәрбияләнсәләр яхшы. Белгечләр дә мондый балаларның аралашуын хуплый, сәламәт балаларда мәрхәмәтлелек хисе арта, дигән фикердә алар. Тик моның тагын бер ягы бар: авыру бала бу аралашуны ничек кабул итәр? Кемнеңдер йөгереп йөрүе, ә үзенең аякларына да баса алмавы психикасына зыян китермәсме? Икенче яктан, үзе кебекләрнең дөрес итеп йөрүен күреп, ул да аларга охшарга омтылырга мөмкин. Барыбызга да сабыр булып, авырлыкларны уздырып җибәрергә кирәк. Җир йөзендәге һәр балага сәламәтлек телибез!” — дигән фикер җиткерделәр. Әлеге гаилә белән аралашканнан соң, күңелдә ниндидер рәхәтлек калды. Иманым камил, кызлары Альбинаны аякка бастыру өчен көчләреннән килгәннең барсын да эшләячәк алар!
 
Кеше гомере – диңгездәге бер там­чы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә үткәрсә, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үтә. Әйе, язмыш һәркемнеке үзгә… Тик җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйча, болай да үзләрен кимсетелгән итеп тойган дус­ла­рыбызга игътибарлырак булып, күңел сызлануларын ишетергә, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәс­рәтләрендә юаныч була алсак иде.

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең хокуклары:
 
• Әти-әни яки опекун инвалид баланы карау өчен эш урыныннан китәргә мәҗбүр булса, аларга минималь хезмәт хакының 60% күләмендә айлык пенсия түләнергә тиеш. Ә 8 яшьтән кече булган инвалид баланың әнисе пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга мөмкин, ягъни 50 яшьтә.
• 16 яше тулмаган инвалид баланың ата-анасы төп эш урынында тулы хезмәт көнен тутыра алмаса, хезмәт хакының тулы күләме саклану шарты белән аларга кыска эш көне яки кыска эш атнасы каралган. Эш бирүче мондый ата-аналарны закон буенча эштән чыгарырга тиеш түгел. Балага 18 яшь тулганчыга кадәр әти-әниләрнең берсенә ай саен өстәмә 4 ял көне бирелергә тиеш.
• Инвалид баласы булган гаиләләр беренчеләр рәтендә торак алу хокукына ия.
• Транспорт льготасыннан инвалид балалар гына түгел, ә әти-әниләр, опекун һәм мөм­кинлекләре чикләнгән бала белән шөгыльләнүче социаль хезмәткәр дә куллана ала.
• Инвалид балаларга гомуми типтагы учреждениеләрдә тәрбия һәм белем бирү хокукы каралган.

Ләйсән ӘХМӘТОВА
Яңарыш
№ --- | 24.11.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»