• 17.11 Айдар Файзрахманов жырларыннан концерт. Филармония
  • 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 17 Ноябрь Рафил Сәләхетдинов
  • 17 Ноябрь Илфат Абдрахманов
  • 17 Ноябрь Рифат Фәттахов
  • 18 Ноябрь Рәшит Заһидуллин
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • 18 Ноябрь Гөлнара Абаева
  • 18 Ноябрь Исхак-Хан
  • 18 Ноябрь Резидә Хәсәнова
  • 18 Ноябрь Гөлшат Гыймадиева
  • 18 Ноябрь Нурия Беломоина
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720
  • Каен утыны сатыла. Казан һәм аның тирәсендәге районнарга, өегезгә кадәр илтеп бирәбез. +79377774768 Искәндәр.

 

 

 
Архив
 

24.11.2017 Язмыш

“Сине кызым җибәрдеме?” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бу хастаханәгә эләгү тиз булса да, аннан чыгу җиңел түгел икән. Күчтәнәчләр илтергә барган җиремнән, башым томаланып, йөрәгем урыныннан кузгалып кайттым. Өлкәннәр дәвалана торган бүлеккә кергәч, бар дөнья үзгәргәндәй төсле тоелды. Газиз әти-әнисен бирегә урнаштырып, бу хакта онытучылар да бар икән бит.

Шәфкать туташы безне Мөрши­дә апа белән таныштырды. “Әллә, кызым, син безнең районныкымы? Мине алып кайтырга килдеңме? Кызларым килә алмаган, шуңа минем арттан сине җибәргәннәрдер инде. Бик сагындым өемне, – дип елап җибәрде ул. – Өебез искерде шул, анда яшәп булмас инде. Берәр балам кышны үзендә чыгарга рөх­сәт бирсә, җәй көне ничек тә яшәр идем әле. Авылда да кеше калмады. Барысы да минем төсле картлар”.
 
Ире белән озак яшәргә насыйп булмый аңа – аерылышалар. Ике кызы аның өстендә кала. Сабыйларын берүзе тәрбияләргә тиеш була. Әнә шул авырлык аркасында бүгенге хәлгә калмады микән ул? “Мине үзенә чакырырлык туганнарым да юк. Олы кызым мине алмас, усал ул. Кечесе бераз миһербанлы иде. Кайсы алса да, пенсия акчасын тиененә кадәр бирер идем, – дип күз яше түгә әби. – Кызым, бу үте­нечемне үтәсәң иде. Зинһар, кече кызыма шалтырат әле. Менә телефон номеры, язып ал, онытма”.
 
Бер белмәгән кешенең мондый әманәтен үтәү җиңел булмады. Бер­ничә көн буе шалтыратырга кыюлык таба алмый интектем. Бер атнадан барыбер теге номерны җый­дым. “Мин аны әллә ничә тапкыр хастаханәдән алып чыктым инде. Ярты ел урын өстендә ятты да, хәле яхшыргач, өйдә тотып булмады аны. Чире шундый. Хәзер озакламый кыш җитә. Чыгып китеп югалса, ниш­ләтим мин аны? Аның ике бүл­мәле фатиры бар иде. Шуны сатты бит. Ник үзенең алдагы көне турында уйламаган? Аннары иске генә бер йорт сатып алды. Әмма анда яшәрлек түгел иде. Төзекләндереп рәткә керттек. Ә ул тоткан да йорт­ны кире хуҗа­ла­рына тапшырган. Әнине берничек тә үз яныма ала алмыйм. Коммуналь бүлмәдә яшибез, – дип сөйли Мөршидә апаның кече кызы. – Кызганыч дисезме? Сез бит барысын да белеп бетермисез. Апа белән мине әби тәрбияләде. Яшь чагында безнең кайгы түгел иде әнидә. Үзе кешечә булса, бездә аңа урын җитмәс идеме? Ул гел тавышлана, кеше белән яши алмый”.
 
Мөршидә апаның олы кызы үзе шалтыратты. “Әнинең хастаха­нәдә булганына әллә без борчылмый дисезме? Тапкан ана бит ул. Йөрәк әрни. Тик күңелдә аңа карата нәфрәт, ачу бетмәгән әле. Без бер рәхәт күргән балалар түгел. Мине, тугыз айлык сабыйны, ул әнисенә кайтарып аткан. Үзе эчеп йөргән. Җиде яшь тулгач, кабат аның янына күчтек. Ул чакта үги әти дә бар иде. Тик аның белән рәхәт күргән бер көнебез дә булмады. Кыйнады, җәберләде, – ди Нурания. – Без аны әллә ничә тапкыр өйгә алып кайтып карадык. Картайды, әмма тәртипкә утырмады. Беренче баламны табуга, эшкә чакырдылар. Ул чакта янә әбиебез ярдәм итте. Чын әниебез шул инде безнең! Безне тапкан ананы “әни” дияргә дә телем әйләнми. Психиатрия хастаханәсенә дә ул без салганга эләкмәде. Төнлә чыгып китеп, бер авылга барып кергән. Бер йорттан нидер урлап чыккан. Менә шуннан соң аны дәваланырга җи­бәрделәр. Алып кайтсак та, аны бикләп тотып булмый бит. Ә чыгып китсә, хәтәр чыгасын көт тә тор!”
 
Табиблар, Мөршидә апаның авыруы булса да, вакытында дару биреп торсаң, хәле яхшырганын әйтә. Ә ул барыбер кызларын көтә. Олысы, вакыты булса, әнисе янына барачагын әйтә. “Бер күрәсем килә дә, күңелем кузгалыр дип куркам, – ди ул. – Берәр хәбәр ишетсәгез, миңа шалтыратырга онытмагыз...”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты