• 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
  • 10.03 Раяз Фасихов. "Пирамида". 17:00
Туган көннәр
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 6 айлык угез-бозау. 28 мен. Уземнем сыерныкы. 89375995818
  • Натяжные потолки -матовые, -глянцевые, -фактурные, -многоуровневые, -с фотопечатью, -с подсветкой. Жалюзи: -горизонтальные, -вертикальные, -рулонные. Звоните и вызовите мастера по тел 8-950-947-00-40, 8-927-489-51-08
  • БАТАЛЬОН КОНВОЙНОЙ СЛУЖБЫ УПРАВЛЕНИЯ МВД РОССИИ ПО Г.КАЗАНИ требуются граждане РФ отслужившие в Вооруженных Силах, возрасте до 35 лет, на должности полицейского, полицейского-кинолога. Заработная плата от 27500 рублей. Иногородним компенсация за наем жилья. Ежегодный оплачиваемый отпуск 40 дней + дополнительный отпуск. График работы 5/2. Полный соц.пакет. Выслуга лет: 1 месяц службы за 1,5 месяца. Возможность получения бесплатного высшего юридического образования в системе МВД РФ с сохранением денежнего довольствия. Обращаться по адресу: г. Казань, ул Тази Гиззата, д 41, возле ж/д вокзала КАЗАНЬ-1. Дополнительная информация по телефону: 89274031387.
  • Сдаю комнату в Центре Казани,все удобства,мебель,бытовая техника. т.89276766077
  • Казань совет районы ак губкина урамында зур булме сатыла 18 кв.м.БАЛКОНЫ БАР 89509469991
  • Бр.Касимов урамында тулай торактан булмэ арендага бирэм. 6мен+кв.плата.89272469637
  • Казан, Дементьева ур., 31 йорт адресы буенча урнашкан булмэне "снимать итәргә" бирәм. 7 мең сум. 89274419792 Тулырак: http://matbugat.ru/ads/
  • Оренбургский тракт 140г йортында урнашкан фатир арендага бирэм. Ор яна жиhазлар - натяжные потолки, 2х спаль кровать,кресло, 2 шкаф купе,телевизор, микроволновка, стираль машина, яна кухонная гарнитура, холодильник, остэл, урындыклар. Бэясе 14 мен+ квартплата. Тел. 8927 40 95375
  • Сдам или продам комнату в коммуналке после ремонта.на ул. Бр.Касимовых.рядом рынок,остановка,магазин пятёрочка, сбербанк.на длительный срок.без посредников. 89510640840.
  • 2 кыз Казанда Назарбаева яки Павлюхина урамнарында вакытлыча торыр очен гостинка эзли. 6-12 мен тирэсенэ. 89503282206 Риэлторларга борчымаска

 

 
Архив
 

24.11.2017 Шоу-бизнес

Хәния кызлары: Сәгатьләрне санап, әнинең кайтканын көтәбез

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша.

Алсу истәлекләре: «Әнием мине 35 яшендә тапкан. 1995 елның 24 декабре ул. Ә моннан нәкъ бер ел элек – 1994 елның 24 декабре көнне әти белән әни язылышкан булган. Әле сәгате дә туры килеп тора бит: аларның язылышу тантанасы көндезге өченче яртыда узган, мин дә шул сәгатьләрдә туганмын.
 
Без ул вакытта Чаллыда яши идек әле. Әти белән әни гастрольләргә киткәндә, без Алия апам белән калабыз. Хәтерлим: әни кайтышка һәрвакыт ниндидер сюрпризлар әзерләп куя идек: рәсем яки открытка, ниндидер кул эше була иде ул.
 
Мин икенче сыйныфта укыганда без инде Казанга күчендек.
 
 
Әни безнең белән уйнарга ярата иде. Ике катлы өебез буйлап дөбер-шатыр куышабыз, качыш уйныйбыз, көләбез, шаярышабыз. «Өйне җимерәсез бит», – ди әти.
 
Кыш көне исә иң яраткан эшебез – тимераякта шуу. Әни дә бик ярата иде тимераякта шуарга. Әти безнең өчен ишегалдына боз катыра иде хәтта. Тагын бер шөгылебез – чаңгыда йөрү. Без урманга якын гына яшибез, әнинең буш вакыты булды исә, гаиләбез белән чаңгыга чыга торган идек. Яхшы шуа иде ул, текә таулардан да выжылдатып кына шуып төшәр иде.
 
Бергә киноларга да еш йөрдек. Әни безнең белән кинога йөрергә бик ярата иде.
 
Мин укыган мәктәп безнең ишегалдында гына иде. Һәркөн иртән, әнием мине тәрәзәдән карап озатып кала һәм... тәрәзәне ачып, бөтен ишегалдына: «Кызым, әйбәт билгеләр алып кайт, яме!» – дип кычкыра. Ә мин шулкадәр оялам! «Әни, ник бөтен урамга кычкырасың инде?» – дип ачуланам үзен...
 
 
Һәр туган көнебездә әти белән әни зур бәйрәм оештыралар иде. Без әле балалар бакчасына йөргәндә – бөтен төркемебез белән, мәктәптә укыганда бөтен классыбыз белән кунакка чакыралар. Җыйнаулашып, батут үзәгенә батутта сикерергә барабыз. Әни дә рәхәтләнеп безнең белән күңел ача, безнең дусларны үз баласыдай якын итә, ярата иде.
 
Гомумән, безнең әни бик миһербанлы, йомшак бәгырьле кеше иде. Ул безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да! Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була, киңәшләшеп була иде. Нәрсә генә эшләсәк тә, ул безне аңлый торган иде. Хәер, без үзебез дә ул ачуланырлык эшләр эшләмәскә тырыштык».
 
 
Алия истәлекләре: «Мин – әниемнең олы кызы. Ул мине кечкенәдән үк үзе белән гастрольләргә йөртте. Ә бөтенләй дә кечкенә булганда мин картыйда (без дәү әнине картый дип йөрттек) калдыра торган иде. Ә минем әнидән бер дә каласым килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим. Ә ул уятырга кызгана, елый-елый китә икән. Юлга көндезге якта кузгаласылары булса, әнине җибәрмәс өчен, инде мин елыйм. Шуңа да әни тынычлап чыгып китә алсын өчен, картыем мине хәйләләп, урманга җиләк җыярга, болынга, дусларына – кая да булса алып китеп тора. Без кайтканда инде әни киткән була.
 
Бераз үскәч, әни мине сәхнәгә алып чыга башлады. «Әти, кайт!», «Балан», «Мин сине яратам» җырын җырлыйбыз. Мәктәптә укыганда инде әни белән гастрольләргә бара алмыйм, күрше апа белән калып торам. Һәм сәгатьләрне санап, әнинең кайтканын көтәм.
 
Аның кайтуы зур бәйрәм була торган иде. Ул дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп кайта. Кассеталы магнитофон дусларым арасында иң беренче миндә булды. Барби курчагы да. Аннары... әни миңа чемодан тутырып матур күлмәкләр алып кайта.
 
 
Башлангычта укыганда минем язуым бик начар иде. Кайбер хәрефләр бөтенләй дә килеп чыкмый. Матур язарга мине әни өйрәтте. Һәр хәрефне икешәр, өчәр бит язып чыгабыз. Әни сабыр гына кулымнан тотып яздыра. Безнең менә хәзер балалар белән бергә дәрес әзерләргә сабырлык җитми, кычкырып та куясың, ярсыйсың да. Ә әни мине беркайчан да ачуланмый, кычкырмый. Минем белән диктанталар яза, шигырьләр ятлаша. Өй эшенә шигырь яки инша язарга кушсалар, иң матур шигырь, иң матур инша минеке була торган иде. Чөнки аларны миңа әни языша.
Чаллыга күченгәч, инде минем укуым белән әти шөгыльләнде.
 
Нинди генә хәлләр булмасын, әни гел йомшак күңелле булып калды. Ул мине аңлый иде. Шаярсак та, шуклансак та, ачуланмады. Мин үзем дә әти белән әнине борчырга курка идем. Үземне аларга лаеклы тотарга кирәген белдем. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин бит үзем генә үстем дисәм дә була, ирекле идем, артымнан күзәтүче кеше юк. Әмма мәктәптә укыгандамы, институттамы, мин әти белән әнигә авырлык китерүдән курыктым. Аларның мине ничек яратканнарын, әнинең мине ничек яратканын белә идем. Аларның яратулары минем өчен бик кыйммәтле, һәм мин аны сакларга тырыша идем.
 
Үсә төшкәч, әни мине сәхнәдә күрергә теләде. «Әйдә, кызым, бергә җырлыйбыз», – ди. Ә минем сәхнәгә чыгу теләгем юк, кеше алдына чыгып җырларга яратмый идем. Җырчы тормышының никадәр авыр булуын белеп үстем бит. Әнинең язмышын күреп, үземә андый язмыш теләми идем. Алай да юбилей концертларында әни белән бергәләп җырладык әле без.
 
Хәзер, әниебез китеп баргач, аның юлын дәвам итүне үземнең бурычым саныйм. Әниебезнең җырлары ярты юлда өзелеп калырга, онытылырга тиеш түгел».
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.11.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D