поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.05.2008 Җәмгыять

КРЕМЛЬ КАМАЛЫШТА КАЛМАГАЕ

“Коммерсант” газетасы ялгышкан. Казан Кремле ЮНЕСКОның Дөньякүләм мәдәни мирас объектлары исемлегеннән сызылмаячак. Массакүләм коммуникацияләр, элемтә өлкәсен күзәтү һәм мәдәни мирасны саклау федераль хезмәт идарәсенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Әнвәр Вәлиев әнә шулай дип белдерде.

 

Казан Кремле тирәсендә болытлар берничә көн элек, ныгытма янында калкып чыккан биналар архитектура һәйкәлен бөтенләй каплап бетерде, дигән сүзләр ишетелгәч куера башлады. ТАССР Министрлар Советының 1988 елгы карары нигезендә Кремль тирәсе тыюлык дип билгеләнгән иде. Әлеге документ бүгенгә кадәр үз көчендә булуга карамастан, тыюлык җирендә калкып чыккан биналар ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектына якынайганнан-якыная бара. Дөньякүләм дәрәҗәсен саклап калу өчен, Кремль башкала халкына 4 ноктадан: Киров һәм Ленин дамбасы, Болак, “Казан” милли мәдәният үзәге (Федосеев бугоры) һәм ЦУМ ягыннан күренергә тиеш икән. Үзәк универсам каршында урнашкан “Мираж” кунакханәсе исә ЮНЕСКО объекты белән хозурланырга ирек бирми. Федосеев урамында исә “Антика” оешмасы “Су янындагы сарайлар” дигән төзелеш алып бара. Аңа рөхсәт әнвәр Вәлиев идарәсе оештырылганчы ук бирелгән булганга, “патша сарайлары” да, кунакханә дә үз урынында калачак.

Гаепле биналар исемлеге моның белән генә чикләнми. Кремльгә иң якын алып барылучы төзелеш – Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы бинасы. Проектларыннан күренгәнчә, әлеге корылма чын мәгънәсендә сарай, ягъни 3 катлы, берничә биек колонналы һәм гөмбәзле булыр дип каралган. Дөрес, Массакүләм коммуникацияләр, элемтә өлкәсен күзәтү һәм мәдәни мирасны саклау федераль хезмәт идарәсенең Татарстандагы бүлекчәсе таләбе буенча, бу төзелеш әлегә туктатылган. “Министрлык безгә дөрес булмаган документларны тапшырган иде, хәзер алар бар кәгазьләргә дә төзәтмәләр кертү белән мәшгуль. Биналарының Кремль манзарасына зыян китермәвен дәлилли алган очракта гына аларга төзелешләрен дәвам итәргә рөхсәт биреләчәк”, – дип белдерде әнвәр Вәлиев.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Теге яки бу тыюлык территориясе өч өлешкә бүленә икән: тыюлык үзе, аның тирәсендә төзелеш һәм хуҗалык эшләрен тәртипкә салу, табигый ландшафтны саклау зоналары. Соңгы икесендә төзелеш эшләрен алып барырга ярый, дип аңлатты әнвәр Вәлиев. “Кремль тирәсендә калкып чыккан биналарның барысы да нәкъ менә әлеге ике зонада төзелгән”, – дип тә өстәде ул. Дөрес, әлеге корылмаларны ничә каттан арттырырга ярамавы һәм тыюлык зонасының ничә чакрымга сузылуы хакындагы сорауларга идарә җитәкчесе төгәл генә җавап бирә алмады. Төгәлсезлекләр күбәйгән саен тәртип бозу очраклары да арта гына, билгеле.

ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы сәркәтиб Григорий Орджоникидзе әйтүенчә исә, бүген Кремльгә дөньякүләм мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарылу куркынычы янамый. Ләкин корылма тирәсендәге төзелеш киләчәктә дә шул ук дәрәҗәдә алып барылса, вәзгыять бөтенләй башка төс алырга мөмкин икәнлеген әнвәр Вәлиев та кире какмый.

P.S. Кемгә каршы дус булабыз, дигәндәй, ЮНЕСКОның мәдәни мирас объектлары исемлегендә булу Казан Кремленә нинди өстенлекләр бирә соң? “Кремль” музей-тыюлыгы директоры урынбасары Айрат Ситдиков сүзләренә караганда, ныгытма шул рәвешле дөньякүләм танылган архитектура һәйкәлләре, әйтик, Таджмахал сарае дәрәҗәсенә ирешә. ә менә ниндидер матди ташламалар яки түләүләр алар өчен каралмаган. “Шулай да дөнья һәйкәлләренең иң-иңнәре рәтендә калыр өчен без кулыбыздан килгәнне эшлибез”, – диде ул. Күңел күзебез белән карарга өйрәнәбез.


Гөлназ ТӨХБӘТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 87-88 | 10.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»