|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2017 Спорт
Көрәшчеләр һәм җырчылар бер сәхнәдә: нинди тамаша булачагын 20 гыйнварда белербез (ВИДЕО)“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак “Манзара” премиясен тапшыру тантанасында танылган җырчылар белән беррәттән эстрадада иҗатларын яңа танытып килүче башкаручылар чыгыш ясаячак. Ә быелгы премиянең төп яңалыгы – зур чарада профессиональ көрәшчеләрнең катнашуы. Сәгать 10.00 да «Манзара» премиясенең спорт этабы башланып китәчәк. Татарстанның иң көчле батырлары “Манзара” спорт премиясенең җиңүчесе исеме өчен бил алышачак. Шулай ук көндезге бүлектә “Манзара” премиясенең номинантлары чыгышлары һәм бүләкләү тантанасы башлана. 17.00 сәгатьтә премиянең номинантлары катнашындагы зур Гала-концерт һәм көндезге бәйге буенча көрәшнең Суперфинал ярышлары узачак. 2017 нче елгы җиңүчеләрне нәкъ менә кичке шоу вакытында белә алырбыз. Чараның оештыручылары - GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тамашачыларны зур спорт һәм музыка бәйрәменә чакырып кала. Каналның һәм кинокомпаниянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов әлеге вакыйга иң көчле спортчылар һәм иң сәләтле җырчыларны берләштерүче, татар эстрадасында яңарыш булган күләмле һәм дәрәҗәле, яңа форматтагы зур тамаша булачак дип белдерә.
2017 нче елгы “Манзара” музыкаль премиясе номинатлары арасында Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар.
Татар эстрадасында спорт белән җыр сәнгатен берләштерүче яңа форматта эшләнелгәнберенче премиягә билетлар инде сатуда.
--- |
Иң күп укылган
|