|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2010 Дин
ЗИРАТТАГЫ ТЫНЫЧЛЫКНЫ КЕМ БОЗДЫ?Безнең авыл районның гүзәл почмагына – кара урман уртасына, янәшәсендә генә чишмәләре булган җиргә урнашкан. Ул саф татар авылы булып, үзенә узган гасырның башында нигез салына. 60нчы еллардан руслар да биредә яши башлый. Авылда ике зират бар. Берсе мөселманныкы, икенчесе башка диндәге мәетләрне җирли торган зират. Үткән елның гыйнвар аенда Виктор атлы авылдашыбыз вафат булды. Хатыны Әлфия: “Аны мөселман зиратының бер почмагына җирлисе иде”, – дип миннән киңәш сорады. Мин аңа христиан динендәге булган кешене мөселман зиратына җирләргә ярамаганлыгын аңлаттым. “Бу эшкә бер генә кеше дә күңеле белән риза булмаячак”, – дидем. Шулай да ул авылда абыстай вазифасын башкаручы Разия Хәлиуллина белән сөйләшеп, мәетне мөселман зиратына күмү белән килешә. Разия үзе бу хакта: “Мин аны мөселман зиратының бер почмагына җирләргә куштым”, – ди. Билгеле булганча, мөселман зиратына башка диндәге мәетләрне җирләү катгый тыела. Бу – закон! Шулай итеп, зираттагы дини тәртипләрне төгәл үтәү ягында торырга тиешле дин әһеле бу тәртипләрне тупас боза, мөселманнарның дини хисләрен мәсхәрә итә, аяк астына салып таптый. Әлфиягә зиратта кабер казый башларга 2-3 егетне җибәрү әллә ни кыенлык тудырмый. Аракы барысын да эшләтә. Бу күңелсез хәлнең килеп чыгуында безнең авылга караган Николаевка авыл Советы рәисе Әсхать Нуриевның да ваемсызлыгы зур роль уйнавын әйтеп китәргә кирәк. Әлфия ханым әле Виктор авырып йөргән вакытта бер еллар элек аның белән сөйләшеп, ирен мөселман зиратына күмәргә теләвен әйтә һәм аның белән бу мәсьәләне килештерә. Әлфия ханым бу хакта үзенең әтисе белән бертуган апасы Рәшидә белән дә сөйләшә. Тугызынчы дистәне ваклаучы Рәшидә апа моңа бик рәнҗи, хәтере кала. Мөселман зиратына христиан динендәге кешене күмәргә ярамаганлыгын аңлатып карый. Югыйсә, аны Николаевка авыл зиратына алып барырга кирәк булыр иде яки безнең авылдагы Ауди (Евдокия) карчык зиратына. Узган гасырның 30нчы еллары уртасында авылда яшәүче керәшен карчыгы Евдокия вафат була. Аны кайда, ничек җирләргә дигән сорау туа. Ауди карчык мөселман дине кануннарын төгәл үтәп (ураза тотып, намаз укып) яшәсә дә, аны мөселман зиратына җирләмиләр. Авылның икенче ягындагы бик матур урман буендагы аланлыкка күмәләр. Каберенә тәре куялар, рәшәткә белән әйләндереп алалар, агач утырталар. Тора-бара монда тирә-як авыллардан мөселман динендә булмаган башка берничә мәетне дә китереп җирлиләр. Шулай итеп, каберлек барлыкка килә. Әлфия ханым Викторны ни өчендер бу зиратка да җирләргә теләмәде. Хәзер Әсхать Нуриевның күз алдында (бәлки, турыдан-туры аның күрсәтмәсе белән дәдер) безнең мөселман зиратын бүлеп, аның бер өлешендә христиан зираты оештырдылар. Без моңа катгый рәвештә каршы! Христианнар мәетен Николаевка зиратында да, Ауди зиратында да җирләргә теләми икән, Әсхать Нуриев аларга зират өчен урын алып, аны рәсмиләштерергә тиеш. Бу – аның бурычы. Безнең таләп бер генә: бу кабер кичекмәстән мөселман зиратыннан алынып, русныкына җирләнергә тиеш.
Виктор Григорьевич – начар кеше түгел иде. Без аның белән аралашып яшәдек. Үлгәннән соң, аннан-моннан мөселман зиратының бер почмагына җирләп куярлар дип, ул исән чагында һич уйламагандыр. Билгеле булганча, ул рус зиратына җирләнүен теләде. Әлфия ханым аның бу соңгы теләген үтәмәде, рухы алдында гөнаһлы һәм бурычлы булып калды. Христиан каберенә тәре, христиан символикасы белән истәлек ташы куелырга тиеш. Үз йолалары буенча туганнары, якыннары, дуслары килеп, искә алулар үткәрергә хаклы. Алар аракы, шәраб, ашау-эчү белән башкарыла. Бер стаканга аракы салып, өстенә кабымлык куеп, аны мәет каберенә куялар. Бу аның өлеше. Ә мөселман зиратында бу гамәлләр барысы да тыела. Бу яктан караганда да каршылык килеп чыга.
Без бу хакта Әсхать Нуриев, Разия Хәлиуллина һәм Әлфия Люляева белән сөйләшүен үтенеп, районыбызның имам-мөхтәсибе, Минзәлә мәчете имам-хатибы Рәфкать хәзрәт Гыймадиевка да мөрәҗәгать иткән идек. Тик хәзрәт бу эшне эшләмәде. Бәлки, Диния нәзарәте безнең үтенечкә колак салыр? Безгә ярдәм кулы сузар?
Минзәлә районы, Чулпан авылы.
Максуд МӨХӘРРӘМОВ |
Иң күп укылган
|