• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
23.11.2017 Авыл

Сакалсыз аксакал

Безнең Кочко-Пожарда иң абруйлы авылдашларыбызның берсе булган Исмаил абый Садретдиновка 8 ноябрьдә 90 яшь тулды. Аның барча балаларына кушылып, хөрмәтле юбилярны авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин кайнар тәбрикләде, Россия Президентының котлау хатын һәм Сергач районы хакимиятенең бүләген тапшырды.

 -  Исмаил  абый,  сезне  олы  игътибарга  лаек  түгәрәк  гомер бәйрәмегез  белән  котларга  шатмын. Авылыбызның тотрыгы булган колхоз  үсешенә  куйган  намуслы хезмәтегез,  үрнәк  гаилә  башлыгы булганыгыз,  күпләргә  ярдәм  кылып  торганыгыз  һәм  дә  әти  белән мәчет  бастырганыгыз  өчен  барча авылдашлар  исеменнән  сезгә  чик-сез рәхмәт белдерәм. Нәкъ сезнең кебек тырыш, эшчән һәм тәвәккәл булган  буын  вәкилләре  совет  чо-рында безнең “Авангард” колхозын өлкәдә  алдынгы  итте,  авылыбыз данын  хезмәтчән  батырлыклары белән тирә-юньгә яңгыратты, халкы-быз көнкүрешен яхшыртты. Гомер буе чын крестьян мәшәкатен җиңә барып,  яңа  техника  үзләштереп, кырчылыкта  яңарыш  алымнар  кулланып  зур  уңышлар  алуыгызны, өй  тутырып  итагатьле  ул-кызлар тәрбияләп  үстерүегезне,  шәхсән хуҗалык белән тормыш көтүегезне, мәчет  төзүегезне  һәм  бүгенге  ма-тур картлык көнегезгә ирешүегезне Аллаһы  бүләге  дип  әйтәсем  килә. Шулай  киләчәк  юбилейларыгызны да  бүгенгедәй  балаларыгыз  кадер-хөрмәтендә исән-имин каршыларга язсын, - диде Рөстәм Мансурович.

Аннары җирле мәхәллә әгъзалары Рафаил  Хөсәинов  белән Дамир Юнисов  авылдаш  юбилярларын җылы котладылар, изге теләкләрен юлладылар һәм мәчет төзелешендә төп рольне башкарганы өчен Исмаил  абыйны  Россия  мөселманнары диния  нәзарәте  һәм  Мөфтиләр шурасы  рәисе  шәех  Равил  Гайнет-дин исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр,  Раббыбыздан  юби-лярга сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин  картлык  сорап,  дога  кылдылар. Исмаил абыйга ул чактагы күп санлы  яшьтәшләре  кебек  үк  белемен үстерергә  туры  килми,  12  яшьлек яшүсмер  зурлар  белән  беррәттән колхоз  эшенә  керешә,  әмма  уку  теләге аңарда бер дә сүнми. Шуңа ки  тракторчыга  булса  да,  сугышка кадәр Уразавылда укып өлгерә. Ан-нары зур өметләр вәгъдә итүче яшь механизаторның  тырышлыгын  һәм җаваплылыгын  күреп  алып,  аны Зур  Мурашкинога  бригадирлыкка укырга җибәрәләр. Ә моңа кадәр ул үзалдына 8 ел Печәдә эшли, хәтта бригадир  кәсебен  алгач  та,  туган авылыннан читтә - Грибанда 10 ел хезмәт  итәргә  мәҗбүр  була.  Шул арада  бер  ел  Камкада  да  эшләп өлгерә.

-  Грибанда  эшләүләре  аеруча  кы-зыклы  һәм  истә  калырлык  булды, чөнки көч-кодрәт ташып торган чак иде. Халык та, сугыш михнәтеннән арынып, якты киләчәк төзибез дип, бик  тырышты.  Колхозларга  техника килә башлады, әйләнешкә акча керде,  эшчеләр  йортлар  торгыз-ды,  кырлар  уңыш  бирде  –  авыл халкының көнкүреше күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, - дип искә алды яшьлек елларын Исмаил абый.
Грибанда  эшләү  дәверендә  ул туган  авылы  егетләренә  аннан кәләшләр  дә  таба.  Юбиляр  аларны  барысын  исемләп  хәтерли.  “Компьютер”,  Аллага  шөкер,  яхшы эшли”,  -  ди  ул,  уң  кулы  белән  башына  күрсәтеп.  Чынлап  та,  көнне-төнне  белми  хезмәттә  булган безнең легионер Грибанда эш аралаш  башкода  ролен  дә  урынына җиткереп үти – аның үгетләве белән килен булып Кочко-Пожарга төшкән Грибан  кызлары  бүген  әбекәйләр инде,  әмма  туган  нигезләреннән читтә  кабызган  гаилә  учаклары җылысын  әлегәчә  саклыйлар,  ир хакын  хаклап,  җәмгыятькә  файдалы  шәхесләр  тәрбияләп  үстергән һәм  гомер  кичергән,  үз  иткән  бу авылны алар хәзер кече ватаннары дип саныйлар.
 
 
Үгетләү  дигәннән,  Исмаил  абый 60 яшь туу көе лаеклы ялга чыга. Әмма  шәхсән  хуҗалыгында  кура-каралтылар  зурайтып  мал-туар  асравын ташламый һәм терлекчелек бизнесына үзеннән күпкә яшь авыл-дашларын  да  җәлеп  итә,  аеруча җирле колхоз һәр җөеннән шартлап таркала  башлагач.  Кайберләренә ул  әлеге  эшмәкәрлекнең  нечкә-лекләрен  аңлатса,  юлын  күрсәтсә, кайберләренә  башлангыч  ка-питал  да  биреп  тора.  Ә  авыл-да  йорт  төзергә  яки  тазартырга керешүчеләр  иң  баштан  Исмаил  абыйга барып киңәш-табыш ала, ул аларга  агач  материаллары  белән булыша. Яхшы сыер, үрчетергә яки башка  сарык  кирәк  булса  да, аңа мөрәҗәгать итеп килделәр. Әйтергә кирәк,  ул  әле  моннан  ике  ел  гына элек, 88 яшен тутыргач кына терлек асраудан баш тартты, анысы да балалары йогынтысы астында булган икән. “Исмаил абый, әйдә бер мал карап  кайтыйк”,  -  дисәләр,  ул  йортын  да  бикләмичә  хәзер  утырып китәчәк. 90 яшенә карамастан, әле дә  җиңел  сөякле.  Шул  күренешне исбатлап,  ул  түбәндәгене  сөйләп үтте:
 
-  Башкортостанга  механикка  укырга  өстән  юллама  килгәч,  ерак  юл-дан өркеп калучылар булды, ә мин берсүзсез  ризалаштым.  Аннары колхозларга  дон  маркалы  ком-байннар  бүлеп  бирә  башладылар, ә  аны  иярләүче  белгеч  юк.  Ростовка,  заводка  утырып  киттем.  Юлламаларны  да  сайлап  тормадым, Чехословакиягә  барып  кайттым, Сочида,  Украинада  ял  иттем,  Кис-ловодскида  булдым.  Мотоциклда гына да эш белән күрше Чуаш, Мор-довия  республикаларын  әйләнеп кайта  идем,  ә  тирә-як  районарны сөйләп тә тормыйм. 30 ел “Иж”дан төшмәдем  диярлек.  дөрес,  ашыгып  абынган  чаклар  да  булгалады. 
 
Печә белән Грибан арасындагы кыр юлында  мине  аунап  яткан  килеш табып алганда, үле дип белгәннәр, чөнки  мотоциклдан  очып  төшеп, җиргә  нык  сугылганмын.  Ә  бер мәлне  комбайнымның  тәгәрмәче  төлке  базына  эләгеп,  сизмәстән капланды куйды, күз ачканчы үзен  ут чолгап алды. Көч-хәл белән исән калдым. Мәчеткә урман китергәндә дә Алла саклады – автомобильдән ишелеп  төшкән   агачлар  астына чак  кына  эләкмәдем,  -  дип  хәтер йомгагын  аз-маз  гына  сүтте  өлкән әңгәмәдәшем.
 
 
Исмаил  абый  Грибанның  колхоз рәисе Мөбин ага Хамзинны, туган авылыннан  Корбан  абый  Айма-совны,  Мансур  абый  Абдуллинны  һәм  Наил  Корбан  улын  җылы сүзләр белән искә алды. “Алар чын рәисләр  иде,  халык,  авыл  өчен тырыштылар,  зур  социаль  йөкне дә  тартып  бардылар.  Ул  чакларда алар  белән  эшләве  дә,  яшәве  дә күңелле иде”, - ди ул.
 
Исмаил  абый  хатыны  Нәфиҗан белән  56  ел  тату  гына  яшәгәннәр, Рафаил, Рамилә, Наилә, Рәйсә һәм Роза  исемле  балалар  үстергәннәр һәм аларның мәхәббәт җимешләре барысы  да  үз  гаиләләре  белән шәһәрдә  яшиләр,  әмма  әтиләре берьялгызы  гына  калгач,  алмаш-тилмәш  газиз  кешеләре  янына  еш кайтып  йөриләр.  Ә  11  оныгы  дәү әтиләрен  аеруча  ихтирам  итә,  10 оныкчыгы  да  ягымлы  бабакайны ярата,  шул  исәптә  кияүләр,  килен дә аны хөрмәт итә.
 
-  Кайбер  җәйләрдә  безнең  өйдә 20-30  кеше  була  иде.  Шунда  әти һәрберебезгә дә эш тапты, ә печән өстен сөйләп торырга да юк: терлек күп булганлыктан, азыгын да күпләп әзерли  идек.  Пьяна  ярларыннан, канау  буйларыннан  печән  чабып, коры азык җыйдык. Күп очракта әти безгә нәрәдне бирә дә, “тимер аты-на” утырып колхоз хезмәтенә чаба иде.
 
-  Ул  терлеккә  гел  сыйфатлы  азык ашатты, бәярәккә булса да, игеннең чистасын,  корысын  алды,  -  дип сүзгә кушылды улы Рафаил.
-  Әти  безнең  ачу  тота  белми, һәрбересенә  дә  ярдәм  итәргә  тырыша.  60  еллар  моннан  элек, нәкъ  шундый  карлы-җепшекле  көз көннәренең берсендә, юл чатында калган  бер  чегән  гаиләсен  безнең өйдә кундырып чыгара. Кара күзле, озын чәчле чегән балаларын күреп, әбинең  коты  алына,  югалып  кала һәм  тиз  генә  күз  алдында  булган бар әйберен качыра башлый. Моны күреп алган чегән хатыны аңа әйтә икән:  “Бабуся,  не  бойся,  мы  ничего  не  возьмем.  Ваш  сын  нас  спас и  мы  обязаны  вам  жизнью.  Пусть Всевышний вознаградит вас за это долголетием”.  Кем  белә,  чегәннең теләгеме,  әллә  язмыш  бүләгеме  - әбиебез Ханифә Халиулла кызы 96 яшендә фани дөньядан үтте, менә әтиебез  дә  туксанны  узды,  -  ди кызы Рамилә.
 
- Мәрхәмәтлелек җирдә ятмый бит ул,  аны  кылып  яшәүчегә  Аллаһы Тәгалә  яхшылыкны  меңләп  кайтара,  диләр.  Безнең  әти  гомере  буе халыкка  яхшы  булырга  тырышты. Ярдәм сорап килүчегә үз өстендәге соңгы  чалбарын  салып  бирергә әзер.  Авылда  мәчет  төзелгән  вакытта,  хуҗалык  кирәк-яраклары гына  түгел,  өйдән  савыт-сабалар да  анда  күченде,  өстәвенә  иң  яхшыларын, яңаларын алып китә иде. Барча игелекле гамәлләре өчен Ходай әтиебезне хәерле озын гомере белән  сөендерер,  дип  ышанабыз. 
 
Алла  боерса,  5  елдан  чираттагы юбилеен бәйрәм итәрбез, - ди авылыбыз  аксакалының  уртанчысы Наилә ханым. Хөрмәтле  юбилярның  балалары белән  сөйләшеп  һәм  гаилә  альбо-мын  актарып  утырганда,  тартма төбендәге  бер  әрҗәдән  күп  санлы медальләр  чыкты.  Әлбәттә,  алар арасында  Исмаил  абыйныкылар да  бар.  “Әтиебезнең  шулардан  иң кадерлесе  –  иң  күп  иген  суктырга-ны  өчен  ВдНХда  алган  медале”,  - ди  кызы  Рәйсә.  Намуслы  хезмәте өчен аңа колхоз идарәсе дә һәр ел диярлек  кыйммәтле  бүләкләр  тап-шырып  килгән.  Исмаил  абый  чын колхозчы-ветераннардан  Кочко-Пожарда  соңгы  могиканнарның берсе,  гамәлдә  сакалы  булмаса да, кешелеклелеге һәм яше белән ул чын аксакал. Балалары юраганча, мәхәллә әгъзалары Аллаһыдан сораганча  һәм  чегән  хатыны теләгәнчә,  Исмаил  абыйга  озын һәм  хәерле  гомер  Раббыбыз  насыйп итсен иде.
 
Автор фотолары.
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ
Туган як
№ --- | 23.11.2017
Туган як печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments