поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.11.2017 Шоу-бизнес

Фердинанд Сәлахов: “Популяр җырчы да булмадым, моңа омтылмадым да”

Казахстанда «SilkWayStar» исемендәге Халыкара музыкаль бәйге тәмамланды. Ул өч ай дәвам итте. Жюриның бер әгъзасы булып Россиядән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов сайланган иде. Конкурстан алган тәэсирләре турында Фердинанд әфәнде теләп уртаклашты.

- Фердинанд әфәнде, Казахстаннан нинди хисләр белән кайттыгыз?

- Ике айга якын Казахстанда жюрида булдым. Бик җиңел булмады. Төрле илләрдән, мәсәлән, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Грузия, Таджикстан, Казахстаннан көчле конкурсантлар катнашты. Татарстан данын талантлы җырчыбыз Мәликә яклады. Үзбәкстаннан татар кызы Сәидә бар иде. Аның тамырлары Татарстаннан. Әлеге конкурсны күрергә теләүчеләр ТНВ каналы аша да карый ала.  

- Җиңүче турында берничә сүз.
 
- Бәйгедә Кыргыз егете Омар җиңде. Тәҗрибәле, тавыш тембры аеруча матур.  Бик итәгатьле, сәхнә өчен туган бала. Мәликә җыйган баллары буенча өченче урынны яулады. Аның чыгышы фаворитлар рәтендә барды. Үзенең көчле җырчы икәнен тагын исбатлады. Әлеге конкурс аша Казахстан үзенең сәнгатен, телен, милләтен пропагандалады. Конкурсантларга бөтен мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Кунакханәдә тору, ашату, машинада йөртүне кайгыртканнар иде. Конкурсантлар тыгыз графикта эшләде. Көне-төне телевизион съемкада булдылар. Без дә, жюридә утыручылар, 12-13 әр сәгать съемкада утырдык. 
 
- Гел гастрольләрдә булгач, оныклар белән аралашырга вакыт каламы соң?
 
- Без, артистлар, ул тормышка өйрәнгән инде. Әлбәттә, гастрольләрдән кайтуга гаилә белән булырга тырышасың. Күптән түгел оныгыбыз Тимур туды. 5 ай булды. Аның белән мәш киләбез. Оныклар күп, анысы зур сөенеч. Әлегә Тимуры – төпчеге. Соңгысы булмас, шәт. Тагын алып кайтырлар, Алла боерса.  
 
- Татар теленә янаган хәвеф турында да фикерегезне җиткерсәгез иде.
 
- Башка милләтләргә хөрмәте булмаган илнең киләчәге булмаячак. Татар теле – Россиядә икенче тел. Әүвәл телебезне, аннары динебезне алырлар. Хәтта башка милләт кешеләре дә безнең татар теле белән кызыксынганда аны юкка чыгару бик гаҗәеп хәл. Мин 38 ел буе татар татар булсын дип яшәдем, җырладым. Шлягер, дискотека җырларын гына башкарып та, популяр җырчы булып китәр идем.
 
- Заманында популяр җырчы идегез бит.
 
- Булмадым, омтылмадым да. Равил абый Шәрәфиев, Илһам абый Шакировлар “Син шундый-шундый җырлар башкарырга тиеш” дип, мине дөрес юлга кертеп җибәрде. Милләтне, телне саклый торган җырлар башкардым. Һәрхәлдә кешене табын артында биетә торган түгел. СССР таркалганнан соң, “шылтыр-пылтыр”, ягъни бик җиңел җырларга күчтек. Шундый мәҗлес җырлары башкаручылар популяр булып китте. Мине коммерция юлы бөтенләй кызыксындырмады. Чөнки мин ач, ялангач түгел идем. Популяр да булмадым, төшеп тә калмадым. Ә бары тоткан кыйблама тугъры булып калдым. 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 22.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»