• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139
  • Казаннын Ибрагимов тукталышындагы 2 бүлмәле фатирга бер кыз эзлим. квартирда кызлар яши. 4500 сум. Риэлтор тугел. 89179361290 (ватсап)
  • Котлау текстлары язам. 89178706654
  • Кгт 22 м Ульяновской да сатыла. тел 89021258891
  • Казан. Яңа бик матур сандык сатыла. 89655808912
  • Казан. Чапаева урамында 2 бүлмәле яңа фатир сдавать итәм. 89655808912 (хозяйка)
  • Казан шәһәрендә Зур Урамда урнашкан коммуналь фатирда 16.5 кв.метрлы булмә сатыла. 89503134779
  • 10 декабрь көнне үгез суеп сатыла. Актаныш. Киров. тел:89534978995
  • Бәйрәм табыныны матур итеп пешерелгән үрдәкләр, бытбылдыклар пешерәм. 89600486412
  • Мутон тун сатыла. Размеры 50-52 Озынлыгы тездән узган. Тел. 89033133608

 

 

 

 

 
Архив
 

               

22.11.2017 Язмыш

"Күгәрмәгән җирем калмады. Шуңа өйдән чыгып качтым"

Без, шәһәр кешеләре, алар белән көн саен диярлек очрашабыз. Юк, урам җыештыручы, кибетче, башка һөнәр ияләрен күздә тотуым түгел. Сүзем – сукбайлар турында. Инде аларга исебез дә китми, күп вакыт күрмәмешкә салышып узып китәргә тырыша­быз. Ә бит алар да кайчандыр кемнеңдер газизе, кадерлесе бул­ган. Ни өчен шундый көнгә калганнар? Берничә көн сукбайларны күзәтеп, аралашып, бу кешеләрнең көнкүрешләрен өйрәндем.

«Син монда пропискада түгел!»
 
Фатирыбыз Казанның Мәскәү базарыннан ерак түгел, әллә шуңа аерым яшәү урыннары булмаган бу затлар гел безнең тирәдәге чүплекләрдә казына, дип яза protatarstan басмасында Руфия Фазылова. Монысына күндек инде. Ә менә июнь аеның яңгырлы бер көнендә Шәүкәт исем­ле бер ир, безнең йорт артындагы куаклыклар янына килеп урнашты. Чүплектән иске матрас, юрган­нар алып килеп әйбәт кенә «яши башлады». Яңгырлар яуганда үзенең «алачыгын» пакет белән томалап куя. Шуңа игътибар иттем: ир‑ат «йортын» көннән-көн зурайта бар­ды. Ята торган урынын катыргы, пе­нопластлар белән әйләндереп алды. «Тиздән монда мунча да салып куяр әле», – дип шаярттык без. Тик берәү дә Шәүкәт абыйны аннан кумады, киресенчә, әле ризыклар да чыга­рып бирде. Бик итагатьле исәнләшә, сөйләшә. Беркөнне иртән карасам, Шәүкәт абый янына бер хатын‑кыз килгән, йокысыннан уята:
 
– Сез танышлармы әллә? – дим бу татар апасына.
 
– Әйе, бергә эшлибез. Корбанбикә исемле мин. Гает көнне туганга, әти шундый исем биргән…
 
Балалар бакчасына ашыга идем, сөйләшеп торырга вакыт булмады. Чагыштырмача әйбәт кенә киенгән, пенсия яшендәге бу апа бик күп со­раулар уятты: сукбайга, эчеп йөргән кешегә дә охшамаган. Кем ул? Кай­да эшлиләр? Шуннан соң берничә көн күзгә чалынмады бу кешеләр. Шулай да кичен, балконга чыккач, кеше тавышлары ишетелә иде: «яңа күршеләр» арта торды.
 
Кичен бик нык кычкырышкан тавышка тәрәзәгә күз салдым. Ә анда… теге алачык өчен чын мәгънәсендә гауга купкан!
 
– Син монда пропискада түгел! – дип, бер хатын белән ир сугыша. Янәшәдә тагын берничә кеше бар. Озын сүзнең кыскасы, кемдер по­лиция чакырткан. Ярты сәгатьтән полиция экипажы килеп җитте. Алачыкта яшәүчеләр бер‑бер артлы юкка чыкты, бары исерек әби генә җирдә ятып калды. (Бу «безнең» сук­бай түгел иде). Соңрак аны «Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Шул кичне күршеләр сукбайларның бөтен әй­берләрен җыеп яктылар.
 
«Паспортым юк!»
 
Берничә көннән Корбанбикә апа­ны янә безнең йортка караган чүплек янында очраттым. Гадәттәгечә өс‑башы начар түгел.
 
 
– Сез хәзер кайда яшисез? – дим.
 
Мине танып алды булса кирәк, әллә кайчан белгән кешесе кебек, кулындагы капчыгын җиргә куеп, сөйләшә башлады.
 
– Әнә, Декабристлар урамы ягына күчендек. Теге тиле хатын булмаса, монда яшәр идем әле.
 
– Ә Шәүкәт абый кайда?
 
– Ул Тверь урамы ишек алдында… Салып йөри, эчкән кеше кирәк тү­гел. Үзе генә йөрсен…
 
Вакытлыча «күрше» булып алган бу апа белән озак сөйләштек. Яшел Үзән районының Ачасыр авылын­нан килгән.
 
 
Үзбәкстаннан кайтканына 22 ел вакыт узса да, Корбанбикә апа Россия гражданины булып саналмый.
 
– Аптырагач чыгып киттем, мон­да ичмаса кыйнамыйлар. Питрәч районы Шәле авылында туган мин. Унбиш яшемдә әни белән Үз­бәкстанга күчендек. Бертуган апам шунда яши иде. Әни 1990 елда ва­фат булды. Апам да озак тормады, үлеп китте. Ялгызым чит җирдә нишләп ятыйм дип, 1995 елда туган ягыма кайттым. Биектау районында яшәүче бер егет белән таныштырдылар, шуңа кияүгә чыктым. 1997 елда улыбыз туды. Тик улыбызга тугыз яшь булганда ирем үлеп китте. Аннан иремнең туган тиешле кешесенә кияүгә чыктым. Улым белән Яшел Үзән районы Ачасыр авылына күченеп кайттык. Икенче ирем белән унбер ел яшәдек. Күргәннәрне сөйләсәң… Күгәрмәгән җирем калмады.
 
Шуңа өйдән чыгып качтым.
 
Корбанбикә апа яңа яшәү уры­нын күрсәтте. Көн саен чүплектән кәгазь, шешә, калай савытлар җыеп, шуны сатып көн күрә икән.
 
Икенче көнне, редакциядәге кирәкмәгән кәгазьләрне җыеп, Мәскәү базары каршындагы зур ишек алдына киттек. Шунда ук бер гаражда кәгазь, пластмас­са, калай савытлар җыялар. Шуңа да бомжлар ерак китеп тормаган, «эш урыны»на якын җирдә яшиләр. Корбанбикә апа, безне күргәч, яшь бала сыман сөенде.
 
– Эх, балакаем, паспортымны да ясарга ярдәм итсәгез… Пенсия яшемдә булсам да, акча алмыйм бит. Әллә кайчан авылдан иске генә бер йорт сатып алган булыр идем.
 
Үзбәкстаннан кайтканга 22 ел вакыт узса да, Корбанбикә апа Рос­сия гражданины булып саналмый, паспорты юк. Дөрес, ул паспорт яса­тырга тырышып караган, барып чыкмаган. «Үзбәкстанга барып до­кументлар алып кайтырга кушты­лар. Ә минем анда кадәр барырга акчам булмады», – дип сөйләде.
 
Алып килгән кәгазьләрне кило­сын 5 сумнан тапшырдык, 32 кило булды. Корбанбикә апаның кулына 160 сум акча бирделәр.
 
– Көненә ничә сум акча эшли­сең? – дим.
 
– Төрлечә була, 200, 300 сум да чыга. Мин иртүк, биш тулганчы ук чыгып китәм. Алайса калмый, өйле кешеләр дә кәгазь җыя бит.
 
Чынлап та, бер сәгать эчендә генә дә яхшы киенгән әллә ничә кеше картоннар алып килде. Гомумән, ул көнне без икенче дөнья, бүтән кешеләр күреп кайттык.

«Кием белән проблема юк!»
 
Биредәге сукбайлар арасыннан бер ир‑ат күзгә ташланды: башында эшләпә, өстендә плащ, аягында әй­бәт кенә ботинка. Әгәр аны бу урын­да очратмаган булсак, урамда яшәү­че дип уйламас та идем! Бердәнбер кимчелеге – кырынмаган. Ә яшенә күрә әйбәт сакланган ул: төз гәүдә, авызында тешләре дә бар. Бак­саң, монда аны барысы да белә, дәрәҗәле, хәтта «смотрящий» да. Үзен Фәрит дип таныштырды.
 
– Бокс буенча өч тапкыр чемпион мин! – диде горур гына.
 
– Россиянекеме?
 
– Юк, Үзбәкстаннан. Әти белән әни 1956 елда Үзбәкстанга киткән. Мин шунда туган. Җиде ел элек хатыным үлде, аннан кызым яны­на Казанга кайттым. Аның монда фатиры бар. Минем кызым менә дигән! Менә кияү генә… Сугыштым да чыгып киттем.
 
– Кызыгыз яхшы булгач, ни өчен әтисен урамда яшәтә соң? – дим.
 
– Кияү котырта…
 
– Матур киенгәнсез. Бу плащны кайдан алдыгыз?
 
– Кием белән проблема юк. Урамда яши башлаганыма ике ел, мине монда беләләр. Кирәкмә­гән киемнәрен кешеләр чыгарып бирә. Халык бай хәзер: яхшы әй­берләрен дә ыргыта. Рәхмәт, кон­тейнерга ташламыйлар, матурлап төреп, капчык белән читкәрәк куеп китәләр. Урын-җирләрне дә алыштырып кына торабыз. Чистада йоклыйсы килә бит.
 
– Аракы белән дусмы соң?
 
– Гомердә тәмәке тартмадым, шуңа да сәламәтлегем яхшы. Баш ташлап эчмәдем дә. Тик хәзер салгалыйм, йотып алгач, рәхәт булып китә. Дөньяның тагын ни кызыгы бар?
 
– Кешечә яшисегез килмиме?
 
– Мин кешечә яшим! (Бер­ничә секунд тынлык – авт.) Кемгә кирәк мин?! Хатын‑кыз белән чуаласым килми, кызым­ның үз тормышы. Күндем инде бу тормышка, үлгәч, җаен табып, күмәрләр әле.
 
– Кышкы салкыннарда нишли­сез?
 
– Монда җылылык торбалары бар, шунда йоклыйм, бик сал­кыннарда подъездларга да керәм. Куып чыгармыйлар, таныйлар. Җылы ризык алып ашыйм. Тамак туйдырырлык кына акча эшләргә була.
 
Фәрит абый фотога төшәргә ризалашмады.
 
– Хәзер «Магнит» кибетеннән вакыты чыккан товарларны чы­гарып ташлыйлар, тизрәк барып алырга кирәк, – дип, саубул­лашып китеп барды.
 
«Шәфкатьлелек» үзәге
 
Республикада торыр җире, тер­кәлгән урыны булмаган кешеләр өчен махсус йортлар бар. Рәсми телдә ул «Билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» адаптация үзә­ге» дип атала. Алар Казан, Яр Чал­лы, Бөгелмә шәһәрләрендә ур­нашкан. Башкаладагы үзәк 2005 елда ачылган. «Шәфкатьлелек» үзәге төзеклеге, чисталыгы бу­енча Казанның кайбер бала ту­дыру йортлары, сырхауханәләре, балалар бакчаларына караганда бик күпкә яхшырак хәлдә.

Казандагы үзәктә бүген 76 кеше яши, рәсми рәвештә ул 80 бомж­ны сыйдырырга тиеш. Кышын сукбайларның йөздән артып кит­кән чаклары да булган.

 
– Ел саен шулай, көннәр сал­кынайта башлагач, торыр уры­ны булмаган гражданнар безгә килә, – дип сөйләде Казанның «Шәфкатьлелек» үзәге бүлеге җитәкчесе Фирдания Гыймаева. – Урыннар тулы булса да, кышкы салкыннарда кешеләрне урамда калдырмаска тырышабыз. Аннан кемне картлар йортына, кайсын инвалидлар йортына урнаштыра­быз. Кайберәүләр үзләре чыгып югала. Мисал өчен 2017 елның алты аенда гына өлкән яшьтә­ге 32 кешене картлар йортына җибәрдек. Аларның 10сы гарип иде, шуның өчен ул кешеләрне махсус интернатларга урнаштырдык. Гадәттә үзәккә паспорты да булмаган кешеләр килә. Без аларның документларын җыябыз, паспорт алырга ярдәм итәбез. Шунсыз аларны интер­натларга алмыйлар, сау-сәламәт булганнары эшкә урнаша алмый. Элеккеге СССР, БДБ илләреннән булган кешеләрнең документла­рын җыю бик авыр, мөмкин түгел дисәм дә була. Ә үзәктә читтән килгән кешеләр бик күп. Алар белән нишләргә дә белгән юк. Чыгарып җибәреп тә булмый. Хәер, чыгып китсәләр дә, берничә айдан яңадан әйләнеп кайталар, тик инде гарипләнгән булалар. Шуңа күрә берничә ел яшәүчеләр дә юк түгел.
 
 
«Шәфкатьлелек» үзәгендә бер­ничә кагыйдә бар. Беренчесе – биредә кеше алты ай гына яшәргә хокуклы.
 
Икенче кагыйдә – үзәккә йо­гышлы куркыныч авырулары булган кешеләрне кабул ит­миләр. Башта яңа килгән бомж­ны республиканың туберкулез диспансерына җибәрәләр. Алар анда бушка флюорография уза. Корчаңгылы, бетле кешеләрне исә башкаланың дезинфекцияләү бүлегенә озаталар. Тәннәре чистаргач, үзәккә алып кайталар.
 
 
Өченче кагыйдә – үзәктә аракы эчү тыела. Исереп кайтучыларны да бирегә кертергә тиеш түгел­ләр. («Шәфкатьлелек» үзәгендә керү‑чыгу ирекле.) Ләкин үзәктә эшләүчеләр бу очракта да искәр­мә ясый икән:
 
– Катып үләрлек салкыннарда кешене урамда калдырып бул­мый бит, – диде Фирдания ха­ным. – Исерек булса да, кертәбез. Әгәр инде кеше гел эчеп йөри башласа, андыйларны үзәктән куып чыгарабыз. Хәзер бу яңа бинада махсус изолятор бар – шаулашып йөрмәсеннәр өчен, исерекләрне шунда ябабыз.
 
Үзәк, чынлап та, бик матур, тө­зек. Идәндә плитка, тәрәзәләр яңа, пластик. Стеналар төрле төсләргә буялган. Бүлмәләр дә җылы, ир­кен. Тәрәзә төбендә гөлләр үсеп утыра, стенада да – үрмәле гөлләр. Коридорда берничә җиргә шкаф куйганнар, анда китаплар тезелгән. Тик барыбер зәһәр ис килә. «Мон­да эшләүчеләр бу искә ничек түзә икән?» – дип гаҗәпләндем. Сәбәбе: беренче катта тарту бүлмәсе бар, тәмәке исе шуннан килә. Аннан… бомжлар юынырга яратмый икән.
 
– Менә дигән душ бүлмәсе бар, көн саен рәхәтләнеп юынып чык та бит, – ди «Шәфкатьлелек» үзәгенең бүлек җитәкчесе. – Мәҗбүриләп ди­ярлек юынырга кертәбез үзләрен. Адәм баласы бер түбәнлеккә тә­гәрәсә, аннан чыгарга ашыкмый икән…
 
«Шәфкатьлелек» үзәгенең бе­ренче каты инвалидлар өчен эшләнгән. Пандуслар куелган. Фирдания ханым белән палата­лар буйлап йөреп чыктык: беренче катта гарипләр булса, икенче кат­та төрмәдән кайткан, эчеп йөреп, гаиләсен югалткан әзмәвердәй ир, хатыннар, карт бабайлар, әбиләр яши. Араларында элеккеге нарко­маннар да бар. Ирләр бер, хатын­нар икенче бүлмәдә. Өч тапкыр ашаталар, беренче, икенче ашлар, десертка кадәр бирәләр.
 
– Сәламәтлеге менә дигән ирләр дә бар, тик көннәр буе бүлмәләрен­дә яталар, – дип сүзен дәвам итте Фирдания ханым. – «Барыгыз, эш эзләгез. Монда бит гомер буе яши алмыйсыз», – дим. Юк, эшләргә, тормышларын үзгәртергә тырышмыйлар.
 
…Яшел Үзән районы Ачасыр авыл җирлеге белән элемтәгә кереп, Корбанбикә апаның улын эзләп таптык. Казанга килеп, әнисен Яшел Үзәнгә алып кайтып китте ул. Шулай ук ана белән улга яңа паспорт ясату буенча юл күр­сәттек. Корбанбикә апаны упкынга төшүдән саклап калдык, дип, бик тә ышанасы килә. Һәрхәлдә, ул әле башка сукбайлар кебек дөньясына кул селтәмәгән. Әнә, улын күргәч ничек сөенде:
 
– Идән юарга булса да урнаша­сы иде, – диде. – Кичә коеп яуган яңгыр астында басып торганда үкереп еладым. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорадым. Бу көнгә калыр­мын димәгән идем. Күкләр мине ишетте: әлеге куркыныч җирдән китәм…
 
 
Тирә-юньдәге башка сукбайлар Корбанбикә апаның машинага утырып киткәнен тыныч кына карап торды. Ананың ни өчен сөен­гәнен дә, елаганын да аңламыйлар иде кебек. Аларны чүплек янында­гы тормышлары канәгатьләндерә шикелле. Гамьсез генә җирдәге түшәкләренә бер‑бер артлы барып чүмәштеләр. Бу күзләрдә нур юк. Дөньясына, шул исәптән үзләренә дә кул селтәгән алар.
 
Ирек Җиһаншин, «Зәкәт» фон­ды директоры:
 
– «Зәкәт» фонды кысаларында 2016 елның июнь аеннан башлап сукбайлар, ризык әзерләргә мөм­кинлеге булмаган кешеләр өчен ашату оештырылды. Һәр атнаның дүшәмбесендә башкаланың Колхоз базары янында йөзгә якын сукбай­га кайнар хәләл ризык китерәбез. Гадәттә ул токмач белән ит була. Шулай ук кайнар чәй белән салат­лар да бирәбез. Бу хәләл кафелар белән «Зәкәт» фондының уртак изге эше. Максатыбыз – авыр хәл­дә калган кешеләр, сукбайларны хәләл ризык белән сыйлау. Шулай ук мораль ярдәм күрсәтү. Безнең фондның егет-кызлары алар белән сөйләшүләр үткәрә. Якыннары бул­ган кешеләрне өйләренә кайтырга өнди, ә сәрхүшләрне туры юлга басарга чакыра.
 
Казанда шәхси оешмалар, ае­рым хәйрия фондлары шулай вакыт‑вакыт сукбайлар өчен кай­нар ашлар тарата. Кыш көннәрендә ашарга килүчеләр аеруча күп була. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз.
 
Ни өчен кеше сукбайлыкка чыга? Төп сәбәпләр:
 
— кешенең җәмгыятькә яраклаша алмавы, тор­мышта үз урынын тапмавы;
 
— мошенниклардан алданып, тораксыз калу;
 
— алкоголизм, наркомания һ.б. шундый төр бәй­лелекләр;
 
— авырлык килгәндә ярдәм итәрлек якын кешесе булмау;
 
— каты авыру аркасында эшсез калу;
 
— янгын һәм башка фаҗигале очраклар аркасын­да торагын югалту.

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.11.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments