• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Октябрь Айгөл Хөснуллина
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • 17 Октябрь Әхмәт Саттар
  • 17 Октябрь Рәшидә Җиһаншина (1917-2003)
  • 17 Октябрь Лидия Әхмәтова
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • 18 Октябрь Равил Бохараев (1951-2012)
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.
  • Казанда квартираларга, бүлмәләргә матур итеп ремонт ясыйбыз. Стена тигезләү, штукатурка, шпатлёвка, обой ябыштыру, буяу эшләре, электрика, линолеум, ламинат җәю, плинтуса кую х.б.эшләр. Оста куллар, уртача бәяләр, күпъеллык тәҗрибә. 89061103971
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан.WhatsApp: 89872147611

 

 

 
Архив
 

21.11.2017 Мәдәният

Тинчурин театры Европа татарларына «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте (ФОТО)

18 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте.

Кичәне Генераль косуллык вәкиле сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. «Бүген безнең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектаклен нәкъ менә татар телендә карау мөмкинлеге бар. Театрның иҗат коллективына шуны телисем килә: Германиядәге гастрольләрегез дәвамлы булсын!», – диде ул.
 
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Бу минутларда әлеге сәхнәдә чыгыш ясавыбызга без чиксез шат. Безне шулай матур каршы алганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Төрле шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуны һәрчак көтеп алабыз», – дип билгеләп узды.
 
Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин тамашачыларны сәламләп: «Назлы кияү» спектакле бөек драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган. Театрыбыз нәкъ менә аның исемен йөртә. Әсәр автор тарафыннан 1914 елда иҗат ителгән. Бу аның иң беренче музыкаль комедияләреннән берсе. Гастрольләребез Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шушы югары нотада без әлеге истәлекле дата уңаеннан оештырылган чараларны төгәллибез», – диде.
 
Германиядәге «Аргамак» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Ильяс Ямбаев театр коллективын алман җирендә күрергә бик шат булуын белдерде. Ул, форсаттан файдаланып, Рәшид Заһидуллинны туган көне белән дә котлады.
 
«Назлы кияү» спектакле зур уңыш белән үтте. Тамашачылар комедияне яратып кабул итте, артистларны көчле алкышларга күмде. Шунысы сөенечле: спектакльне Германиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Бельгия, Голландия татарлары да тамаша кылды. Искәртеп үтик: әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.
 
19 ноябрдә, тинчуринлылар Германия шәһәрләре буйлап сәяхәт кылды. Аерым алганда, алар Браубах, Кобленц, Линц-ам-Райн, Рюдесхайм-ам-Райн шәһәрләрендә экскурсиядә булды.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.11.2017
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments