поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.01.2010 Дин

ИНТЕРНЕТ ЮЛДАН ЯЗДЫРА?

Беркөнне кызым мәктәптән бик кәефсезләнеп кайтып керде. Ни булды дип сорагач та ачылып китәргә ашыкмады. Соңыннан гына бер-ике җөмлә белән четерекле хәлгә таруын сөйләп бирде. Ул бер ел элек намаз укый башлаган иде, мөслимәләрчә киенеп, башына яулык ябып йөрсә дә, исламда нәрсәнең рөхсәт ителгәнен, нәрсәнең юклыгын бик белеп бетерми әле.

Иптәш кызлары кебек үк «odnoklassniki»да да утыра. Утыра торгач, башка мәктәптә укучы бер малай белән танышкан, анысы да дин тота икән. Уртак темалар табылып, ныклап торып аралаша башлаганнар болар. Һәм менә бәла: егетнең сыйныфташлары, аның челтәрдәге битенә үтеп кереп, кыз белән ике арада барган язышуларны укыганнар. Шул көннән бирле кызымның ашавы – ашау, йокысы йокы түгел икән. Без бит инде кеше ни әйтер дип, кешедән куркып яшәгән буын. Телемә килгән беренче соравым:

 

– Ни турыда язышкан идегез соң? – булды.

 

– Күбесенчә ЕГЭ турында инде...

 

– Соң шулай булгач, нидән куркасың?

 

Кызымның:

 

– Гарьләндерә, аннан бигрәк Аллаһы Тәгаләнең җәзасыннан куркам, – дигән сүзләрен ишетеп, бөтенләй аптырап калдым. Чөнки мин монда гарьләнерлек берни дә күрмим. Аннары ике яшь кешенең челтәрдә аралашуында нинди гөнаһ булсын икән? Гөнаһ саналса, махсус мөселман челтәрләре уйлап тапмаслар иде.

 

Әмма кызыма боларны әйтергә ашыкмадым. Яшьләрнең дингә шулкадәр дә сак мөнәсәбәте мине һәрчак сокландыра, хөрмәт уята, шул хисләргә зыян китерермен дип курыктым. Шулай итеп, «кызымны Аллаһының нинди җәзасы көтүен» ачыкларга булдым.

 

Дин белгечләре хәзерге вакытта интернетның ислам гыйлемен таратуда мөһим роль уйнавын инкарь итмиләр, шул ук вакытта челтәрнең исламда тыелган нәрсәләрне таратуга сәбәпче булып торуын да әйтәләр. Алар фикеренчә, мөселман белән мөслимә аралашканда кайбер шартлар үтәлергә, ягъни сөйләшүнең темасы уку, уртак эш мәсьәләләренә генә кагылышлы булырга; тавышлы видео-сервиста яисә социаль челтәрдәге фотода мөслимә хиджабтан булырга тиеш икән.

 

Киемгә кагылышлысын үтәү авыр булмас анысы. Ә менә аралашу үзе гөнаһлы юлга алып кереп китәргә дә мөмкин, ди. Чөнки яшь егет белән кыз аралашканда алар арасында башта дуслык, аннары бер-берсенә ияләшү, мавыгу кебек хисләр уянуы табигый хәл бит. Бу, никахлашу максаты куелмаган очракта, зур гөнаһ санала. Аннары иманы зәгыйфьрәк булган кешенең, шайтан коткысына бирелеп, тыелган темаларга сөйләшәсе килү теләге дә туарга мөмкин («...шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр...» «Нур» сүрәсе, 21 нче аять). Ә социаль челтәрдә чикләү, контроль дигән нәрсә юк, теләсә нәрсә яза аласың. Тагын шунысы да бар: челтәр яшьләрне еш кына алдашырга да этәрә. «Дәрес карыйсы урында тагын кем белән язышып утырасың инде?» – дигән сорауга кайсы егет яки кыз әти-әнисенә дөресен әйтер икән.

 

Шулай итеп, мөслимәләргә мөселман егетләре белән интернет аша аралашырга ярыймы, юкмы, дигән сорауга җавап табылды: яравын ярый, әмма чик сызыгын үтмәүгә ышанычың юк икән, аралашмавың хәерле. Танылган ислам дине галиме шәех Мөхәммәд Салих әл-Мөнәдҗитнең дә: «Мөслимәнең интернеттан файдалануында гөнаһ юк, ә егетләр һәм кызларның бер-берләренә ияләшүләре, дуслык элемтәләре урнаштырулары тыела», – дигән сүзләре бар.


Мәрьямбану ХАФИЗ
Шәһри Казан
№ 10 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»