поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2017 Шоу-бизнес

Резеда Төхфәтуллина: Ул көнне тереләй кабергә тыгып куюның ни икәнен белдем

Аның бер елмаюы гына ни тора! Тормышның шактый катлаулы һәм сикәлтәле борылмаларын үткән, акны карадан аерырга өйрәнгән яшьтә әнә шул ихлас елмаю аша да кемнең кем икәнен чамалап буладыр. Төчеләнү дә, тәрбиялелек тә түгел ул, күздән очкын, йөрәктән бал булып тама торган балалык елмаюы... Татарстаннаң халык артисты Резеда Төхфәтуллина турында әйтүем.

Театр фойесында кочаклап алгач та, димче карчыклар төсле төкеренеп куйдым — күз тимәсен дә, еллар аны эзләп тапмасын. Резеда апаның хатын-кыз тормышындагы иң матур, иң мәгънәле чорына кергән вакыты...
 
“ УЙНЫЙСЫ КИЛГӘН РОЛЬЛӘРЕМ ШАКТЫЙ ”
 
— Резеда апа, “ВКонтакте” битендәге “туй, мәҗ¬лесләр алып барам” дигән җөмләгез пычаксыз суйды... Татарстанның халык артисты... һәм мәҗлес?
— Үземә дә ошамый ул. Элеп куям да алып ташлыйм, алып ташлыйм да кабат эләм. Бу тормышта бөтен нәрсә үзеңнән тора, әлбәттә. Аш ашка, урыны башка, дигән белән дә килешәм. Халык артисты исеменең дә күктән ишелеп төшмәгәне билгеле, утыз елдан артык хезмәт нәтиҗәм, дигән сүз. Әмма тормыш акны-карадан аерып тормый, тота да сындыра. Артистның хезмәт хакы күп булмау аңлашыла, тамадалык — теләп түгел, кирәк, дигән максат белән башкарыла торган эшем.
 
 
— Халык артисты буларак, театрда сезне тулы куәткә эшләтәләрме?
— Юк шул. Монда кемнедер гаепләп булмый. Театрда бер мин генә түгел. Тулы көчемә эшли алмавым эчемне пошыра. Уйныйсы килгән рольләрем шактый, энергетикам ташып тора. Бу нисбәттән дә кимчелегем бар — гомер буе яртылаш театрга, яртылаш эстрадага хезмәт иткәч, тулаем театр белән генә яши алмадым. Артист буларак, берүзем сәхнәдә, алга карап җырларга, хәрә¬кәт итәргә өйрәнгәнмен, миңа хәзер дә репетиция вакытында: “Партнерыңны оныттың”, — дип кисәтү ясарга мөмкиннәр (көлешәбез). Шуңа әлеге ике иҗадый тармак үрелеп баргач, театрга үпкәм юк.
 
— 30 ел эчендә сез башкарган рольләр шактый. Җитәкчелек белән сүзгә килеп, роль сорап мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?
— Бервакытта да тавышланганым булмады. Әмма моннан биш еллар элек роль сорап кердем... Болай булмый, янәсе, профессиональлегемне югалтачакмын. Ул вакытта “Чулпан” спектакленнән роль бирделәр. Шулай ук “Әл¬лә язмыш, әллә ялгыш...”та — авторны, “Бәйрәм белән, кызлар!”да — Эльвира, “Күрәсем килгән иде...”дә Хәлимә рольләрен башкарам. Яңа режиссер Резеда Гарипова белән килешеп эшлибез. Аның талантына сокланам!
 
 
— Һәр артистның үз режиссеры була, дигән әйтем белән килешәсезме?
— Йөз процент. Минем өчен бу 1989 елда театр училищесын тәмамлау белән эшкә чакырып китергән Дамир Сираҗиев иде. Нәкъ менә ул мине артист итеп ачты, кинәнеп, рәхәтләнеп эшләргә, укып алган һөнәри алымнарымны кулланырга өйрәтте. Бергә хезмәт куйган елларымда башаяк эшкә чумдым. Бала тапканның икенче көнендә үк эшкә чыктым! (Рәхәтләнеп көлә.) 
 
“АВЫРЛЫКЛАР ЯШЬЛЕК БЕЛӘН ҮТЕП КИТКӘН”

— Халык артисты исеменә күтәрелү, хезмәтеңә тугрылык саклау өчен берәр формула бармы?
— Беркем берни белән ярдәм итмәде. Бүген нәрсәгәдер ирешкәнмен икән — бөтенесе үз тырышлыгым бе¬лән бөртекләп булдырган хезмәтем. Кияүгә чыгып, улым Рамилемне таптым. Аңа 2 яшь вакытта әнием үлде (12 яшемдә әтиебезне җирләгән идек). Уртак тормыш барып чыкмаганын аңлагач, баламны кочаклап, әбидән калган салкын-шыксыз коммуналкага чыгып киттем. Иртән иң беренче троллейбуска өлгерергә кирәк. Чөнки икенче рейсына утырсаң, анда кондуктор була. Ә мин беренчесенә утырам — троллейбус йөртүче бер тукталыштан соң билет тикшерә, шунда сикереп төшәм дә калганын җәяү чабам. Чөнки кесәдә бер тиен акча юк... Баланы ашатып, үземә җитми калган, тамакка тыгылган төерне йо¬тып йокларга яткан чакларым да булды. Җырымда-гыча, бар да булды инде... Аларның берсен дә кара хәсрәт итеп кабул итмәдем, хәзер дә уфтанмыйм. Яшьлек белән үтеп киткән. Аннан соң тиң ярымны очрату, улымны әтиле итү, бәхеттә-тигезлектә үткән 13 ел...
 
— Ул түгәрәк дөньягызның кителүенә алдан ниндидер ишарә булдымы? Бер секундта гына гаилә таркалмый, диләр бит...
— Таркала икән. Бик әйбәт яшәдек, шундый ук гадәти бер көндә ул чыгып китте. Дингә башаяк чумуы сәбәпче булгандыр, дим. “Сәбәбе нәрсәдә?” — дигән соравыма, “Синдә түгел”, — дип җавап бирде.
 
 
— Аягыгызда басып калырга нәрсә ярдәм итте?
— Ул көнне тереләй кабергә тыгып куюның ни икәнен белдем, дисәм дә ярый. Бер җан, бер тән булып яшәгән ирем бит... Ә бит без тормышның төбеннән күтәрелдек, һәр хәсрәт-борчуны, шатлыкны икегә бүлдек, икебез бер җан идек... Дөньябыз түп-түгәрәк булсын өчен уртак нарасый гына җитми иде. Анысы белән Аллаһы Тәгалә шатландырырга ашыкмады. Әмма мин, булмады, дип утырмадым — 5 тапкыр ЭКОга (ясалма орлыкландыру) бардым. Алтынчысында табиб туктатты. Уен-муен түгел, янәсе, сәламәтлегеңә күпме зыян салганыңны үзең дә күз алдыңа китермисең... Аллаһ алдагысын күргәндер, дим, шуңа бирмәгәндер дә.
 
— Аны гафу итә алдыгызмы?
— Үпкә халәтендә яшәү кешене бетерә, диләр. Инде аерылышуыбызга ун ел вакыт узды. Аны уйлап гомер кичерәм дип әйтә алмыйм, әмма шуны аңладым — гафу итә белмим икән. Аерылышудан соң канаты каерылган кош халәтендә шактый яшәдем, кеше күзенә карарга батырчылык итми башлаган идем. Ул бит хатын-кызның үз-үзенә ышанычын җиргә салып таптый торган нәрсә. Өч-дүрт елдан соң гына сынымны турайтып, горур торып бастым. Әмма барыбер көнгә бер булса да искә төшә. Әлеге яра тормышымны “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүлде. “Аннан соң”¬гы чорда моңарчы дус булырга тырышып йөргән кайберәүләрнең кем икәне ачыкланды. Алар миңа тормышымның башка этабына атларга көч бирде.
 
— Елап ятарга әни булу да комачаулагандыр әле?
— Әлбәттә. Ул вакытта улым турында уйлау эшкә чыгарды, көне-төне хезмәт куйдым. Кайчак аякларны караватка күтәреп куйганчы ук йоклап китә идем бугай. Эшем күп булды, Аллага шөкер. Апам Ләйлә, энем Айрат терәк булдылар. Апам булу белән бик бәхетлемен.

— Эстрада сезне бәхетле иттеме? Төшенкелеккә бирелгәнегез булмадымы?
— Иҗат кешесе көнгә бер тапкыр булса да төшенкелеккә бирелә торгандыр. Сәхнәнең дә үз яше бар, иҗатның да үз чоры... Сәхнә яшьлекне ярата. Бу — олыгайдың да, сәхнәдән кит, дигән сүз түгел. Әмма һәр чорның үз матурлыгы дигәнне аңлап, күңел белән кабул итеп, үз юлыңнан бару.
 
— Иҗат кешесенә хас ялкаулык-таркаулык та бар бит әле. Иң яхшысы — һәр җырчыга администратор-директор тоту. 
— Бик әйбәт булыр иде. Тик ул кешене каян табарга икән? Мәсәлән, концертларымны уздыру өчен кем беләндер килешү төзеп йөри алу талантым юк... 
 
 
“ГАСТРОЛЬДӘН КАЙТУЫМА УЛЫМ ТӘПИ КИТКӘН”

— Бу уңайдан улыгыз Рамил тырышса гына.
— Улым кирәк вакытта тавыш кую белән ярдәм итә. Ул мәдәният институтын тәмамлап, ресторанда администратор булып эшли. 
 
— Хәзер аерым тора, әни итәгеннән төшкән егет.
— Улыма 27 яшь, миңа әле һаман бәби... Үсеп буй җиткәч кенә аңлыйсың: мәхәббәт-назны тагын да күбрәк бирәсе, үбеп үстерәсе калган икән. Вакыт ягы тыгызрак иде шул. Аңа 1 яшьләр тирәсендә ай ярымга Ташкентка гастрольгә җибәрделәр. Кайтуыма улым тәпи киткән. Аның беренче адымнарын күрми калдым... Хәзер шулар искә төшә дә, эх, дип бәгырь әчетеп куя.
 
— Үкенечләр калган, димәк?..
— Юк, улым белән бәйлеләре үкенеч түгел. Һәр әни никадәр җылы-наз бирсә дә, “балама азрак бирәм шикелле” дигән халәттә яшидер. Ә үкенечләргә килгәндә, алар бар инде. Әни белән иркенләп, туйганчы (хәер, аннан туеп буламыни?) сөйләшеп калмаганмын. Улым җәйләрен салада тора алмады, хыялым — авыл җанлы бала үстерү иде. Әниле кешеләргә, “Әни янына кайтып киләм әле”, — дип ашыкканнарга хәзер дә кызыгам...
 
— Бүген йөрәгегез буш түгел, янәшәдә парыгыз бар икәнен, риза булмасагыз да, барыбер язам (рәхәтләнеп көлешәбез).
— Яз! Мин бүген, Аллага шөкер, тулы тормышлы хатын-кыз. Ярым, тиңем бар. Кайвакытта ут уйнатып ызгышып алырга, борын очыннан үбеп эшкә озатырга, кайт инде тизрәк, дип йөрәк смайлигы куеп көтәргә яраткан кешем янәшәдә.
 
— Димәк, тфү-тфү, сез тормыштан канәгать?
— Ике кулың, ике аягың сау-сәламәт, баш өстендә түбәң, эшең, ризыгың була торып, ничек риза түгел дип яшәргә мөмкин? Ирләре ташлап киткән хатын-кызларга да әйтәсем килә — үтә ул. Ир ташлау хәсрәт түгел! Ходай башкасын бирмәсен. Минем дә бүген тормышымда бәхет өчен бөтен нәрсәм бар. Артыгы кирәкми дә! 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.11.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»