поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2017 Киңәш-табыш

Дмитрий Стариков: «Шиншилладан тегелгән сыйфатлы натураль тунны ничек дөрес сайларга?»

Шиншилла мехыннан эшләнгән затлы тун хатын-кызны тагын да бизәп, матурлап җибәрә. Әмма бу җәнлекнең тиреләре шактый кыйммәт тору сәбәпле тун җитештерүчеләр еш кына рекс куяны (кролик-рекс) тиресен куллана. Шиншилла алам дип куян тунына ничек юлыкмаска? Ничек алданмаска?

Бу сорауларга «SweetFurs» салоны белгече Дмитрий Стариков җавап бирә.
 
Шиншилладан тун сайлаганда бик күп нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Юкса, ялган тун алырга мөмкинсең. Әлбәттә, абруй казанган җитештерүчеләрдән мондый "фокуслар" килеп чыкмас. Әмма дөнья хәлен белеп булмый. Чып-чын шиншилла мехын сайлау нечкәлекләрен белеп торыгыз.
 
 
Мөһим үзенчәлекләр:
 
  • Тун нинди тире кисәкләреннән тегелгәнен - шуңа игътибар итегез. Шиншилланың тире кисәкләре куянныкыннан кечерәк була. Алар 24-25 сантиметр буйлы шакмаклар итеп киселә. Тунны тегәр өчен җитештерүчеләр тиреләрне тулысы белән файдалана, шуңа күрә тоташкан җирләрендә йон әзрәк була. Тун дөрес тегелгән очракта шиншилла тиресенең корсак өлешләре ян-якка урнаштырылган була. Әзер тунда мех дулкын-дулкын булып тора. Кролик тунда мондый эффект юк.
  • Тотып карашка шиншилла мехы куянныкыннан йомшаграк. Һичшиксез, тунны капшап карагыз. Бу җәнлекнең йоны бик купшы, чөнки тиресендәге бер чыганактан 45-50 нечкә йон үсә. Әйткәнебезчә, тун өчен тирене тулысы белән алганга, тиренең кырый-кырыйларында йон әзрәк булыр.
  • Тунның төсе бик мөһим. Буялмаган натураль мех беркайчан да бер тонда булмаячак. Ул кара, ак, ялтыравык төсләр белән уйнап тора.
  • Кызыклы факт. Шиншилладан эшләнгән киемнәр тотып карашка салкын кебек тоела. Ә кролик мехы бүлмә температурасына яраклаша.
  • Шиншилла тунының бернинди исе булмаска тиеш. Чөнки бу җәнлекнең тир чыганаклары юк. Әгәр дә туннан ис килә икән, мөгаен, аны химик буяу белән эшкәрткәннәрдер. Бу очракта әлеге тун куяннан эшләнмәде микән, дип шикләнергә нигез бар.
  • Шиншилла мехы бик җиңел. Аннан тегелгән тунның авырлыгы 2 килограммнан артмаска тиеш.
  • Тунның этикеткасына күз салыгыз. Әгәр дә анда “шиншилла-рекс” дип язылган икән, димәк, бу кролик. 
Шиншилла мехын ничек тәрбияләп тотарга - белгеч киңәшләре
 
Бу төр җәнлек тиресеннән эшләнгән туннар премиум-класска карый, ягъни бик кыйммәтле кием. Әгәр дә мондый тунны сатып ала алгансыз икән, аны карап тотуга, профессиональ химчисткага да акчагызны жәлләмәгез. Бобр яки чәшке (норка) белән чагыштырганда шиншилланың мехы бик озакка чыдамый. Шуңа күрә аның белән бик җайлап-саклап кына файдаланырга киңәш ителә. Өстендәге су тамчыларын махсус щетка
 
белән сыпыр төшерергә кирәк. Чистартуны исә гел эчке яктан башлыйлар. Чынлыкта, шиншилла туны көн саен кия торган нәрсә түгел. Алмашка һәрвакыт башка киемегез булсын.
 
 
Шиншилла мехыннан эшләнгән киемнәр күпме тора?
 
Әйткәнебезчә, шиншилла туны - кыйммәтле кием. Аны эшләүгә күпме җәнлекнең тиресе киткән – бәясе, беренче чиратта, шуннан исәпләнә. Кыскарак фасондагы тунга, гадәттә, 30лап тире китә. Җәнлекнең буе 20-36 сантиметрны тәшкил итә. Кечкенә тиреләр кыйммәтрәк йөри. Мехны төсләр буенча туры китергәннәрен дә онытмагыз, димәк, артык мех кисәкләре күп була дигән сүз. Бер тире кисәге 8000 сумнан 20000 сумга кадәр йөри. Шуннан исәпләп чыгарыгыз инде. Димәк, сезгә 50 мең сумга “шиншилла” тун тәкъдим итәләр икән, белегез, бу ялган тун. Арзан бәягә шиншилла кием табарга мөмкинме? Бик сирәк очракта. Әйтик, тунны тегүчеләр тиреләрне җирле җитештерүчеләрдән күпләп сатып алган очракта. Шиншилла - ул люкс кием. Иң зур “распродажа”да да ул арзан тора алмый.

Профессиональ эксперт Дмитрий Стариковның киңәшләре сезгә ярдәм итәр, дигән теләктә калабыз.
 
Партнерлар яңалыгы

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»