• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Февраль Алсу Гайнуллина
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

16.11.2017 Язмыш

Ничек кенә кыен, оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым

Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: “Үзе гаепле”, – дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән.

Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында ут йотып яшәүләрен дә күреп торам. Тик ата-ананы да гаепли алмыйм. Бу очракта кем гаепледер, белмим. Үземнән бер сүз дә өстәмичә, ана зарын гына язам...

 
“Кемнең кай төше авырта – шул турыда сөйли”, – диләр. Минем чирем – күңелдә. Ана өчен иң кадерле нәрсә бала. Балам начар булсын дигән аналар юктыр ул. Мин дә кызымны 15 яшькә кадәр өф-өф итеп үстердем. Бердәнбер балабыз – киләчәк көнгә өметебез, ышанычыбыз иде.
 
Гаилә корганда икебезгә дә 24әр яшь иде. Ирем – шофер, мин – укытучы. Көттереп кенә туган кызыбыз күз күрке булып үсте. Ирем гаилә мохтаҗлык кичермәсен дип, көне-төне эшләде. Мин дә эшемдә хөрмәтле укытучы, өйдә кадерле хатын идем. Балабызга бар яктан да үрнәк булырга тырыштык. Матди яктан да начар яшәмәдек – фатир, машина, авылда җәйге йортыбыз бар. Кыскасы, тормышыбыз зарланырлык түгел иде, кешедән ким булмадык, азып-тузып йөрмәдек. Кайда хата җибәргәнбездер, белмим...
 
Сүзем – кызым Алия турында. Тәрбияле, тыныч холыклы балага ни булгандыр, аңламыйм. Йокысыз төннәрдә кайгыга батып, кызыбызны көтеп утырганда бер-беребезгә һаман: “Кайда ялгыштык?” – дигән сорауны бирәбез. Мин җаным кыйналуга түзә алмыйча – әтисен, әтисе мине гаепли... Элегрәк, минем кызым белән мондый хәлләр булыр дисәләр ышанмас идем. Инде барысы да күз алдыңда... Үтенүләр, сүгүләр, елап үгетләүләр дә ярдәм итми. Гомер булмаганны, әтисе аңа хәтта каеш белән сугуга кадәр барып җитте. Тик бик азга басыла кыз. Бүлмәсенә бикләнеп, музыка акыртып, тәүлек буе дәшми ята да, кабат үзенең без аңламаган, белмәгән тормышына әйләнеп кайта. Ничек кенә сөйләшеп карасак та, тырт-мырттан гайре берни ишетмибез. Тәртибе, ялгыш юлга кереп баруы турында әйтә башласак:
 
– Туйдырдыгыз, күралмыйм сезне! Китегез юлымнан! Миңа урамда рәхәт, сезнең янда мин читлектәге кебек. Сезнең тормышыгыз күңелне болгата! – дип кычкырып, безне этеп-төртеп өйдән чыгып китә.
 
Бу хәлләр ике ел элек башланды. Һәрчак дәресен әзерли, түгәрәкләргә йөри, вакытында өйгә кайта торган кызыбызны, әйтерсең, алыштырып куйдылар. Иң элек Алиянең дәрес калдыргалавы билгеле булды. Үзем башка мәктәптә укытсам да, кызымның укуы, тәртибеннән хәбәрдар идем. Иртән икебез бергә өйдән чыгабыз, мин эшкә, бала мәктәпкә китә (мин шулай дип уйлый идем). Тик Алия башта бер дәрестән, соңрак ике-өч дәрестән кача башлаган. Укытучылары аның үзеннән өлкәнрәк кызлар белән дуслашуы, дәрескә әзерләнми килүе, яки бөтенләй килмәве турында әйткәли башладылар. “Күчеш чоры бит, балага игътибар җитмидер”, – дип, үзем укыткан мәктәпкә күчердем. Өйдә дә ныклап сөйләшергә тырыштык. Алиягә тәртибе турында да, укуның бүгенге көндә иң кирәкле нәрсә булуын да аңлатып карадык... Йомшак, юаш дип йөргән кызыбыз уйламаган җирдән әтисенә дә, миңа да кычкыра башлады: “Өйрәтмәгез мине, туйдым мин сездән, минем тәртипле буласым килми, хәзер әрсезләр заманы. Сөйләгән сүзегез, алган киемегез, эшләгән эшегездән күңелем болгана. Китегез күз алдымнан”, – дип, истерикага бирелде. Үз мәктәбеннән күчергән өчен тавыш куптарып, бүлмәсендәге китап киштәләрен җимерде, мәктәпкә киеп бара торган күлмәгенең җиңнәрен кисеп ыргытты, аннары бүлмәсенең ишеген эчтән бикләп, тәрәзәдән чыгып качты. Әтисе тәрәзәгә рәшәткәләр куйгач: “Төрмәгә ябасыгыз гына калды инде, барыбер тоткын хәлендә яшәтәсез!” – дип, тавыш чыгарды. Әллә наркотиклар кулланамы икән дип тикшертеп тә карадык – юк. Бәйләп тота алмыйсың. Көне буе кем белән аралашканын да белеп бетереп булмый. Бүген өйдә бикләп калдырсак, икенче көнне барыбер җаен табып чыгып кача, үч итеп өйгә кайтмый йөри. Инде мәктәп артына чыгып тәмәке көйрәтергә, форма урынына кыска итәк киеп йөрергә дә оялмый башлады. “Мәктәпкә кыска итәк кимисең!” – дип, итәкләрен юкка чыгардым. Башка кызлардан алып кия башлады. Җитмәсә, күз-кашын аллы-гөлле буяп, матур битен ямьсезли, дәрескә бизәнеп килә. Баламның кулдан ычкына баруын сизү күңелемне бер яраласа, әллә ничә ел эшләгән мәктәп коллективында кызымныкы белән бергә минем исемне дә төрләндерүләре өстәмә җәрәхәт иде. Бу турыда үзем дә, әтисе дә әйтеп тордык.
 
– Мин үземчә яшим. Тыкмагыз мине кысаларга. Барыбер тыңламыйм. Бәйләнсәгез, приютка китәм! – дип, аяк тибеп каршы әйтә башлады кызыбыз.
 
Психологларга, врачларга да йөртеп карадык. “Бер чире юк, сау-сәламәт. Үсмерлек, күчеш чоры. Холкы үзгәрә торган чак. Бераз аның хәленә керү, йомшаграк булу кирәк”, – диделәр.
 
Ничек йомшак буласың?! 14 яшендә Алиябез инде үзеннән өлкәнрәк егетләр белән очраша башлады, урамга чыгармасак, телефон, интернет аша шулар белән аралаша иде. Еш кына тәмәке исенә сыра, шәраб исләре кушылып кайта башлагач, ирем белән киңәшләштек тә, дусларыннан аерырга кирәк дип, әни янына авылга алып кайтып куйдык. Элегрәк әбисе белән уртак тел таба иде. Авылда начар дуслары онытылыр, укый башлар дип уйладык. Тик... Алиябез авыл мәктәбендә бер атна да укымаган. Әбисен алдап чыгып китеп, күрше райондагы базарда әйбер сатучы кызлар белән танышып, шулар янында азып-тузып кунып яткан. Әтисе белән тиз генә җыенып, Ульяновск өлкәсендәге әни янына чыгып чаптык. Кызыбызны базар сатучылары куна торган пычрак вагоннан таптык. Ирем юл буена: “Каян аласың син ул дусларны? Ник дус кызларыңның барысы да эчә-тарта? Ник егетләрнең иң шпана, хулиганнарын сайлыйсың? Ник кирәк сиңа бу пычраклык? Эчү-тарту яхшыга илтми, акылга кил, кызым. Безне дә, үзеңне дә юкка чыгарасың бит!” – дип, Алиянең зиһенен уятырга теләп ялварды. Гомеремдә беренче мәртәбә, ничә ел гомер иткән иремнең чарасызлыктан аккан күз яшьләрен күреп, җаным әрнеде.
 
Алия исә бөтенләй чыгырдан чыкты, укуын ташлады. Мин, балама игътибар күбрәк булсын дип, эшемнән киттем. Репетиторлык белән шөгыльләнеп, вакытымны өйдә үткәрә башладым. Алияне иртән мәктәпкә кадәр озаттым, һәрдаим контрольдә тоттым. Дәресләрен тикшереп, укытучылардан сораштырып тордым. Тик кызыбызның түземе бер айга гына җитте. Ирем белән куанышып, киләчәктә яхшы булыр дип тынычлана гына башлаган идек, Алия бөтенләй югалды. Кибеткә чыккан җиреннән гаип булды. Милицияне, мәктәпне, бөтен танышларыбызны аякка бастырып эзләдек. Нәтиҗәсез. Телефоны җавап бирми, үзе чылтыратмый. Ике ай буе эшебез – эш, ашыбыз аш булмады. Гаҗизлектән, ни эшләргә белмәгәнлектән яшисем килми башлаган чаклар булды. Инде кызымны исән килеш күрә алмам дигән көннәрдә, ничек югалса, шулай кинәт кайтып керде Алия. Берни аңлатмыйча, бүлмәсенә бикләнеп, атна буе елап ятты. Бергә йөрүче кызларыннан сорашып белдем: Алия үзеннән 4-5 яшькә олырак егет белән танышып, аның фатирында яшәп яткан икән. Мин кайгыдан тилерер хәлдә аны көткәндә, Алия күрше шәһәрдә ниндидер егеттә яшәгән! Мин тәрбияләгән баламы шушы? Исем-акылым китә...
 
Әтисе белән кабат сүгеп, юмалап, үтенеп, мәктәпне тәмамлау турында сүз башладык. Алия: “Мин авырлы! Мәктәпкә бүтән бармыйм. Әгәр баланың атасын эзләп йөри торган булсагыз, түбәдән сикерәм!” – дип, безне телсез калдырды. Егете, корсакка узганын белгәч, аны куып чыгарган, имеш...
 
Алия абортка баруны үзе таләп итте. Без каршы килмәдек. Бик иртә юлдан язса да, кызыбызның да киләчәге өметсез дип уйлыйсы килми бит. “Бәлки шушы ялгыш адымы акылга китерер үзен”, – дип ышанырга тырыштык. Алия үзе дә күпмедер вакытка уйчанланып, басынкыланып калды.
 
15 яше тулды. Инде басылырга вакыттыр дип, дилбегәне катырак тотсак, уңга-сулга каерылмас дигән мизгелдә – тагын шул ук хәл – Алиябез кабат корсаклы, инде бүтән егеттән.
 
Ничек кенә кыен, оят булса да, Алияне кабат абортка алып бардым. Кабат сөйләшү, кабат аңлату... Бу юлы инде балага узудан саклану турында. Чөнки Алия егетләре янына бикле ишекләрне, ябык тәрәзәләрне каерып ачып кача башлады. Барыбер тотып тора алмыйбыз. Тугызынчы сыйныфны тәмамламады, аттестаты да юк. Укырга керергә дә теләми. Уенда гел күңел ачу, дуслар белән сыра эчү. Төне буе кайда йөргәнен дә белмибез. Тора-бара әтисе кул селтәде. “Азгынлык – дәвалап булмый торган чир икән. Минем өметем киселде”, – дип, ерак сәфәрләргә йөри торган эшкә күчте. “Өйдән читтә чакта җаным тынычрак. Кайтсам, бу кызыйның кыланмышларына үртәләм. Кайчак кыйнап атасым килә. Я түзә алмый сугармын да, үтерермен. Үземнән-үзем куркам”, – дип, коточкыч кичерешләрен сөйләде.
 
Аны да аңлыйм, чөнки үзем дә шул хәлдә. Тик ана буларак кызым өчен хәсрәтләнәм. Ник шулкадәр иртә олылар тормышы белән яшәргә ашкыналар икән балакайлар. Урамда тәмәке тартып, сыра эчеп баручы 12-13 яшьлек үсмерләрне күреп җан әрни. Алар олы күренергә, кәттә кыланырга телиләр. Ә кыяфәтләре кызганудан башка хис тудырмый. 8-9 сыйныфтан ук җенси тормыш белән яши башлыйлар. Юньле-рәтле җитешеп бетмәгән килеш, үкенечле хаталар ясыйлар, ата-анага күпме хәсрәт салалар. Мин кызым өчен горурланып, күкрәк киереп йөрер урында, кайсы танышым очрап: “Алияне күрдек, исерек иде”, “Алия укымый”, “Алия начар егетләр белән аралаша”, – дип әйтер дип, башымны иеп, үз-үземнән куркып йөрим. Эчү-тартудан, җенси тормыш белән яшәүдән тыя алмадык. Инде кабат балага узмасын дип, кызымның кесәсенә үз кулларым белән саклану чаралары тыгам...
 
Көн дә дөрес яшәү турында нотык сөйләсәм дә, өметем кимегәннән-кими бара. Бу хәлләрдән чыгу юлын да белмим...
 
 

Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.11.2017
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments