|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2010 Юмор
“КОГ, КНС һәм ШЧАБ”Бездә бәйрәмнәр күп. Берәр дата җиттеме кешене тәбрикләргә туры килә. Ни өчен “туры килә”? Чөнки матур сүзләр уйлап табасы бар. Ә матур сүзләр еш кына (һәрвакыт түгел, әлбәттә) төчеләнүгә кайтып кала. “Котлау” дигән “бәлештә” иң мөһим ингридиент - котлаучы кешенең изге нияте. Сүзләр – “сервировка” өчен генә. Раиф Усманов шаярып әйтмешли, “кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек һәм шомырт чәчәкләредәй ак бәхетләр” артык... Рәмис Латыйпов дигән журналист бар. Танылган журналист. Бер туган көнемдә телефоным шалтыраган. Ә мин ишетми калдым. “Неотвеченные вызовы”да таныш номерны күргәч, котлаулар тыңларга әзерләнеп, Рәмискә үзем шалтыраттым. Бу юлы ул ала алмады. Шулай итеп, көне буе бер-беребезне эләктерә алмадык. Ә кич смс килде: “Кыскасы, ник шалтыратканымны аңлагансыңдыр...” дигән. “Аңладым. Бик зур рәхмәт!” дип җавап җибәрдем.
Бер ел узып китте. Кабат туган көн. Телефоныма Рәмистән буш смс килде. Әһә! Рәмис котлый! Җавап итеп, аңа да буш смс җибәрдем. “Рәхмәт” янәсе. Бик шәп ысул булып чыкты әле бу! Тиешле игътибар да бирелә, матур сүзләр дә эзләп азапланасы юк.
Шушы көннәрдә Раиф Усмановның туган көне булды. Аңа да матур сүзләр кирәкми. Котлашу тәртибе инде күптән җайга салынган. Смс аша берничә хәреф кенә җибәрәсе: “КОГ, КНС һәм ШЧАБ”...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|