|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2017 Медицина
"Авырту тойган очракта да, табибка баруны кичектерәбез"Ашказаны авырулары турында белсәк тә, күбебез аның билгеләренә артык игътибар итмибез, авырту тойган очракта да, табибка баруны кичектерәбез. Ә бит ашказаны — бик мөһим әгъза, ул ризыкны эшкәртеп кенә калмый, микробларны үтерә, файдалы матдәләрне сеңдерә. Казанның 7 нче клиник хастаханәсендәге гастроэнтерология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-гастроэнтеролог Диләрә Габдрәшитовна Исхакова әйтүенчә, ашказаныннан килгән сигналларны тыңларга һәм вакытында чарасын күрергә кирәк. Чөнки сару кайнау да җитди проблема турында сөйләргә мөмкин.
“Күңел болгану, ашаганнан соң косу — гастрит билгесе”
— Диләрә Габдрәшитовна, ашказаны гастриты — бүген иң киң таралган авыруларның берсе. Әлеге чир белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп яшендәге балалар да очраша. Аның барлыкка килүенә нәрсә сәбәпче?
— Хроник гастрит барлыкка килүнең исбатланган сәбәбе — “Хеликобактер пилори” бактериясе. Ул 70-80 % кешедә күзәтелә һәм шуңа да хроник гастрит еш очрый торган чирләр рәтенә керә. Әгәр кеше дөрес тукланмый, ашказанын төрле сынауларга дучар итә икән, бу авыру көчәя. Бактерияләрдән тыш, аның барлыкка килүенә кайнар, ачы, борычлы ризык ашау, агулану, инфекцияләр дә сәбәпче була ала.
— Гастритның кискен төре дә бар бит. Анысы ни сәбәпле барлыкка килә һәм билгеләре нинди?
— Әлеге чир организмга вирус, бактерия эләккән очракта барлыкка килә. Бу вакытта кеше кискен авырту тоя, тән температурасы күтәрелә, күп тапкыр коса. Еш кына кискен гастрит агулану аркасында баш калкыта. Әйтик, кеше исерткеч эчемлекне күп кулланса, алкогольле гастрит барлыкка килә. Чөнки хәмер ашказанын ярсыта. Күп еллар дәвамында формалашкан хроник гастрит та кискен төргә әйләнергә мөмкин.
— Ашказанының сәламәт булмавын тагын нинди билгеләр хәбәр итә?
— Иң беренче билге — ашказаны авырту. Әгәр ул ач карынга, йоклаганда авыртса, сагаерга кирәк. Озак вакыт сару кайнау да ашказанында җитди проблема күзәтелү турында сөйли. Әлбәттә, күп ашаганнан соң яисә майлы, камыр ризыклары куллангач, сару кайнау — нормаль күренеш. Ә бу хәл гел күзәтелсә, кеше сару кайнаудан айлар буе интексә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Күңел болгану, ашаганнан соң косу да — гастрит билгесе.
.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|