поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.01.2010 Мәдәният

ТӘМЛЕ СҮЗ – ҖАН АЗЫГЫ

Мин онытылып концерт тыңлыйм. Филармония концерт залында – Әлфия Авзалованың "Туган көн"е. Сәхнәдә тоташ моң. Вакыт-вакыт алып баручының сүзләре дә, шул моңга кушылып, көйгә әверелә сыман. Театр училищесын тәмамлаганнан соң иҗат юлын нәкъ менә Әлфия апа белән гастрольләрдә башлаган нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның һәр сүзе гүя бизмәнгә салып үлчәнгән, ул һәр әсәрне җаны аша үткәреп укый. Аның сөйләмендә халкыбызга хас тапкырлык, җорлык өстенлек итә. Төрле гримаслар белән мавыгуның аңа һич кенә дә кирәге юк. Килеш-килбәт, дикция – бар да үз урынында.

Гаҗәп, татар эстрадасында сөйләүче артистлар нишләптер бик аз икән бит ул. Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудин, Айрат Арсланов... Сүз остасы булып китү җиңел түгелдер, күрәсең. Ходай биргән талантың булу бер хәл, шуның өстенә күп укырга, күп белергә, репертуарыңны яңа әсәрләр белән баетып торырга кирәк. Кыскасы, заман белән бергә атларга тиешсең. Артта калдыңмы, тамашачы сине тыңламый башлаячак. Тыңлар кешең булмагач, синең сөйләвең кемгә хаҗәт?! Ә Татарстанның халык артисты, 35 ел гомерен сәхнәдән сүз сөйләүгә багышлаган Рәшит Сабировны тамашачы гел алкышлап каршы ала-озата, аны яраталар, тыңлап туя алмыйлар. Моның сере нидә икән?

 

– Кайбер алып баручыларны тыңласаң, татар теле тоташ гайбәт һәм билдән түбән юмор сөйләргә генә яраклы икән дигән хис кала. Кызганыч, әлбәттә. Кайбер җырчылар концертларын үзләре алып барырга тырыша. Моның белән дә килешеп бетә алмыйм. Гомумән, телгә игътибар нык кимеде. Телевидение-радиодагы "сәлам-пока" ларны ишеткәч, колаклар үрә тора. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез инде без, йә? Минемчә, һәркемгә үзе белгән эш килешә. Танылган сүз остасы Аркадий Райкинның мондый сүзләре бар: "... Әгәр сине нәрсәдер дулкынландыра һәм аны җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарырга лаек дип саныйсың икән, шул чагында гына син сәхнәгә чыгу хокукына ия дигән сүз". Тамашачы күңелендә кечкенә генә урыныңны табу да озак еллар һәм зур хезмәт таләп итә. Сүз остасы театраль белемгә ия булырга тиеш. Ул яктан мин бик бәхетле. Актер осталыгы дәресләрен режиссер һәм нәфис сүз остасы Празат Исәнбәттән алдым. Сәхнә теле буенча мәртәбәле остаз, атаклы актриса Флера Хәмитова укытты. Мин язмаларның да бары тик үземә хуш килгәннәрен генә сайлап алам. Андый шигырь яки хикәяне бер кат уку да җитә. Йөрәгемә үтеп керә, мине дулкынландыра икән, иртәгесен үк сәхнәгә чыгып яттан укый алам. Эстрада да кеше көлдереп кенә яшәп булмый, фәлсәфи, тормышчан әсәрләрне дә сөйләргә кирәк. Зур әдипләр хикәясен сөйләгәндә мин бит үз сүземне әйтәм, карашымны белдерәм.

 

– Ә шулай да кайсы язучыларның әсәрләренә өстенлек бирәсез?

 

– Бигрәк тә якташым Фаил Шәфигуллин әсәрләрен яратып укыйм. Заманында Нурихан Фәттах аның турында: "Ул татар юморын бер баскычка югары күтәрде", – дип язган иде. Репертуарымда Туфан Миңнуллин, Гамил Афзал иҗаты да зур урын алып тора. Зөлфәт хикәяләрен укыйм. Шигърияткә дә зур әһәмият бирәм. Тукай, Җәлил, Такташ, Пушкин, Есенин, Лермонтов иҗатын халык онытырга тиеш түгел.

 

– Сез бит үзегез дә башта театр училищесын, аннан КДУның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган кеше. Тел белгече буларак газета битләрендә язмаларыгыз да еш күренә. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов, Зөлфәт Хәким, Флера Хәмитова, Гөлшат Зәйнашева кебек сәнгать әһелләре турында язмаларыгызны бик яратып укыйбыз. Ә Тукай премиясе лауреатларына кандидатлар турында борчылып язган мәкаләгез шактый зур бәхәсләр дә куптарган иде. Иң мөһиме, нинди генә темага тотынсагыз да, проблема күтәрәсез. Сәхнә тотар өчен үзегезнең дә каләм чарлап караганыгыз, ягъни юморескалар, хикәяләр язганыгыз юкмы?

 

– Андый мавыгулар мәктәп елларында булды үзе. Фаил Шәфигуллин белән без күрше авыл егетләре идек. Шулай ярыша-ярыша район газетасына хикәяләр язабыз. Фаил минем әйберләрне тетеп ташлый. Килештем мин аның белән: "Ярар алайса, син яз, мин укырмын", – дидем. Бу очракта мин һәркем үзе булдыра алган эшне башкарырга тиеш дип уйлыйм.

 

– Димәк, артист булу теләге мәктәп елларыннан ук килә?

 

– Спектакль-концертларда катнашу – минем иң яраткан шөгылем иде. 10 нчы сыйныфта укыганда Яшел Үзән районының Норлат зонасына караган мәктәпләр арасындагы сәнгать смотр-конкурсында безнең Олы Ачасыр мәктәбе беренче урынны яулады. Анда мин дә катнаштым. Нәкъ менә шушы вакыйга минем киләчәгемне билгеләде дә инде. Кем булырга дигән сорауга шул вакытта нокта куелды.

 

– Мондый һөнәр сайлавыгызга Яшел Үзән районындагы сез туып үскән Бәчек авылы тарихының Габдулла Тукайның якын туганнарына бәйле булуы, алар белән бер һаваны сулап, бер чишмәдән сулар эчеп, аралашып яшәү дә йогынты ясагандыр, мөгаен?

 

– Габдулла Тукайның фәрештәгә тиңләгән Саҗидә апасының кызы Өммеһания апа безнең авылда озак еллар укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләде. Сугыш башланган 1941 елны килеп төпләнә ул безнең авылга. Саҗидә апа Бәчек авылына кызы янына яшәргә килә. Авылда аларны бик олылыйлар, хөрмәт итәләр. Бибисаҗидә апа 1956 елда, Өммеһания апа 1975 елда вафат булды. Ә аларга чардуган һәм һәйкәл 1995 елда гына куелды. Казан һәм Яшел Үзән шәһәрендәге оешмаларга, җитәкчеләргә, төрле министрлыкларга ике елдан артык бер-бер артлы хатлар, үтенечләр язгач кына эшләнде бу эш. Ләкин аннан соң да Тукай апасының кабере янында шигырь бәйрәмнәрен вакытында үткәрә алмадык әле без. Чөнки җир кипмичә бу авылга керү мөмкин түгел иде. Югыйсә үзәк асфальт юлдан Бәчек авылы нибары ике чакрым ераклыкта урнашкан. Хәтта Тукай яшәгән Өчиле авылыннан Бибисаҗидә һәм Өммеһания апаларның каберләрен зиярәт кылырга килүчеләрнең, машиналары белән батып ятып, авылга керә алмыйча кире борылып кайтып китүләре дә мәгълүм. Менә шул ике чакрымга асфальт юл түшәтер өчен ахыр чиктә Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттем. Шөкер, морадыма ирештем. Президентыбызга зур рәхмәт! Бер уйласаң, гаҗәп бит. Ел саен Тукаебызның бөеклегенә сокланабыз, бүләкләрен алабыз. Ә менә ятим Апушның исән-имин калуында, аның шагыйрь булып китүендә Саҗидә апасының нинди өлеше барлыгын исебездән чыгарабыз. Югыйсә без бүген дә мәктәпләрдә Саҗидә апа образы аша балаларны кешелекле, миһербанлы, намуслы булырга өйрәтәбез бит.

 

– Бу җәһәттән урын өстендә яткан әниегезне ничә еллар буе тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатуыгыз турында легендалар сөйлиләр...

 

– Мин бала буларак Ана каршындагы изге бурычымны гына үтәдем. Коръәндә дә бит: "Җәннәт ачкычы әниләрнең аяк астында", – диелгән. Әнием Рәхимә татар халкы нинди авырлык күргән булса, барысын да башыннан кичергән: черек бәрәңге дә ашаган, окоп та казыган. Кыскасы, тарихның үзе белән бергә атлаган. Әни бик көчле кеше иде. Шулай булмаса, хәерчелек бугаздан буган заманда 9 баланы (әтинең беренче хатыны үлгәч, өч бала өстенә килеп, үзе дә алтыны тапкан) аякка бастыра алыр идеме икән ул? Сөт сатып, бурага акчалар җыеп, өй салдырып күбрәк әни йөрде. Чөнки әти Сталин вакыты кешесе иде. Авыл Советы секретаре булып эшләде. Ул бик гадел, кеше сүзеннән куркып яшәде. Башкалар юан-юан бүрәнәләрдән өй салып чыкканда, без 1972 елны гына салам түбәне төшердек. Әнине авылда Акъәби дип йөрттеләр. Ак яулыклы, гел чиста-пөхтә булганга. Әле дә хәтеремдә: мин чишмә буенда әнинең кер чайкаганын күзәтергә ярата идем. Аның юган керләре көлеп тора иде. Кайчагында кайберәүләрнең юып элгән керләренә карый да: " Күр инде, чәчәкләре дә ачылмаган бит", – дип көрсенеп куя иде. Мин чисталыкка, пөхтәлеккә нәкъ менә әнидән өйрәндем. Шәфкать иясе иде ул минем әни... Әле кечкенә вакытта ук газетадан дәрәҗәле профессор әнисенең Дәрвишләр бистәсендәге картлар йортында вафат булуы турында укыган идем. Гомерем буе шушы хакыйкать күңелемә тынгылык бирми. Әнисе янына дус-ишләрен китерергә оялганмы ул? Әллә инде фәнни хезмәтләр язар өчен урыны кысан булганмы? Мактаулы исемнәрне дә алдым, шөкер. Авыру әнкә карау иҗатыма һич кенә дә хилафлык китермәде. Киресенчә, ул миңа җыйнак булырга ярдәм итте. Гомумән, тормышыма, булганына шөкер итеп яшәргә күнеккәнмен. Еш кына миңа: "Син бәхетлеме?" – дигән сорау бирәләр. Бәхетле, әлбәттә. Мин сәнгать дөньясында үз урынымны таптым. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Венера Шәрипова, Хәйдәр Бигичев кебек халкыбызның талантлы сәхнә йолдызлары белән янәшә булганда үзеңне ничек итеп бәхетле тоймыйсың. Иң мөһиме, мин халкым белән янәшә. Халкым мине аңлый, таный, алкышларга күмә – сәхнә кешесе өчен моннан да зуррак бәхет була алмый торгандыр.

 

– Нәфис сүз остасы булырга хыялланган яшьләргә ни әйтергә телисез?

 

– Элек җырчылар да бик аз, телдән төшмәгәне 5-6 гына иде. Хәзер 500 дән артык, диләр. Ә нәфис сүз осталары бик сирәк. Алар да шулай артсын иде. Тик сөйләүчегә фонограмма да, компьютер да булышмый. Шуңа күрә чын-чынлап сөйләргә әзерләнгән, сәхнәне ярата торган яшьләр килсен иде эстрадабызга.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 17-18 | 29.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»