• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691
  • Актанышта ике бүлмәле фатир сатыла. 8-987-414-88-75

 

 

 

 

 
Архив
 

               

14.11.2017 Мәдәният

Газинур Фарукшин: “Мәҗбүр итмәсәләр, җырчы буласы түгел идем”

Әлеге җырчының көчле тавышы сәхнәгә, залга гына сыймыйча, тәрәзәләрне чыңлатып үтеп якын тирә-якка тарала, давыллы дулкынына ияртеп, әллә кайларга алып китә, күңелләрне айкап чыгара. “Гөлнарым”, “Сиңа кайттым, газиз туган ягым”, “Акбүз атым”, “Керкәле таулары”, “Актанышым”... Дөрес чамалыйсыз, сүз Газинур Фарукшин турында.

Заманында ул аяк басмаган авыл-район-шәһәр, ул чыгыш ясамаган сәхнә калмагандыр. Бармак белән генә санарлык, рәхәтләнеп тыңларлык затлы җырчыларның берсе ул. Дәртле көйләре белән сәхнәләрне дер селкеткән, моңнарында тирбәткән җырчыбыз берзаман юкка чыкты, җырламый башлады... Ни сәбәпле, кайларда йөргән ул, яраткан эшеннән, тамашачылардан, алкышлардан ничек аерылып тора алган, сәхнәгә кабат кайтуын халык ничек кабул иткән, хәзер ниләр белән шөгыльләнә, ничек көн күрә – Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин белән шулар хакында сөйләштек.

Юбилей концертында. Баянда абыйсы Мирзанур Фарукшин.

– Газинур абый, сәхнәдән китеп, кайдадыр “адашып йөрүегез” турында белгән кеше белә, белмәгәне – юк. Безнең газетаны укучыларга да әйтик инде...
– Җыр-мәдәният дөньясында элек эзгә салынган, көйләнгән тәртип бозылгач, җырчылар күбәеп киткәч, сәхнәгә чыгу, тамашачы җыю авырайды. Минем ялынып, соранып йөрү гадәтем юк, ә гаиләне туендырырга кирәк, шуңа, танышларым бүтән эш тәкъдим итүгә, ике дә уйламыйча дигәндәй, микрофонны рульгә алыштырдым: коралланып, зур машинада төрле шәһәрләргә кыйммәтле йөк озатып йөри башладым. Эш нигездә күренекле рәссамнарның кыйммәтле картиналарын тегендә-монда күчереп йөрүдән гыйбарәт иде.
 
– Моның өчен махсус белем алдыгызмы?
– Әйе, “Охрана” дип аталган оешмада курслар үттем. Кыйммәтле йөк ташу бик җаваплы, авыр эш, кайвакыт тәүлек буе юлда барасың. Мәскәүгә, Екатеринбургка, Саратовка, Әстерханга, Санкт-Петербургка, Тулага – ил эчендә йөрмәгән шәһәр калмады бугай. Һәрвакыт юлда инде, автостоянкада кунасың, аннан тагын кузгаласың. Безне чит илгә чыгармыйлар, анда китәсе картиналарны чиккә кадәр генә алып килеп, шул илдәге кыйммәтле йөк озатучыларга тапшыра идек. Рәсем сәнгате – үзе бер дөнья. Халык концертка гына түгел, билет алып, музейларга да бик күп йөри. Эрмитажга, Рус музеена, Третьяков галереясенә, Мәскәү Кремле музеена, төрле рәссамнарның музей-утарларына яки, киресенчә, алардан бүтән җирләргә “термос-фургон” дип аталучы зур машиналарда картиналар ташыдык. Экскурсоводлар безгә иң элек сурәтнең эчтәлеге, мәгънәсе, рухи кыйммәте турында тәфсилләп сөйлиләр иде... Бик күп музейда булдым, искиткеч фәлсәфи картиналар бар һәм аларны шулкадәр аңлап, яратып, җентекләп караучылар да шактый икән: өстән дә, ян-якка китеп тә карап торалар, бөгелеп-сыгылып карап, сокланып туя алмыйлар. Малевичның бик гади күренгән “Черный квадрат” картинасына да мөкиббән тамашачылар бар.
 
“Безгә боларны аңларга соң шул инде”, – дип уйлый идем мин, чөнки рәсем сәнгатен дә кечкенәдән белеп-күреп, йөрәккә сеңдереп үсәргә кирәк. Тула өлкәсендә күренекле рус рәссамы Василий Поленов музей-утары бар. Шуның мөдире, эшенә җаны-тәне белән бирелгән ханым, безне туганнары кебек каршылап, ашатып-эчертеп, картиналарны озаткан саен, бер-бер хәл була калса, мин аларны бүтән күрмим бит инде дип, күз яшьләре белән елап кала иде. “Ул-бу булса, картина страховкаланган бит”, – дигәч, “Страховка картинаны кабат ясап бирми бит”, – дия иде.
 
Поленовның Гайсә пәйгамбәр турындагы “Христос и грешница” яки “Кто без греха?” дип аталган картинасы бик гыйбрәтле. Анда Гайсә пәйгамбәрнең таяк белән комга нидер сызгалап утыруы һәм аның каршысына азгын хатынны сөйрәп китергән авыл халкы сурәтләнгән. Авыл кешеләре Гайсә пәйгамбәргә: “Бу хатын бозык, аны җәзаларга кирәк”, – диләр. “Кайсыгызның гөнаһысы юк, шул беренче булып аңа таш атсын”, – ди пәйгамбәр. Халык, иң гөнаһсыз кеше пәйгамбәр дип, беренче аның таш атканын көтеп тора, әмма ул: “Мин ата алмыйм”, – ди. Шуннан җыелган кешеләр, гөнаһсыз кеше булмый дигән хакыйкатьне аңлап, берәм-берәм китеп баралар һәм теге хатын үзе генә калып, Гайсә пәйгамбәргә рәхмәт әйтә... 
 
 
Инде фәлән гасыр элек иҗат ителгән тарихи, тирән эчтәлекле картиналар белән эш иттек. Рембрандт, Ренуар, Пикассо, Ван Гог, Айвазовский, Васнецов, Поленов һәм бүтән бик күп рәссамнарның эшләрен якыннан күрергә туры килде. Картиналарга хөрмәт зур, аларны махсус термосларга урнаштырып, җәе-кышы 18 градус җылылык сакланган машинада гына йөртәләр.

– Юлда куркыныч хәлләр килеп чыкмадымы, һөҗүм итүчеләр булмадымы соң?
– Безгә – юк, ә бүтәннәргә һөҗүм иткәннәр дип ишеткәләдек. Без (йөкне ике кеше озатып йөри) юл һәлакәтләренә дә юлыкмадык, Аллага шөкер, әмма бик күп авария күрергә туры килде. Иң куркынычы – мотоцикл йөртүченең ...башы өзелгән иде, шуны бик озак эзләделәр, шактый көтәргә туры килде. Авария булганда трассада иллешәр чакрым озынлыктагы бөкеләр җыела. Мотоциклчыларның күбесе коточкыч тизлектә йөри, юлда барганда машина яныннан куркыныч тавышлар чыгарып очып үтәләр, куркудан кул рульдән ычкынып китә иде.
 
– Һаман юлда йөрү авыр түгел идеме?
– Карап торышка шулай кебек ул, әмма эшли башлагач, ияләшәсең. Туеп китеп баручылар да, аннан, юл йөрүне сагынып, кире кайтучылар да булды. Кеше бөтен нәрсәгә дә күнегә, эшне башларга гына кирәк. Артист булгач, болай да шактый гомер юлда үтә иде бит инде. Аннан тормышны алып барырга барыбер нәрсәдер эшләргә кирәк иде, ә без эшсез торучы халык түгел.
 
– Сәхнә сагындырмадымы?
– Мин трассада йөргән елларымда – ун ел җырламый тормадым. Казанда чакта каядыр җырларга чакырсалар, бара идем.
 
– Танылган җырчылар арасында бөтенләй бүтән юнәлешкә кереп киткән кеше сез генә бугай...
– Филармония директоры Кадим Нуруллин да: “Газинур абый, ничек шулай йөри алдың син?” – дип гаҗәпләнә. Әйе, монда сәерлек бар инде. Дөнья бит ул, әллә ниләр күрсәтә. Шулай да мин үкенмим, озын, урау юллар үтәсем, әбием әйтмешли, “туганда ук маңгаема язылып куелган” булгандыр. Үкенмим, һәр эшнең үзенең яхшы һәм авыр яклары бар, һәр чорның – үз авырлыгы һәм матурлыгы. Пенсиягә чыккач, моннан ел ярым тирәсе элек, кыйммәтле йөкләр ташып йөрү эшен ташладым. Бергә эшләгән егетләр белән әле дә чылтыратышкалыйбыз, ул эш сагындырып та куя кайвакыт. Мин арада иң олысы идем, бергә эшләүче егетләр мине хөрмәт итәләр, сүземне тыңлыйлар иде, дус-тату эшләдек.
 
– Һәм сез, үзегезне юксынган тамашачыны шатландырып, кабат сәхнәгә кайттыгыз.
– Кайттым дип, хәзер элеккечә тоташ концерт куеп йөрүләр юк инде. Заманында көненә икешәр-өчәр концерт куя идек.
 
Халык чатнама суыкта да зал тутырып килә иде, хәзер дә шулаймы икән – белмим. Юллар юк, яңгырларда, буранда берәр-икешәр сәгатькә соңга калабыз, ә халык көтеп утыра, хәлгә керә, таралышмый. Сиксән сигезенче елның салкын, яңгырлы-җилле октябрендә Әгерҗе районындагы бер авылга “ГАЗ-57” машинасына төялеп баруыбыз һич онытылмый. Салкын тимәсен дип, мине кабинага утырттылар, юл юк, яңгырдан соң кара туфрак боткага әйләнгән, шулкадәр пычрак инде, өч күчәре дә тарта торган хәрби машинаны хәтта чабаталы трактор тартып бара алмый... Ат чанасына утырып та, тракторга тагылып йөрүләр дә булды. Ә эшең шул булгач, йөрми кая барасың?! Иренми эшләдек.
 
Бер концертта тере тавышка 25әр җыр җырлый идем, тамакка, тавыш ярыларына көч килгәндер инде, ә дәваланырга вакыт юк иде. Без – ул чор җырчылары алдашырга, фонограммага авыз ачып торырга өйрәнмәгән. Мин сузып, рәхәтләнеп җырлавымнан сәхнәдә үземне көчле хис итәм.
 
Үз тавышыңның кайтавазын ишетеп тормагач, җырлау буламыни ул?! Бервакыт Нижневартовск шәһәрендә бер атна дәвамында көненә икешәр концерт куйдык. Аннан гастроль Уренгой, Коми, Төмәндә дәвам итте, Азия якларында да бик тансыклап, көтеп алалар иде. Рәхәтләнеп эшләдек. Билетлар сатылып бетә, тамашачы агылып килә. Сәхнәләр тапталып бетмәгән, халык концертка теләп йөри иде.
 
Хатыны белән Прагада.
 
– “Элек эзгә салынган, көйләнгән тәртип бозылгач” дидегез, нинди тәртип иде ул?
– Элек җырчыны кайгырту бар иде. Филармониядә эшлисең икән, син план буенча үз бригадаң белән аена 14 концерт куярга тиеш идең.
 
Филармония бер бригаданы бер районга билгели, анда инде бүтән җырчы керми. Кунакханәне белешеп куялар, район хакимиятендәге мәдәният бүлеге рөхсәте белән маршрут төзелә, билетларны сату оештырыла – сиңа барып, җырлыйсы гына кала. Акча яхшы түләнә иде, иң күбе, беренче ставка – Ренат Ибраһимовка, икенчесе – Илһам Шакировка һәм өченчесе миңа түләнә иде. План бирелә: һәр бригада филармониягә фәлән кадәр акча алып кайтырга тиеш. Планны һәрвакыт арттырып үтәп килдек. Казанда мәдәният сарайлары бик күп, башкалада гына да унбишәр концерт куйган чаклар бар иде. Планын үтәмәүче, филармониягә акча алып кайту түгел, бригадасын да асрый алмаган җырчыны бүтән, көчлерәк бригадага тагалар иде. Ә безнең бригада бик уңышлы эшләде, заллар һәрвакыт тула, өстәмә концертлар куя идек.
 
Элек барыбер кешелеклелек дигән нәрсә алданрак йөри иде, ә хәзер акча алдан чаба... Минем шундый сыйфатым бар, ир кеше өчен кимчелек инде ул: “Акча түләү буламы соң?” – дип сорый алмыйм, “Күпме түлисең?” – дип сорау турында сүз дә юк инде. Булдыра алса түли, юк икән – юк. Шуңа да дәүләт кайгыртучанлыгы бетеп, үз көнебезне үзебезгә күрергә калгач, ярар алайса, мин эштән курыкмыйм дип, бүтән юнәлешкә кереп киттем. Дөресен генә әйткәндә, мәҗбүр итмәсәләр мин бөтенләй җырчы буласы кеше түгел идем.

– Ник алай?..
– Актанышта мәктәпне тәмамлагач ук, “Татсельхозмонтаж” дип аталган оешмада газ һәм электр белән эретеп ябыштыру эшенә керештем мин. Моның өчен махсус укымадым, осталардан гына карап өйрәндем, шунда ук шофер булып та эшләдем. Актаныштагы өч-дүрт катлы йортларга җылылык торбалары сузып йөрдек. Сантехника, электр эшләрен дә башкарырга туры килде. Бүтәннәрдән өйрәнеп, җылылык торбаларын үзем генә эретеп ябыштыра башлагач, миңа документ эшләп бирделәр. Акчаны яхшы түлиләр иде. Бик яратып эшләдем, Коммунистик хезмәт ударнигы булдым, 1978 елда “Актаныш районының иң яхшы эретеп ябыштыручысы” дигән мактаулы исем алдым.
 
Әлеге хезмәттә җиде елым үтте. Шул ук вакытта райондагы бер генә бәйрәм, концерт та миннән башка узмый иде, эшкә килеп алып китәләр, кайвакыт хәтта Казанга самолет белән килеп алалар иде. Миннән ике яшькә генә олы абыем Мирзанур Фарукшин гомергә Актанышта музыка мәктәбендә укытты, әле дә укыта. Профессиональ музыкант, баянчы, шактый җырларның көй авторы ул. Абый уйный, мин җырлыйм (сеңлем Энҗе дә җырлый, без гаиләдә дүрт бертуган идек, олы абыебыз мәрхүм инде, аның хатыны Флюра дүртенче туганыбыз кебек якын, ул да безне үз күрә).
 
Туган авылыбыз – Актаныш районындагы алтмыш йортлы Ирмәш авылында гаилә саен 4-5 бала, башлангыч мәктәп шыгрым тулы иде. Бала-чага бөтен җирдә җырлап-шыңшып йөри бит инде ул, мине дә ишеткәннәрдер – сәхнәгә залдан тотып кына болгыйлар иде, кайвакыт теләмичә, елый-елый җырлый идем. Әни тальянда бик матур уйный иде. Әтиебезнең тавышы бик көчле, Гали Ильясовныкына охшаган, матур җырлый иде. “Мин колхозның бригадиры, һәм алдынгы ярышта, үстерәм мин киң кырларда бодайлар һәм арышлар”, – дип, “Бригадир җырын” җырлаганы истә әле.
 
– Самолет белән килеп алырлык булгач, сезне бик югары бәяләгәннәр, димәк?
– Райком вәкилләре музыкант абыем белән якыннан аралашалар иде. Мин дә һәрвакыт абый янында бөтерелгәч, кечкенәдән сәхнәдән төшмәгәч, район җитәкчеләре мине дә танып беләләр, әле унсигез-унтугыз яшьлек чагымда да мине кешегә санап, зурларча сөйләшәләр иде.
 
Элек райком көчле иде, анда сәләтле кешеләрне бик тиз күреп алалар, ярдәм кулы сузарга, юнәлеш бирергә атлыгып торалар иде. Мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиев белән КПССның Актаныш районы комитетының беренче секретаре Хәләф Низамов мине музыкаль белем алырга бик үгетләделәр. Казанда узган зур чараларга самолет белән килеп алуны да алар оештыралар иде. Ахыр чиктә, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, машина биреп, эшләп яткан җиремнән Казанга, музыка училищесына озаттылар. Миңа инде 24 яшь, уку авыр иде, беренче мәлләрдә уйлар һаман Актанышка таба “каерды”, эшемә кире кайтасым килеп йөрдем.
 
Училищеда бер ел укыгач, Казан дәүләт консерваториясенә кердем. Шуннан китте-китте: концерт арты концерт куеп, укуны тәмамлаганчы республиканы гизеп чыккан идем инде. Укыганда ук Муса Җәлил исемендәге опера-балет театрында эшләдем, популярлык бар иде. Рәхилә Мифтахова, Хәдичә Гыйниятова, Рафаэль Ильясов, Венера Ганиева, Айдар Фәйзерахманов һәм бүтән күп җырчылар, атаклы биючеләр минем белән гастрольләргә чыгалар иде. Гөлшат Зәйнашева безнең концертларны да алып бара иде әле.
 
Музыка белгече, виртуоз баянчы Максат Гомәров белән бергә укыдык, ул консерваторияне миннән бер елга соңрак тәмамлады. Алар шулай ук искиткеч оста баянчы Рамил Баһаветдинов (астагы, сулдагы рәсемдә ул минем янәшәдә) белән икәү консерваториядән кыйммәтле, затлы, зур, авыр, профессионаллар гына уйный торган “Юпитер” баянын урлап чыгалар иде. Яңа җырларны шуңарда уйнап, “Татарстан” радиосында яздыра идек. Радиода атнага бер-ике яңа җыр яздырмый калмый идек: “Оренбур-Чиләбе”, “Әй, гармун, гармун...”, “Сиңа кайттым, газиз туган ягым”, “Саубуллашу”, “Керкәле таулары”...
 
Ә консерваторияне тәмамлаганда, мине инде Татар дәүләт филармониясендә көтеп торалар иде. Диплом алуга, икенче көнне үк үземнең бригаданы оештырдылар. Җырчылардан Зөһрә Шәрифуллина, алып баручы Сәлим Мифтахов һәм баянчы, биючеләр белән – барлыгы ундүрт кеше, Актаныш районына гастрольгә чыгып киттек. Аңа кадәр үзебезнең республиканы гизгән идем инде мин. Бу бригада белән илнең төрле шәһәрләрендә, союздаш республикаларда тоташ концерт куеп йөрдек.
 
– Сез “Бәйрәм” ансамблендә дә эшләдегез бит әле.
– Әйе, ул ансамбль Мәскәүдә оешкан иде, бик сәләтле җырчы Хәния Фәрхи белән бергә шактый авыр туксанынчы елларда бергәләп җырлап йөрдек. Ансамбль башта “Газинур Фарукшин белән “Бәйрәм” ансамбле” дип атала иде, аннан “Бәйрәм”гә генә калды. Мин ансамбльдә дүрт ел эшләдем. Аннан үзем генә җырлап йөрдем, ә 2005 елдан кыйммәтле йөкләр ташу-күчерү белән шөгыльләнә башладым.
 
– Хәзер әле сәхнәгә менеп кенә килүче җырчыларны да төрле исемнәр белән үсендерәләр, ә сезгә – инде күптән танылган, искиткеч көчле тавышлы, табигый сәләтле җырчыга Татарстанның атказанган артисты исеме 60 яшьтә генә бирелде...
– Әле мин анысын да аласы түгел идем, бервакытта да исем сорап йөрмәдем. Татарстан дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин кыстап-үгетләп йөреп бирде. “Энекәш, миңа хәзер исемнәр кирәкми инде, 25-30 яшьтә кызык иде ул”, – дидем. “Монысын ал инде, Газинур абый”, – дип, тәки юллап, ерып чыкты. 60 яшьлек юбилейны тулысынча филармония оештырды, мин бары тик җырладым гына. Ярарга тырышып әйтүем түгел, ялагайлану гадәтем юк, дөресе шул – Кадим сәнгатькә бирелгән, сәнгать кешеләрен ярата торган, бик игътибарлы, ихтирамлы егет. Филармония ишегалдындагы бакчада җырчылар аллеясе булдырды ул, әле анда быел гына әллә ничә җырчы-баянчыга атап агач утырттык: Фәрит Хатыйповка, Рәбига Сибгатуллинага, Рамил Курамшинга... Әйтик, әле генә Гали Ильясовка һәйкәл ачу тантанасыннан кайтып киләм, әгәр Кадим Нуруллин оештырып йөрмәсә, аңа әле кем һәйкәл ачкан? Ә Гали Ильясов, шул метр ярым буе белән, заманында нинди арияләр, классика җырлаган кеше бит!

– Иҗат кешесе аеруча нечкә күңелле бит ул, күпме хезмәт куеп, мактаулы исем бирелмәү хәтерегезне калдырмыймы?
– Юк, элек әле барысы да алда дип эшләнелгәндер инде, ул турыда уйланылмаган, хәзер инде исем-бүләкләргә фәлсәфи карый торган чорга кердем. Мин үземне халык яратканын беләм бит, миңа шунысы мөһим. Үкенмәслек итеп, үземне аямыйча, намуслы эшләгәнгә халык хөрмәт итә, бәяли дип уйлыйм. Авырсам да, тавышны көйләп, чыгып җырлый идем, хәзер дә шулай. Нечкә күңелле дигәннән, мин сәхнәгә чыгар алдыннан кеше авыр сүз әйтсә дә үзем теләгәнчә җырлый алмыйм, нервыма тисәләр дә шулай.
 
– Гаиләгез турында да сөйләгез әле, хатыныгыз да сәнгать кешесеме?
– Юк, Аннушкам Казан вертолет заводында эшли, инженер. Инде пенсиядә булса да, эшеннән җибәрмиләр әле, яраталар, кирәкмәсә, күптән “саубул” диярләр иде. Питрәч районы, Әлбәдән авылында туып-үскән Анна (мин аны очрашканнан бирле Аннушка дип йөртәм) техник белемле, бик башлы булуы өстенә искиткеч зирәк, тыныч, акыллы хатын да. Мин аңа фотода күреп гашыйк булган идем. Очрашуның икенче көнендә үк: “Мин сине августта, фәлән сәгатьтә килеп алам!” – дидем һәм сүземдә тордым. Бу Яңа ел алды иде, мин әле студент, гастрольдән кайтып кермичә акча эшләдем һәм августта өйләндем. Моны әйтүе генә тиз, ул елларда, ничек кенә популяр булсаң да, транспорт табып, Актаныш районыннан Питрәч районына барып кайту – зур батырлык иде. Туй, элек өйләнешүчеләрнең күбесенеке кебек үк, ишегалдында узды.
Мин айлар буе гастрольләрдә йөргәндә Аннушка туган авылымда кала, шулвакыт кар ишеп явып, тәрәзәләрне күмеп киткәнен күреп, шаклар ката иде. Ник дигәндә, Актаныш тау өстендә, ә безнең авыл тау астында һәм Актанышка терәлеп диярлек тора. Кышкы бураннарда тамаша була иде инде, хәзер андый карлар юк.
 
Аннушка белән ике кыз үстердек, Алсу белән Гөлнур да әниләре кебек техник белем алдылар, икесе дә КАИда укыдылар. Музыкага сәләтләре бар иде, әмма минем аларны сәнгать юлыннан җибәрәсем килмәде, мин булгач, җиткән дидем. Җырчы һөнәре хатын-кыз өчен аеруча авыр ул.
 
Хәзер гаиләләре белән Мәскәүдә, бик хәлле тормышта яшиләр. Өч кыз оныгыбыз бар. Атна саен Питрәчкә, Аннушканың туган авылына кайтып йөрибез, Мишә елгасы янындагы искиткеч матур табигатьле авыл ул – чын курорт! Моннан дүрт ел элек әби – Аннушканың әнисе үлде, 90 яшьлек бабай хәзер үзе генә яши, ә безнең янга шәһәргә киләсе килми. Авылга быел мунча салдык, әле шуңа ягарга тирләп-пешеп утын ярып йөреп, бераз салкын тидердем менә...
 
– Хәзер кайларда җырлыйсыз? Урамда таныйлармы үзегезне?
– Таныйлар, хәтта бүтән шәһәрләрдә дә килеп эндәшәләр, елмаеп китәләр. Татар бөтен җирдә дә бар бит ул. Хәзер инде үз җаема гына җырлап йөрим. Филармония ветеран җырчылар концертларын оештыра. Арада иң яше мин дияр идем, быел Георгий Ибушев та пенсиягә чыкты, әмма ул әлегә эшли. Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Лена Бичарина һәм күренекле бүтән җырчылар белән үзебезнең республика шәһәрләрендә, чит төбәкләрдә чыгыш ясыйбыз. Пенсионер кешегә бер җилләнеп кайту яхшы ул. Концертка безне электән белгән тамашачы килә, шуңа бик җылы каршылыйлар, озак итеп кул чабалар, кушылып җырлап утыралар, аларның безне яратуларын сизеп торабыз, канатланып кайтабыз. Әлфия Авзалованы искә алу кичәсенә чакырдылар, дүртенче ноябрьдә Мәскәүдә Хәния Фәрхине искә алу концерты була, анда чыгыш ясарга җыенам. Актанышта шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның (“Татарстан яшьләре”нә юмористик әсәрләр яза иде – Н.С.) иҗат кичәсе, анда җырлыйсы бар, Алла боерса. Минем аның шигырьләренә язылган, ә көйләрен абыем белән Инсаф Хәбибуллин язган берничә җырым бар. Радиога да җырлар яздырасы бар, аңа йә вакыт җитми, йә акча, дигәндәй.
 
Хәзер радиога үзең акча түләп яздырасы бит, акча булганда яңа җырларны яздыргалыйм. Шагыйрь Мәгыйз Әһетдинов белән абыем Мирзанур Фарукшин көенә язылган “Гомер еллары” һәм Фәнәвис Дәүләтбаев белән Инсаф Хәбибуллин көенә иҗат ителгән “Тормыш юллары” җырларын яздырасы бар әле. Бу авторлар белән тыгыз эшлибез. “Сандугач керде күңелгә”, “Бер егет гармун сайлый”, “Яратам, яратам” кебек бик күп популяр һәм мәгънәле җырлар авторы Инсаф Хәбибуллин белән без авылдашлар. Абыем аны да укытты, алар бик дуслар, икесе дә бик көчле, профессиональ музыкантлар. Хәзер җырчыны гына алгы планга куялар, җырның сүз һәм көй авторлары турында әйтеп тә торучы да юк, вакыт әрәм була диләрме икән? Җырчы җырга җан гына кертә, ә аның әле туу чоры бар, югыйсә. Шагыйре, композиторы булмаса, җыр тумый бит. Ләкин кем ничек җанландыра инде, анысы да бар. Җырлавымны яратып тыңлаучы җитәкчеләр, дуслар төрле бәйрәм-юбилейларга чакырып торалар, барам, җырлыйм, бер дә баш тартканым юк.
 
Җырдагыча, күңел һаман унсигездә бит әле, кешенең тышкы кыяфәте генә үзгәрә, ә күңеле, йөрәге, ярату хисе элеккечә – яшь чактагы кебек кала дип уйлыйм, 60 яшьлек юбилеемда да шулай дидем.

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.11.2017
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments