поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2017 Хәйрия

Шулчакта үлгән улым төшемә кереп, әни, син бала ал, дип эндәште

Җиде яшьлек Әскәр әнисе Фәния ханым белән Казандагы “Рональд Макдональд” йортында яши. Республика клиник балалар хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы сабыйларны урнаштыралар бирегә. Бу йорт бусагасын август аенда атлап кергән Әскәр киләсе атнада өйләренә – Чистайга кайту турында хыллана. Ада кадәр исә тагын алты мәртәбә химия терапиясе, нурланыш аласы бар.

Әскәрле булганчы, Фәния апага сынаулар аша узарга туры килә. Ул да башкалар кебек кияүгә чыга, бәхетле хатын булып яши. Башта уллары Альфред, аннан соң кызлары Әлфия туа. Матур гына гомер итәләр. Әмма бер көнне аларның ишеген кайгы җиле шакый. Түбән Кама шәһәрендә эшләүче 25 яшьлек уллары Альфред көтмәгәндә юкка чыга. Үтерелгән егетнең мәетен, бер атна узгач, моргтан эзләп табалар. Шулай итеп, Сабировлар буй җиткән улларын җир куенына сала. Кайгы үзе генә йөрми. Улы үлеп бер ел узгач, Фәниянең ире дә үлеп китә.
 
– Бик авыр вакытларым иде. Кая барырга белмәдем. Еладым да еладым. Шулчакта улым төшемә кереп, әни, син бала ал, дип эндәште. Ирем үлгәч, мине бер ялгыз ир белән таныштырдылар. Равил абыегызның  хатыны теш алдырган җирендә үлгән. Бергә яши башладык. Ул төшемдә улым әйткән теләккә каршы килмәде, шулай итеп балалар йортына киттек, – дип искә ала Фәния.
 
Балалар йортына бер малай алырга дип барган җирдән, ике бертуганны ияртеп кайта алар. “Ничек аерасың аларны? Зурысына – Салават, кечесенә Инсаф исеме бирдек. Бик акыллы булып чыкты алар. Олы улыбыз инде техникумда укый, кечесе 9 нчы сыйныфта белем ала. Безгә бик тә игътибарлы, ярдәмчел булдылар”, – ди Фәния. Ике сабыйны бәхетле иткән ана әйтүенчә, Салават белән Ин­сафның бертуганнары тагын бар икән әле. “Аларның берсен без килергә бер атна алдан гына алып кит­кәннәр. Шул чакта Салават үк­сеп-үксеп елап ялвара. “Апа, энемне кешегә бирмәгез, әтие­без табылыр да безне килеп алыр”, – ди. Улым бу вакыйганы еш искә тө­шерде. Эзләп таптык ул сабыйны. Улларыбыз бер бәйрәмдә очрашты. Бик озак кочаклашып, елаштылар”, – дип искә ала Фәния. Салават әни­сеннән энеләрен дә үзләренә алып кайтуны сорый. Әмма башка гаиләгә ияләнгән малайның күңе­лен кузгатып тормыйлар. Туганнары белән әле дә аралашып яши алар.
 
Ике малай буй җиткәч, Сабировлар бер кыз алырга карар кыла. Әнә шундый ният белән янә балалар йортына юл тоталар. Анда исә күзләре бертуктаусыз елаган малайга төшә. Әле ике көн элек кенә алып килгәннәр, ничек тынычландырырга белмиләр икән. Шулай итеп, малай Сабировлар йортына кайта. Арыган малайның бертуктаусыз күзен кыскалап торуын күргәч, психолог моны яңа кеше­ләргә ияләшү, борчылу дип аңлата.
 
“Кечкенә улыма Мәскәүне күр­сәтеп кайтыйм, дип юлга чыгар алдыннан, Әскәр косып җибәрде. Ярамаган ризык ашагандыр дип, артык игътибар бирмәдем. Кызым Әлфияләргә кунакка киттек. Өйгә кайткач, улым күзенә һәрнәрсәнең ике булып күренүен әйтте, йөреше буталды. Табиб чакырттык. Алар бала уксус эчкән, диделәр. Улым тагын косты. Бу юлы безне Казанга җибәрделәр. Төнлә бик катлаулы операция  ясадылар. Сабыйның башында шеш булганлыгын әйтте­ләр”, – дип искә ала әнисе. Ул-бу була калса дип, Фәния опека бүлегенә шалтыратып, улының туганнарын эзләргә керешә. Казандагы хаста­ханәгә мулла чакыртып, малайга исем куштыралар. Белешә торгач, сабыйның күрше авыл баласы, туганнарының да күп икәне ачыклана. Авыруы турында белүче бул­маган.
 
Үз гомерендә ике операция кичергән, нурланыш, химия тера­пияләре аша узган кечкенә Әскәр яңадан йөрергә, ашарга өйрәнә. Бу гаиләгә килеп эләккәнче ачлыкны да, кул күтәрүне дә, җәберләүне дә күргән сабый әле дә шул вакыйгаларны оныта алмый. Акылдан язган хатынның малайны зиратта бикләп калдыруы турында сөйлә­гәндә, Әскәр Фәния әнисенең кулына ябышты. “Алла боерса, те­релә ул. Авыруын  үзебезгә бирел­гән сынау дип кабул иттек. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге. На­чар укый­сың дип тә сүкмәгез,– дип киңәш бирә Фәния. – Гәүдәм түгәрәкләнеп киткәч, ябыгам дип диета да тоттым, хәтта махсус дарулар да эчтем. Ә улым авырый башлагач, борчудан, кайгыдан 9 килограммга ябыктым. Шуңа да булганына риза булып яшәргә кирәк икән”.
 
Фәния олыгаеп барганда өч егет үстерә алуына сөенеп яши. “Үз балаларыңны үстергәндә  эштә буласың, аларга вакытың җитми. Бу сабыйларны алганда лаеклы ялда идем. Бөтен җылымны бирергә тырышам. Алар да шулай, – дип сөйли өч егеткә ана җылысы бир­гән ханым. – Бер-берләрен якын итәләр. Олы улым җомга, Казанга килә дә  мине алыштыра. Ике көнгә өйгә кайтып киләм. Ялда булса да, ирем әле дә эшли. Балаларны кеше итәсе, кечесен дәвалыйсы бар”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»