|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2017 Хәвеф-хәтәр
Волонтерлар Татарстанда югалган ир-атны эзләп тапкан (ФОТО)Алабуга районында МЧС хезмәткәрләре өч көн элек югалган 80 яшьтәге ир-атны эзләп тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” 10 ноябрьдә бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Алабугада Гафиятуллин урамындагы 4нче йортта яшәүче 80 яшьлек кешенең йөрергә чыгып, адашуы турында хәбәр алынуын җиткергән иде. Урында эзләү эшләре башланып киткән.
Полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре, туганнары ул көнне, эзләп тә, ир-атны таба алмаган. Икенче көнне аларга урманчылар һәм волонтерлар кушылган. Эзләү эшләрендә барлыгы 108 кеше катнашкан. Ул көнне дә ир-ат табылмаган.
Кичә 11.26 минутта волонтерлар Танайка авылыннан ярты чакрым ераклыкта өлкән яшьтәге ир-атны эзләп тапканнар. Ул бик нык өшегән. Аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
--- |
Иң күп укылган
|