поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.11.2017 Җәмгыять

«Әнә, күрше бүлектә яман чир белән көрәшәләр, җан саклап калырга тырышалар, ә син зарланасың! Түз!»

Шифаханә. Тәрәзәләре төньякка, каен урманына карап торган бүлмәләрнең берсе – җиденчесендә авырып ятам. Гомер булмаганны, инде ай буе тәнем температурасы 37 дән төшми… Хәлем җиңел түгел… Ятагымнан каеннарга карап уйланам. Инде ничә көннәр буе уңайсыз итеп, каерылып ятам икән.

Шәфкать туташы кереп, туры һәм уңайлы итеп ятыгыз әле, дип кисәтеп чыгып китте. Минем каерылып, көйсез итеп ятуыма каеннар сәбәпче икәнен соңыннан гына төшендем. Каеннарның күземә ниндие туры караганын түгел, ә күңелемә ошаганын эзләп тапканмын да каерылып аңа карап ятам икән.
 
Күңелемә якын каен – нәкъ үземә охшаган: артык озын да түгел, кыска да түгел – уртача буйлы. Буй-сыны да өзелеп төшкән зифа димәс идем, бераз тулырак. Ә бар икән арада бик зифалары да. Ябалдашлары да күп – ягъни, минем кебек түгәрәк. Ә яфраклары! Яфраклары вак та түгел – уртача, шундый күп – нәкъ минем куе, калын, бөдрә чәчем төсле.
 
Төс-кыяфәте генә түгел, хәтта холкы белән дә үземә охшаган каеным. Кичә булган көзге яңгырда, җил искән саен, ничек итеп бәргәләнгәнен, өзгәләнгәнен күрсәгез сез аның, түзә алмадым, аның хәлен аңлап елап ук җибәрдем. Әйтерсең, каеным ни беләндер көрәшә, ябалдашлары белән нәрсәнедер читкә этәрә, икенче яктан якынайган, янәшә торган каен ботакларына ипләп кенә, зинһар, якын килмәгез, сезгә дә авыр булыр, – дигән кебек итеп кисәтә төсле. Ә инде каяндыр өстән янаган афәтне ул үзенең баш очы белән селтәп-селтәп читкә чөя дә аннан, түбәндә ничек икән хәлләр дигән күк, аска карап-карап ала. Ул хәвеф-хәтәрләрдән башкаларны шулай итеп саклый сыман.
 
Ә бүген ул шундый тыныч, югарыдан барысын да барлап, күреп, яшәүнең матурлыгына сокланып, тормыш-көнкүрешне үзенчә матур итеп, үз агымына алып барасы килү теләге белән яна.
 
Күрәсезме? Берән-сәрән генә чайкалып алган ботаклары, әйтерсең, үтеп киткән берәүгә сәлам биреп кала, ә көдрә яфраклары, җилбер-җилбер килеп, җил малае белән әнчекләшеп ала да, әни ачуланыр, дигән кебек тынып кала. Акка тимгел төшкән жилет кигән тулы гәүдәсе, әкрен генә бала йоклаткан сыман, үз җаена көйләп тибрәлә. Ул әнә шулай итеп үзенең дә, тирә-яктагыларның да тынычлыгын саклый шикелле.
Каеным – дускаема эчемдәге моң-зарымны елап сөйлим, имеш, хәлем юк, ә ул дәшми-тынмый гына бераз тыңлап торгач, кинәт кенә дулап-ярсып, бөтен яфракларын дерелдәтеп, ябалдашларын уңга-сулга болгап, кәүсә – гәүдәсе белән миңа таба килә башлаган күк: «Әнә, күрше бүлектә кисәләр, тегәләр, яман чир белән көрәшәләр, җан саклап калырга тырышалар, ә син зарланасың! Тары бөртегедәй зарыңны тыңлап та торасым килми! Түз, сабыр бул!» – дип тураеп басты да тынып та калды.
 
Дускаемның шулай дәшүе яңагымдагы яшьләрне шундук киптерде, ничә көннәр буе хәлсезләнеп ятагымнан тора алмаган кеше – үзем торып тәрәз төбенә килеп басканмын икән…
 
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА, Казан утлары

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»