• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
13.11.2017 Дин

Җеназа вакытында ирләр каршында хатыннарның шулай йөрүе бер дә килешми

Әлеге язманы әзерләргә укучыбыздан килгән хат сәбәпче булды. “Быел Башкортстанда яшәүче туганыбызның кызы үлде, аның җәсәден моргтан алып кайтып, олы якка чыгарып салдылар, – дип яза Казаннан Тәслия Хәмидуллина. – Ул юылган, ак кәфенлеккә төрелгән иде. Янында нишләргә белмичә бөтереләбез, елыйбыз...

Күз яшен кәфенлеккә тамызырга ярамый, диләр. Гадәттә татар кешесен соңгы юлга озатканда әбиләр дога укып, тәсбих тарталар. Ә безнең туганнар арасында ник бер дога укый белүче булсын?! Шуңа бик уңайсыз­ландык. Аннары өчесен, җидесен үткә­рер­гәме икән дип бәхәсләш­тек. Әллә ничек кенә килеп чыкты. Әти  партия кешесе иде, дингә каршы пропаганда алып барды. Әти дә, әни дә күптән юк инде. Кеше үлгәч, нәрсә эшләргә, аны җирләү өчен ниләр кирәк, хатын-кызга зиратка керергә ярыймы, нинди кием кияргә, шул хакта аңлатып язсагыз иде. Башкалар да безнең шикелле аптырап йөрмәсеннәр”.
 
Без бу уңайдан Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин белән сөй­ләштек.
 
– Адәм баласы, мәңгелеккә килгән кебек, үлем турында сөй­ләшергә бик яратмый. Ләкин үлем ул – хакыйкать, – дип башлады Йосыф хәзрәт сүзне. – Кешелек тарихында аннан беркем­нең дә качканы да, котылганы да юк. Китәр вакыт җиткәч, бер мизгел дә кичектермичә, үлем фә­рештә­се килеп, кешенең җанын алып китә. Җанның тәннән аерылуы үлем дип атала. Кызганыч, бик күп кеше якыннары үлгәч, ниш­ләргә белмичә югалып кала. Чир­кәү әһелләре белән дә сөйлә­шәбез, алар да шул ук әйберне әйтә. Кеше үлгәч, бармак бөгеп, нәрсә эшләргә, нәрсә укырга кирәклеген аңлатабыз, диләр. Аннары, шулай кирәк, болай ярамый, дип артык катлауландыру да бар, төрле ырымнар, уйдырмалар да искә алына. Без китапта язылганча эшләргә тиеш.
 
Эшне нәрсәдән башларгамы? Кеше җан тәслим кылганчы ук аның кырында булу мөһим. Аның Аллаһы Тәгаләгә булган уй-фикерләрен тәртипкә салырга тырышырга кирәк. Ник ди­гәндә, үлем исереклеге килгәч, адәм баласының яшәү дәве­рендәге капланып яшәгән пәр­дәләре ачыла, эчен­дәге уйлары тышка чыга, ихтыяр көче бетә, аны төрле якка борырга була. Шул минутларда шайтан, соңгы мизгелдә булса да, кешене адаштырып калу өчен, бөтен көчен куя. Ул якын туганнарының су­рәтләрендә дә килә ала. Бу хакта галимнәр дә китапларда язып калдырган. Кеше­нең соңгы минутларында колагына: “Әшһәдү ән лә иләһә илләллаһ, вә әннә Мөхәммәд рә­сүллаһ”, – дип шәһәдәт кәли­мәсен кабатлап тору хәерле. Бәндәнең соңгы сүзе шәһәдәт кәлимәсе булса, бу аның оҗмахка керүенә сәбәп була. Аллаһы Тәгалә, кеше үлгәндә минем турыда ничек уйласа, мин аңа шундый булырмын, дигән. Хәдистә, үлем түшә­гендә ятучыга ясин сүрәсе укы­саң, җан чыкканда җиңеллек була, дигән сүз дә бар.
 
Җаны чыккач, мәрхүмнең эше бетә, инде бернәрсә эшләтеп булмый. Без – исәннәрнең вафат булганнар каршындагы вазыйфалары башлана. Төп асыллары – дүртәү. Беренчесе – җәсәд шә­ри­гатьчә юылырга тиеш. Бездә махсус юучылар бар, ләкин туганнары юса яхшырак. Янда мулла, абыстай өйрәтеп торырга мөм­кин. Бу якыныңа соңгы бү­ләгең һәм күңелгә юаныч булып кереп кала. Шәхсән үзем якыннарым киткәндә бу эшне беркемгә дә тапшырмыйм. Икенче фарыз гамәл – кәфенләү. Аннары җена­за намазы укыла һәм зиратка алып китеп, җиргә иңдерелә. Шуның белән бетте, ләкин аннары да төрле эшләр башкарыла, ләкин аларның берсе дә мәҗ­бүри түгел. Әйтик, мәет өйдән чыкканда Коръән укып, дога кылына. Ә соңыннан өй юу дини вазыйфага керми, ул – чис­талык. Хатка әйләнеп кайтсак, кәфен­леккә күз яше төшүнең әллә ни гаебе юк. Юганнан соң мәетне ачып күрсәтү дә тыелмый. Әл­бәттә, мең кеше килгән икән, барысы да карап чыгарга тиеш дигән сүз түгел. Исән чагындагы кебек матур булып истә калсын.
 
Кәфенлекне алдан әзерләү мәҗбүри түгел, хәзер аңа кытлык юк. Ул мәчетләрдә сатыла. Алдан моны кайгыртып кую – гомер дә өстәми, аны кыскартмый да. Кайбер әбиләрнең сандык төбендәге кәфенлекләре саргаеп, нафталин исе сеңеп беткән була. Бусы да хупланмый. Мәетне юу, җирләү өчен иң дөресе аның үз акчасын тоту. Кайбер кеше, бигрәк тә өлкән буын – әбиләр, моңа алдан әзерләнә. Җеназа укыр алдыннан, бу кешенең кемгә дә булса әҗәтләре калмадымы, дип сорала. Булса, аны түләүне якыннары үз өстенә алырга тиеш. Шуннан соң гына җеназа укыла. Үлгән ата-анасының әҗәте бар икән, ул түләнгәнче балаларының мирасны алырга хаклары юк. Пәй­гамбәребез, әҗәт түләгәч кенә, җәсәднең тәне суынды, дигән. Димәк, шуңа кадәр утта янган. Кабер газабы кичермәс өчен барлык әҗәтлә­реңне түләүне исән чакта ук кайгыртырга ки­рәк.
 
Мәетне озатканда, әлбәттә, чуар, бәйрәм күлмәкләре киеп җеназага барылмый инде. Без – хәзрәтләргә дә эш киемнәре кияргә туры килә, кайчак кабергә дә төшелә, көрәк тә тотыла. Кеше җирләгәндә зиратка электән хатын-кыз бармаган. Бу гадәтне бабайлар каты тоткан, бүген дә шулай. Зур шәһәрләрдә генә тәртипсезлек бар: кайвакыт хатын-кыз ир-аттан алда кабергә йөгерә. Җирләү, дога кылу вакытында алар читтәрәк торса, яхшырак булыр иде. Бер көтү ирләр каршында хатыннарның шулай йөрүе бер дә килешми. Соңыннан, мәетне җирләп кайткач, үзләре генә барып дога кылып килә алалар.
 
Әйе, өчесен, җидесен, башка ашларын үткәрү буенча фикер­ләр каршылыклы, чөнки Пәй­гамбә­ребезнең сөннәтендә дә, Коръ­әндә дә бу хакта тәгаенләп язылмаган. Аш үткәрү – безнең һәм башка кайбер халыкларның гореф-гадәте. Ничек санарга – үлгән көннәнме, җирләгән көн­нәнме, дигәндә дә бер төрле генә фикер юк, ничек җайлы – шулай эшләгез, дибез һәм һәркайда имамнар мәрхәмәтлелек күрсәт­сен иде. Аны 38 нче көндә үткәр­сәң дә, 42 нче көнне оештырсаң да, гөнаһ булмаячак. Якыныңны җирләү рәхәт тә, җиңел дә түгел, шуңа күрә, мәчеткә килегез, дога кылырбыз, дибез. Сабыр бул, тәкъдир белән килеш, дип акыл сатарга яратмыйм. Үзең югалтуны кичергәч, моның бер дә җиңел түгел икәнен аң­лыйсың. Әмма сабыр булырга кирәк. Шундый хәлгә тарыганнарны тынычландырырга тырышабыз, догалар да укыйбыз. Кемнең кайчан китәсен Аллаһы Тәгалә хәл итә. Гомернең күпме булуы мөһим түгел, аны ничек үткәрүең мөһим, диләр бит.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.11.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments