• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773
  • 26нчы ноябрьдә үгез суеп сатыла. 280сум/кг. тел.8 9274687136.Актаныш.Киров авылы.
  • Казан Глушко 20а (Сахарова, Ак бүре) бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә, 20 000. 89274059202
  • Никахка, җиңсәдә пешергән ике каз сатып алам. Чаллыда. WhatsAppka языгыз 89172935266. Тагын өйдә пешкән кило ярымлы ике чәкчәк кирәк 8 нче декабергә.
  • Даурская урамында гостинка сатыла. 17 кв метр, ремонт белән. Су кертелгән, жиһазлар кала. Яшь гаилә өчен яхшы вариант. Бәясе 1250. 89370093474
  • Әлмәттә химия-биологиядән репетитор. ЕГЭга әзерләну. 89179228831 Ләйсән Хәмзовна
  • Снимем 2х комнатную квартиру в центре в Актаныше. На длительный срок. Чистоту и своевременную оплату гарантируем! Тел: 89377786691
  • Актанышта ике бүлмәле фатир сатыла. 8-987-414-88-75

 

 

 

 

 
Архив
 

               

12.11.2017 Мәгариф

Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үтте

25 – 27 октябрьдә Самара өлкәсе мәгариф министрлыгы ярдәмендә һәм катнашында Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы Татар мәгарифе көннәре уздырды. Үткән атнада бу зур вакыйга турындагы язманың беренче өлешен бастырып чыгарган булсак, бүген дәвамын тәкъдим итәбез.

Камышлының район Мәдә¬ният йортында гөрләп үткән очрашу кичәсеннән соң, Татарстан кунаклары Иске Ярмәкнең Уфа юлы өстендә төзелеп, быел гына гамәлгә кертелгән яңа кунакханәсендә кунып, иртәнге сәгать тугызда шушы авылның зур тарихлы урта мәктәбенә юл тоттылар. Аларны татарның кунак сые булып саналган бавырсак белән укучылар һәм мәктәп директоры Мәсхүдә Минегали кызы Габидуллина каршы алдылар. Кунакларны сәламләгәннән соң директор мәктәп музеен карап чыгарга тәкъдим итте. Иске Ярмәк авылының та¬рихын яхшы белгән укучылар Рәйсә Гыймадиева һәм  Дилия Сәлимова  мәгариф бел¬гечләрен экспонатлар белән таныштырып йөрделәр. 


Иске Ярмәк мәктәбе музее
1965 елда тарих укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Ваһаҗ улы Мөхәммәтҗанов һәм мәктәп директоры, шулай ук сугыш ветераны Абдулла Ярый улы Шагиев мәктәп музее өчен экспонатлар җыю турында игълан итәләр. Әлбәттә, ул елларда басым сугышта катнашкан авылдашлар истәлеген саклауга юнәлтелә. Шулай ук бу авылның танылган шагыйре Зыя Ярмәки, язу¬чы-революционер Халикъ Сад¬ри, гармун ясау остасы Гали Гәрәев турында материаллар туплана, төрле елларда җи¬тәкче булып эшләгән, башка өлкәләрдә танылган якташлар турында мәгълүматлар табыла. Музей 1985 елда ачыла һәм бүгенгә кадәр эшләп килә. Ярмәк җир¬легенә караган Иске Ярмәк, Чулпан, Яңа Ярмәк авылы халкы музейга борынгы татар йортында кулланышта булган эш коралларын, өй җиһазларын, кул эшләрен әле дә китереп торалар.
Иске Ярмәк халкы шу¬шы авылга гына хас милли бизәк¬ләрне, киемнәрне, бию¬ләрне, җырларны саклап яши. Моңа музей экспонатлары гына түгел, җирле “Ак каен” халык ансамб¬ленең һәм ике ел элек оешкан җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының татар фольклоры юнәлешендәге эшчәнлеге, авыл тарихын барлап, һәр нә¬селнең шәҗәрәсен төзеп барган мәчет имамы Габдулла Мөхәммәткәримнең  кызыксынучанлыгы ярдәм итә. Иң мөһиме, культура тра¬дицияләре бай булган авылда гореф-гадәтләр дә сакланып килә. Моны бу ел башында үткәрелгән Зыя Яр¬мәкинең 130 еллык юбилеенда да, Иске Ярмәкнең 280 еллыгына багышланган бәйрәмдә дә, “Урам концертлары” дип аталган иҗат бәйгесендә дә, хәтта Татарстаннан килгән мәгариф хезмәткәрләре өчен үткәрелгән ачык дәрестә дә күрергә мөмкин иде. Бу чаралар барысы да татар телендә үткәрелә һәм анда укучы балалар да катнаша.

Иске Ярмәк мәктәбе
Венера Фәһим кызы Әхмәт¬җанова 4нче сыйныфта “Сыйфат” темасына үткәргән дәресне мәгариф хезмәткәрләре бик уңышлы дип бәяләделәр.  Анда интерактив такта, компьютер кебек заман технологияләре дә кулланылды, укытучы укучыны уйлануга, үз фикерен булдыруга этәрде, дәрес  барышында һәр баланың катнашуы, берничә сорауга җавап бирергә өлгерүе теманы тирәнрәк ачарга ярдәм итте. 
Дәрес планында каралмаган, алдан әзерләнмәгән хәл дә булып алды. Мингол ага Галиевның соравы буенча 4нче сыйныф укучысы Ләйлә Нәгыймуллина  озын гына шигырьне сәнгатьле итеп яттан укып биргәч, кунаклар бигрәк тә җанланып киттеләр, кызчыкның чыгышын  кул чабулар, рәхмәт сүзләре белән хупладылар. Профессор, тел белгече Мингол ага Галиевка аның дикциясен төзәтергә урын да калмаган иде бугай. 
 
Ахырда кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән “Сөмбелә” бәйрәмен карарга насыйп булды. Бөтен уку¬чыларының да матур итеп шигырь сөйләүләре, җырлый бе¬лүләре куандырды. Казан делегациясе җитәкчесе Гөлия ханым Мусина гаиләдә дә, урамда да татарлыгыбыздан оялмыйча, үзебезнең матур әдәби телебездә сөйләшергә, укытучыларны да, балаларны да Татарстанда даими рәвештә уздырылып торучы татар теле буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга, ә мәктәпне тәмамлагач, Казан уку йортларына кереп, югары белем алырга өндәде, мәктәпкә дәреслекләр, матур әдәбият, таблицалар һәм “Хәрәкәт” дип аталган уку әсбабы бүләк итте. Ә Мингол Галиевның, Айдар Габдиновның һәм гармунчы Динар Бәдретдиновның чыгышы бу татар теле бәйрәменә матурлык өстәп җибәрде. Очрашу күмәк җырланган “Туган тел" җыры белән тәмамланды.
 
Кызганычка, бер мичкә балга салынган бер кашык дегет тә булмый калмады. Элек саф татар авылы булып саналган Иске Ярмәк тә соңгы елларда руслашу ягына авыша башлаган икән. Үзем күрдем: дәресләр тәмамлангач, урамга сибелеп чыккан укучылар үзара рәхәтләнеп рус телендә аралаштылар. Укытучылар бу хәлне авылда асрамага алынган рус балалары күп булуы белән аңлаталар. Ә ник аларга да татар телен өйрәнмәскә ди? 

Гали авылы
Күз алдыннан Степановка авылының горур һәм ятим  мәктәбе китми генә бит. Авыл булсын өчен, мәктәп кенә җитми икән шул. Димәк, яшьләргә эш урыннары булдыру, югары белемле белгечләрне авылга кайтару, күпләп татар балалары үстерү ягын кайгыртырга иде. Мисал итеп Похвистнево районының Гали авылын алырга була. (Татар мәгарифе көннәре кысаларында анда да булырга туры килде). Авылда яшәүче фермерлар да, читтә яшәүче эшкуарлар да эшләп тапкан хәләл малларыннан өлеш чыгарып, авыл мәктәбен, спорт объектларын, мәчетләрне төзекләндереп, яңаларын тө¬зеп (нәкъ шул көннәрдә анда дүртенче “Хөсәен” мәчете ачыл¬ды), авылның дәрәҗәсен кайгыртып торалар, дип сөй¬ләде Гали мәктәбенең укыту бүлеге мөдире Гөлчәчәк Шәй¬хетдинова. 
 
Гали авылы җирләре дә беркайчан да буш ятмый, абзарларда мал-туар да җитәрлек. Дөрес булса, шушы авылның бер танылган фермеры Степановка кырларын арендага алып, икмәк чәчкән икән, дигән сүз ишетелде. Бигрәк тә яхшы. Ятларга калдырганчы, үзебезнең татар егетләре хуҗа булсын иде бу уңдырышлы басуларга. “Эшләгән кешегә эш һәрвакыт табыла” дип, хөкүмәттән ярдәм көтмичә, биргәненә шөкер кылып, үз көчләренә таянып яшәгәнгә күрә, Галидә халык та, мәктәбендә балалар саны да күп. Быел, мәсәлән, беренче сыйныфка 22 бала килгән. Татар теле дә атнага ике дәрес керә, бөтен чаралар да тик татар телендә алып барыла.  Мондый күрсәткеч өлкәбезнең башка татар авылларында юктыр, мөгаен.

Камышлы. “Каенкай” балалар бакчасы
Татарстан мәгариф хез¬мәткәрләре Камышлының  2015 елда гына капиталь ремонт ясалган “Каенкай” балалар бакчасында да көтеп алынган кунак булдылар. Өлкән төркем балалары алар алдында чыгыш ясарга бер дә тартынмадылар. Балалар бакчасы мөдире Ләлә Зәки кызы Хәлилова сүзләренә караганда, биредә балалар нәни чактан ук төрле проектлар өстендә эшләргә, аларны өлкә конкурсларында расларга өйрәнәләр. Алар инде район һәм өлкә күләмендә җиңүләргә ирешеп, призлар да алганнар, ә тәрбияче Зарина Гатауллина губернатор гранты оту бәхетенә ирешкән. Менә бүген дә кызлар һәм  малайлар рус телендә “Моя Россия” дип аталган проект тәкъдим иттеләр. Камышлы чишмәләре, мәчетләре турындагы проекты белән өлкә конкурсында җиңү яулаган Ильяс Шәйдуллин, Россия башкаласы Мәскәү турында - Вадим Павлов һәм Камилә Баһаутдинова, өлкә каласы Самара турында - Ралина Баһаутдинова һәм Артур Лемаев, Татарстан каласы Казан турында Азалия Галләмова һәм Лева Зайков тәфсилләп сөйләп, тыңлаучыларны шаккатырдылар. Ә тәрбиячеләр Диләрә Мансурова һәм Гөлфия Шәйхетдинова нәниләр төр-кемендәге балаларга татар фольклорын, гореф-га¬дәт¬лә¬рен, милли уеннарын, җыр-биюләрен өйрәтәләр икән. Бу балалар бакчасында эш татар һәм рус телләрендә алып барыла. Һәм бу бик дөрес тә. Аллаһыдан бирелгән язмыш¬ларның кая илтәсе билгесез. Шуңа да балалар бакчасында, мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар икән, колак какмаска. Тормышта дәүләт теле генә түгел, ана теле дә бик мөһим.
 
Балалар бакчасындагы оч¬рашу нәтиҗәсендә Казанның 112 санлы балалар бакчасы мөдире Сөмбелә Мөхәммәтова һәм Камышлының “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Ләлә Хәлилова Регионара хез¬мәттәшлек итү турындагы ки¬лешүгә кул куйдылар. Аның нәтиҗәләре озак көттермәс, кунакка йөрешү, тәҗрибә уртак-лашулар да башланыр әле.
 
Камышлы мәктәбе
Йомры йомшак нәниләр белән озак итеп саубуллашканнан соң, автобуска төялеп, Ка¬мышлының урта гомуми белем мәктәбенә юл тоттык. Самара өлкәсе мәгариф ми¬нистрлыгының төньяк-көн¬батыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин бу мәктәпнең 2000 еллар башында төзелә башлавы, 2013 елның 1 сентябрендә генә ачылуы, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен әзерләү училищесы, мөмкинлекләре чик¬ләнгән балалар мәктәбе, бас¬сейн һәм стадион әле һа¬ман киләчәк планнарында булуы турында сөйләде. 
 
- Укучыларыбызга биредә бик уңай һәм куркынычсыз. Мәктәп тирәли куелган видеокамералар тирә-якны күзәтеп тора, ә балалар бер сменада атнасына биш кенә көн укыйлар. Зур ашханәсе, 520 квад¬рат метрлы спорт залы, китапханәсе, робототехника һәм компьютер класслары, ике музее, җылы суы һәм башка, һәм башка уңайлыклары булган Камышлы мәктәбендә бу уку елында 479 бала белем ала. Шушы ук бинада районның “Созвездие” балалар иҗат коллективы да урнашкан, - дип сөйләде кунакларны каршылаганда мәктәп директоры Айсылу Хәлиулла кызы Каюмова.
 
Мәгариф хезмәткәрләре мәктәп китапханәсен карап йөргәндә Айсылу Хәлиулловна Татарстан мәгариф министр¬лыгына татар телендәге китап¬лар белән даими тәэ¬мин итеп торулары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Кунак¬лар да, шуны гына көткән кебек, китапханәгә үзләре белән алып килгән тагын күп кенә  матур әдәбият һәм дәреслекләр  бүләк иттеләр. Димәк, китап киштәләренә матур итеп тезеп куелган Ләбиб  Лерон, Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнзаман Баттал, Нияз Акмал, Альберт Тимергалин, Га¬лимҗан Ибраһимов кебек танылган язучылар янында бүген яңа авторлар да урын алачак.  Әле типография буявы исе җилләп тә бетмәгән бу китап¬ларны укучы балалар да табылыр, алар Камышлының шушы матур мәктәбендә үсеп килә, дип ышанасы килә.  
 
90 еллык театры булган Камышлы мәктәбендә бу көнне “Тамчылар” драма түгәрәгендә шөгыльләнүче ба-лалар “Беренче театр” спек¬такленнән өзек күр¬сәтттеләр, татар теле укытучысы Тамара Хисмәтова Һади Такташның “Иптәшләр” шигыре буенча үткәргән “Дуслык белән көчлебез” ачык дәресендә татар халык мә-кальләренә мөрәҗәгать ит¬т嬬ләр, шигырьләр сөй¬лә¬де¬ләр, ә 6нчы сыйныф укучысы Динара Шәрапова Камышлы шагыйре, язучысы Әнвәр Давыдовның музеен тәкъдим итте. Бу балаларның барысы да Камышлы авылына хас йом¬шак татар сөйләмендә сө鬬ләшәләр, укыйлар һәм ши¬гырьләр сөйлиләр. Монда ата-аналарның йогынтысы да, татар теле укытычысының тырышлыгы да сизелә.
 
Элек Камышлы мәктәбендә ана телендә милли чаралар гына уздырылган булса, хәзер инде атнасына бер дәрес ана теле программа челтәренә дә кертелгән, икенчесе факультатив рәвештә укытыла. Укытучылар татар телендә укытуны җәелдерү өчен ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар, мәктәптә дә, мәктәптән тыш чараларда да татар телендә сөйләшәләр, татар ашлары, гореф-гадәтләре буенча төрле чаралар үткәрәләр. Ләкин ана телен яхшы белү өчен бу гына аз, билгеле. Тагын әле балалар өчен Татарстанда чыгып килә торган “Салават күпере”, “Ялкын”, олылар өчен “Казан утлары”, “Сөембикә”  кебек Татарстан журналларын, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын даими алдырып, укып барсалар бик шәп булыр иде. Шунда гына  Камышлы җирлегендә Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим кебек шагыйрьләр туа башлаячак, китапханәдәге әсәрләр үз укучысын табачак.

Самара
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбенә дә сугылып (бу турыда югарыда язган идем инде), сәяхәтчеләр караңгы төш¬кәндә генә Са¬мараның Халыклар дуслыгы йорты янына килеп туктадылар. Анда кунакларны “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм директоры Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың ветераны Азат Надиров һәм бер төркем яшьләр каршы алып, “Туган тел” оешмасы кабинетына озатып куйдылар. Самараның милли оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары татар мәгарифе өлкәсендәге проблемаларыбыз турында сөйләделәр, ә Революция урамындагы Кулинария хуҗабикәсе Равилә Шәкүрова пешереп җибәргән тәм-томнар белән чәй эчеп алгач, кунак¬ларны Халыклар дуслыгы йорты белән таныштырып чыктылар. Алар биредә татар оешмалары бүлмәсе аерым, “Бердәмлек” татар һәм “Ыргыз” башкорт газеталары редакцияләре аерым булуына соклану белдерделәр. Кичке тугызлар тирәсендә генә татарстанлылар Самараның Җәмигъ мәчетенә өлкәбезнең башка милли оешмалары вәкилләре белән очрашуга барып җитә алдылар. Иртәгә аларны тагын да катлаулырак өченче көн көтә иде. Бу турыда газетабызның ки¬ләсе саныннан укып белерсез.

(Дәвамы бар)
 
 
 
 
 
 
 
 
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 12.11.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments