|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2017 Бәйрәм
Венера Иванова кияүгә чыкты (ФОТО)ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Иванова кияүгә чыкты. Туе шушы минутларда, 11 ноябрь кичендә гөрли. Мәҗлес өчен матур дата сайлаганнар - 11.11. Кияү Динар исемле. Ишетүебезчә, ул Чаллы якларыннан. Шатлыклы яңалыкны үзенең инстаграмдагы битендә Зөлфәт Зиннуров та хәбәр итте. "Динар белән Венераны өйләндердек бүген. Бәхетле булсыннар!" дип язган ул. Шулай ук туйда башка иҗат әһелләре дә бар. Зөфәр Билалов яшь парны котлап җыр башкара. ТНВның элеккеге җитәкчелегенә кергән, ә хәзер "Татаркино" оешмасы башлыгы Миләүшә Айтуганова да туйда. Яшьләргә ул бәхет тели. Венера һәм Динарга яңгыраган барлык котлаурга "Матбугат.ру" да кушыла. Бәхетле булыгыз! Илназ Сафиуллин фотосы Зөлфәт Зиннуров фотосы
--- |
Иң күп укылган
|