поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.11.2017 Юмор

«Миңа галочка өчен генә кияүгә чыгу кирәкми»

Социаль челтәрләрдә кызык тапмасагыз, танышулар сайтына керегез, нинди генә кызыклар юк анда. Күбесе чит исемнәр астында, чит фотолар куеп утыра утыруын, үзем дә анда әллә ничаклы кино йолдызларын очраттым, берәүләр кемнәндер кача, икенчеләре шикләнә, ахры. Шулай бер белмәгән кеше белән гәп коргалаган бар.

Монда керү өчен әүвәл анкета кирәк әле, ул ничаклы тулырак һәм кызыклырак – танышу ихтималы шулхәтле күбрәк. Минем анкета менә мондыйрак килеп чыкты – «Кемне табарга телим: картайган көнеңдә кара-каршы утырып чәй эчкәндә сөйләшеп сүзең бетмәс кешене; Үзем турында: тапканын бер кабып бетереп бара торган кеше түгел, кешенеке кирәкми, үземнекен бирмим; Профессиональ эшчәнлек: трудовойга язылган бугай ул турыда, күптән ачып караган юк, пенсиягә иртәрәк әле. Пенсиям күпмерәк чыгар икән минем? Белешмәләр җыеп йөрисе көннәр дә якынлаша икән бит, шуңарчы берәр адәм рәтле бәндәсен насыйп итсә инде. Икәүләшеп йөрергә кызыграк булыр, дим, култыклашып, стаканнардагы тешләрне киеп; Тән төзелеше: кыяфәт кенә берни дә сөйләми...
 
Балавыздан ясаган сыннар музеена илтеп куярлык түгел түгелен, ну болай ничава әле үзем; Чәч төсе: бер-ике бөртек агарган чәчләремне йолыккалап торам, яшь күренәсе килә, каһәр; Уку йорты: тормыш дигән олы мәктәп, коридорлары белән; Аралашкан телләр: татар белән рустан кала, башка телләрдә аралашканда куллар бик нык арый, болай үзе белүен беләм дә; Тормышчан максатыгыз: адәмчә яшәргә; Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез: кәефкә карап... Пазлы сатып алдым, бишкә хәтле дигән, биш ел узмады әле. Лифтта төймәләргә текәлеп карап барырга яратам – уйларны бергә тупларга ярдәм итә, катаракта авыруы килеп чыгу ихтималын да бетерә икән. Иртән тырпайган чәчләрне юешләтеп үз урынына яткырам. Тезе чыккан трико, арты тапталган йорт башмагы киеп телевизор алдында изрәп утырам, бөкләнгән газет белән чебен үтереп. Вареньедан бушаган банканы кайнар су белән чайкатам – компот та була, банка да юыла. Танышу сайтына кереп анкеталар актарам – принц көтәргә соңга калган, теләсә кем белән булырга иртә дип санаган кызлар карыйм. Күбесен тиздән урамда таный башлармын инде, ахры. Үткәндә-барганда сәлам биреп китегез, көнбагыш булса да чиртербез; Спорт белән шөгыльләнү: әллә нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсе килә инде менә үзе. Волейбол-футбол ише белән булмый – туп тиеп тәмәке сына. Шахмат фигуралары белән чиертмеш уйнап булмый. Тимераякта шуарга яратам, тик бозы бик шома, берничә тапкыр егылып, арт ягымны бәрдем инде. Фитнеска бармыйм – анда сылу кызлар кыерсытыр дип куркам. Йога бик шәп нәрсә ди, мин йоктырып өлгермәдем әле.
 
Шулай да тезне бөкләп утыра алам (бәлеш ашаганда, мендәргә авышыбрак). Куна тактасына тезеп куелган өчпочмакларны ашап бетерү ярышы булса – мин беренче булыр идем дә, андый спорт төре юк; Яраткан музыкаль юнәлеш: күңел нәрсәне сорый инде, көненә карап.
 
Грампластинкаларны очырып бетердем, и шәп тә очалар, мин сиңа әйтим, зыр-зыр килеп. «Дубыр-дубая»ны тынлыйм, ну шәп җыр!»
Базарда җимеш сатучыларны күзәткәнегез бармы? Алар аның һәрберсен ышкый, ялтырата – товар төсе кертә. Чөнки сатучы күп, вакыт бара, җимеш бозылып беткәнче сатарга кирәк. Менә шундый ышкылып-ялтырап беткән, берничә тапкыр «сортировка» аша узганнарның моның ише анкеталарга исе китмәс китүен, аларның статусында бит: «Мин шундый гына, башка төрле булмам!» дигән баналь сүзләр язылган. И, җан кисәк, тормыш биш кат бөгеп, дүрт кат турайтса, әллә ниткән формаларга кереп бетәсең әле. Бөгелү-сыгылулар күбәеп китеп сынучылар да бар.
 
«Миңа галочка өчен генә кияүгә чыгу кирәкми», диләр икенчеләре. Ромашка таҗларын йолкып утыру чоры узган шул, ә «галочка» барыбер куелачак, графалар җитәрлек. Шөкер, хатын-кызлар арасында оптимистлар да юк түгел, «Ир-ат маймылдан чибәррәк булса – шул җиткән», диләр алар. Мин дә моның белән килешәм, ир-ат маймылдан чибәррәк булырга тиеш, янәшәсендәгедән... Ә минем анкетаны куеп карагыз, ярдәме тими калмас.

Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 09.11.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»