• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

27.01.2010 Җәмгыять

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ НИДӘ?

Күбебез яшәү мәгънәсе турында уйланмый калмагандыр. Әмма берәүнең дә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алганы юк. Чыннан да, нигә без монда, бу ыгы-зыгы, кичерешләр, газаплар, шатлык һәм кайгылар – алҗытып-ялыктырып бетерүче хисләр нәрсәгә?

Кеше, әлеге мәңгелек сорауга җавап эзләп, кайвакытта, Гомәр Хәйям шикелле, төшенкелек халәтенә дә килә:

 

Галәм өчен, әйтче, адәм, 

                                 син кем генә?

 

Синең яшәү барлы-юклы

                         төтен генә.

 

Нигә килдем?

Нигә китәм?

                        Максат нидә?

 

Юк, җавап юк бу

                 сорауга һичбер кайда…

 

Биредә мин Америка ачарга җыенмыйм, бары тик уй-фикерләремне генә уртаклашырга телим. Шунысын да искәртү урынлы булыр – һәркемгә яшәү мәгънәсен үзенә билгеләргә туры килә. Максатларны түгел, нәкъ менә мәгънәсен ачыкларга. Ә максатлар үзгәреп тора. Аларның кайсына ирешергә дә мөмкин, әмма яшәү мәгънәсе бөтен гомер аша уза һәм тормыш агышындагы максатлар  да аңа буйсынырга тиеш.

 

Һәркемнең – үзенеке

 

Башта яшәү мәгънәсе турындагы иң киң таралган фикерләрне карап үтик.

 

Балаларда. Аларны еш кына тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Менә кемнәр хакына яшәргә була. Алар нәселне дәвам итә, тормыш тәҗрибәбезне саклый, әти-әнисенә чиксез шатлык китерә һәм, ниһаять, кайгыртулары белән гомеребезнең соңгы көннәрен бизи. Үзең тугансың икән, башкаларга да туарга булыш. Тереклекне саклап калуның төп принцибы шул. Ул кешеләрдән башка барлык тереклек ияләренә дә карый. Ә кеше бер-берсен юк итүнең яңадан-яңа юлларын эзли, алдагы буыннардан яхшырак булу, башкаларга бары тик игелек кенә кылып, камилләшү турында уйламый. Нигезе – нәфес һәм көнчелек. Шулай булгач, балалар яшәү мәгънәсенең асылы түгел булып чыгамы?

 

Бәлки акча яки хакимияттер? Югыйсә алар гына кешене ирекле итә, акча безнең чиксез хаҗәтләребезне үти, ә хакимият беркайчан да «өскә» карамаска мөмкинлек бирә. Тик хакимият гаять зур җаваплылык та йөкли һәм «урын»ны саклап калу өчен күп көч куярга туры килә. Өстәвенә зур акчаларга, хакимияткә ия булучылар  икейөзлелек, көнчелек, ялагайлануга корылган ялган ихтирам белән уратып алынган. Әйләнә-тирәдәгеләрнең күбесе сине ихластан яратучылар түгел, ә синнән куркучылар һәм күңелләреннән сине күралмаучылар.

 

Алайса, мәхәббәттер. Ул кеше сәләтле булган иң якты һәм саф хис, барлык шагыйрьләр мәдхия укыган даими һәм сәбәпсез шатлык чыганагы. Чыннан да, гомер буе сөеп һәм сөелеп, барлык шатлык һәм кайгыларны уртаклашып яшәүдән, кешенең бөтен кимчелекләрен белә  торып, аны кичерү һәм бернигә карамый яратудан, әлеге хиснең ныгый баруыннан һәм тирән картлыкка ирешеп, ахыр чиктә бер көнне үлүдән дә яхшырак нәрсә була аламы икән?! Әмма бер көнне,  өстәвенә, ярату да ике яклы булмаса? Мәхәббәт газапларны шатлыкка караганда күбрәк тә китерә бит. Шулай булгач, бу хисне яшәү мәгънәсе итеп буламы?

 

Тагын альтруистлык кала. Саф күңелле, кылган яхшылыгына нәрсәдер өмет итмәүче, тормышның максатын башкалар хакына яшәүдә күргән игелек иясе. Ул – кешелекнең идеалыдыр, мөгаен. Тик уйлап карагыз әле, сезнең тормышыгыз нәрсәгә әйләнәчәк, нинди мәхрүмлекләр күрергә, игелекле гамәлләрегез өчен нәрсәләргә түзәргә туры киләчәк! Кешеләр яхшыга тиз ияләшәләр дип дөрес әйтмиләр, алар аңа мизгел эчендә күнегәләр һәм сезне җүләргә яки беркатлыга санап, муеныгызга атланачаклар. Дөрес, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүчеләр дә бар анысы, тик алар бик сирәк. Гадәттә, игелек бик тиз онытыла, начарлыкны гына гомер буе хәтерлиләр. Шунысы да бар: күп очракта безгә начарлыкны кайчандыр үзебез игелек кылган кешеләр эшлиләр.

 

Мәгънәсез тормыш

 

Әгәр кешенең кыланышларында һәм эш-гамәлләрендә мәгънә булмаса, бу үзеннән-үзе аның тормыш сыйфатында чагылыш таба. Мәгънәсез яшәү – кеше язмышын үз кулына алырга мөмкинлек бирүче эчке этәргечтән башка гомер итә дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул көчсезгә әйләнә, таяныр нигезне югалта һәм теләсә нинди тормыш ситуациясе, теләсә кайсы проблема аны тигезлектән (чыгырдан) чыгара. Мондый кеше белән җиңел идарә итеп була һәм ул шәхес булудан туктый, аның үзенчәлеге, сәләте, таланты һәм мөмкинлекләре зыян күрә. Ул йомшак характерлыларны эчкерле максатларында һәм мәнфәгатьләрендә файдаланучыларның җиңел табышына, корбанына әйләнә.

 

Сораулар җаваплардан күбрәк…

 

Нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга тиеш. Әмма бу нигезләмә артында бертөрле җавап алынмаган күп сораулар тора. Кеше тормышына аерым мәгънә салырга, билгеле бер максатлар куярга, аларга ирешүгә омтылырга тиеш. Әмма ул теләсә нинди максат яки омтылыш була аламы соң? Алга куелган теләсә кайсы бурычны «яшәү мәгънәсе» дип атарга мөмкинме? Яшәү мәгънәсе «яхшы» яки «начар» була аламы? Ул тормыш тәҗрибәсе белән киләме, әллә «читтән» бирелә торган нәрсәме? Яшәү мәгънәсен формалаштыруга чор, дөньяны танып белү һәм кеше инанган дин нинди йогынты ясый? Монда аның белеме, таланты һәм сәләте нинди роль уйный?

 

Сораулар мөмкин булган җаваплардан күбрәк. Яшәү мәгънәсенә ирешү өчен кешенең башкарган эш-гамәлләре аның өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәсәлән, берәү бакчасында кое казыды һәм аның файдасын үзе генә күрә башлады ди. Аның бу гамәле мәгънәгә ия булырмы соң? Юк, әлбәттә. Ә менә коены капка төбендә казыса, андагы суны  күршеләре дә файдалана алыр иде. Беренче очракта ул шәхси файда алуга кайтып калса, икенчесендә йөрәк кушуы буенча – игелек кылу максатында эшләнде. Шулай итеп бер үк гамәл, нинди максат куюга карап, ике төрле яңгыраш ала икән. Беренчесендә, теге карун һаман үзен  генә кайгырта, дип сүксәләр, икенчесендә рәхмәт укыйлар. Ә файданы гамәл кылучы да, башкалар да күрә. Димәк, яшәү мәгънәсе игелек кылуда, һәр кылган эш-гамәлеңә нинди мәгънә салуда икән. Мондый эш-гамәлләр күбрәк кылынган саен, яшәү дә мәгънәлерәк була бара. «Яшәү мәгънәсе нидә? Башкаларга хезмәт итүдә һәм яхшылык эшләүдә», – ди Аристотель.

 

Ислам дине тәгълиматы да кешеләргә игелек кылу аша рухи камилләшүгә өнди. Бары тик шулай гына Аллаһыга якынаеп була. Тик динне кәсепкә, ә дин әһелләрен кәсепчегә әйләндергән җәмгыятьтә яшәү мәгънәсе акча табуга, шәхси җитешлеккә, байлыкка омтылуга кайтып кала шул. Икейөзле җәмгыять, икейөзле сәясәт, икейөзле тормыш… Тарих сәхнәсендә трагифарс уйнала.

Фирдәвес ЗАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

№31 (35578) / 12.02.2010 15:34:25

Яшәү мәгнәсе- Аллаһега ышануда!!!

№30 (34750) / 04.02.2010 19:23:24

Яшәү мәгнәсе- яшәүдә.Кем ничек булдыруы һәр кемгә дә бирелгән.
Тик һәзерге яшәү -табигат законнарына күчә,кем көчле шул җанвар үзенең комсызлыгын күрсәтә.

№29 (33956) / 29.01.2010 08:43:22

"Суык көндә мич кырында язып утыра торган язма үрнәге инде бу."
Килешәм!

№28 (33895) / 28.01.2010 21:30:47

Моңсылу апагыз, мин сезгә ышанам.Мин үземне альтруист дип щйтщ алмыйм үзе.Әниләр балаларына карата альтруист, һәм депрессиядән коткаручы алар хатын-кызларны.Ирләргә бу яктан авыррак. узып баручы белән килешәм, хатын-кызларга табигать салганны ирләргә нәкъ менә ислам дине аңлатып бирә шикелле.Ирләр өчен тоела миңа Корьән китабы.

№27 (33847) / 28.01.2010 16:41:10

Мәкаләнең соңгы кызылюлы белән килешәм, әмма төзәтмә белән.Дин әһелләрен җәмгыять кәсепчегә әйләндерми, ә хәзрәтләрнең күбесе динне кәсеп итеп сайлап ала һәм кулыннан башка эш килмәгәнгә күрә җиңел юл сайлап мәдрәсәгә укырга бара. (Барысы да түгел, әмма бик күбесе) Аларга карап халык икейөзлегә әверелә.
Ә яшәү максатына килгәндә болайрак тора хәлләр. Без дөньяга үз теләгебез белән килмибез, моны берәү дә инкар итә алмый. Безне Хак Тәгалә шушы вакытлы дөньяга яралта. Димәк безнең алга яшәү максатын да Аллаһы гына куя ала. Шуның өчен Ул кешеләргә яшәү максатын аңлатып Үзенең Коръән китабын иңдерде һәм кешегә "акыл" дигән нигъмәт бирде, юлны сайлап алу мөмкинлеген бирде. Һәм аңлатты: "Мин сезгә Җәннәт бакчалары телим, кешеләргә зыян салмыйча Мин кушканча хәрамнардан тыелып яшәсәгез Җәннәтле булырсыз" дип аңлата. Һәр кешенең максаты мәңгелеккә әзерләнү булырга тиеш. Кем яшәү максаты итеп "типтереп калуны" сайласа да үз ихтыяры, андыйлар өчен Тәмуг базлары да әзерләп куелган.

№26 (33816) / 28.01.2010 12:31:16

Яшэу мэгьнэсез булырга тиеш тугел.Мэгьнэ санап кителгэн юлларда олешчэ бар.
Э мин альтруистлыкка тукталам.Анда язылганнарнын тулысы белэн килешэм.Изгелеккэ бер ниндидэ омет багламыйча яхшылык кылу.Узеннен колган изгелегеннэн жан рэхэте табу.Мэгьнэ шулдыр.Язылганчада була.Сине исэргэ санап муенга менучелэрдэ,шул кешелэр сина авырлык ясаучыларда.Андый очракта Аллахтан шул кешелэрне ярлыкауны сорыйм. Барыбер яхшылык ,изгелек,матурлык остен чыга. Менэ бу сузлэр матур китап сузлэре генэ тугел,дусларым. Бу минем кунел галэтем,яшэвемнен мэгьнэсе.

№25 (33786) / 27.01.2010 22:39:06

сәһибҗамал! Сәвитский диетага артистларны утыртырга кирәк булыр. Мишәр дә бик кайгыра шулар өчен!

№24 (33785) / 27.01.2010 22:34:59

Күке.
Күп ашарга ярамый!Бөтен эшләгәнеңне унитазга җибәру,исраф була.
Сәүт заманындагы ашау реҗемын тоту хәерле. Кеше башына,талон буенча,2кг ит(или 1кг ит,1кг колбаса) һ.б.,һ.б. Өйрәндек, кибеттә аллага шөкер тәгамь күп,ашыйсы килгән саен ашыйбыз до отвала,симерәбез.
Туктарга вакыт,сакларга кирәк татар халкын,ашап кырылабыз бит.

№23 (33782) / 27.01.2010 22:17:14

бу сүзләрең хак Сәхипҗамал әби!
кызганыч "эзләүчеләре" өрлек кебек ирләр күбесенчә...
минем әти шундыйлар турында: э-э. Үлми калам диеп уйлады микән? -ди.

№22 (33781) / 27.01.2010 22:15:14

Суык көндә мич кырында язып утыра торган язма үрнәге инде бу.

№21 (33780) / 27.01.2010 22:14:37

Яшәү мәгънәсе кайда? -
Ашау, эчү, йоклауда!

№20 (33778) / 27.01.2010 22:11:11

соң Мансур абый! соңгы елларда ашар өчен эшли башладык бит инде.

№19 (33777) / 27.01.2010 22:10:01

Күкеәем,әй түгел лә, күкекәем.
Ервәлюсияләрдә катнашканым юк, мине алай ук картайтма, җанашкаем.
Әбиеңне үпкәләтүең бар.

Мәгьнә эзләүчеләрнең күбесе,элмәктә тамамлый тормышларын.Стоит ли искать.

Нәгыйм абый:
-Эх,балалар,тормышның кадрен белмисез сез,-дияр иде.

№18 (33776) / 27.01.2010 22:07:29

"кеше эшләр өчен һәм үләр өчен туа!" монысы хөрмәт-ихтирамга лдаектыр дип беләм. Аның иң алда ашау өчен генә туучылары да була шул әле...

№17 (33774) / 27.01.2010 22:04:41

и вашше бу автыр! үз сорауларына җавап таба алмагач бездән сорап белмәкче була!

үзең белмәгәч нигә кеше башын буталарга?

№16 (33773) / 27.01.2010 22:00:31

Сөйләмим! җае чыккан саен кирәкми! дип кычкыра бит ул үзе.
аннан ул хокуларын әйбәт белә. боздырып тормячак беркемгә дә!

№15 (33771) / 27.01.2010 21:57:34

мәг нә эзләп торырсың менә! көн тудымы яшәргә кирәк.әллә нинди глобал ный проблемалар белән йөрсәң уйланып,тормышыңны кем карый соң? кеше эшләр өчен һәм үләр өчен туа! менә шул . үзеннән -үзе шулай килеп чыга.

-Ник туылган инде,хәзер үләсе бар,-дип утырган бер абыйны һаман да искә алып сөйлиләр безнең якта.

№14 (33770) / 27.01.2010 21:57:13

күке, Cәһибҗамал әби исеменнән сөйләмә инде син. Кеше хокөукын бозу була бит бу.

№13 (33769) / 27.01.2010 21:49:40

Ярамый Мансур абый! Сәхипҗамал тәтә категорически против!рвәлютсияләрне болай да күп күргән бусын тучны күтәрә алмячак!

№12 (33767) / 27.01.2010 21:41:17

"дин әһелләрен кәсепчегә әйләндергән җәмгыятьтә "... язып та куясыз инде, ә! Гаеп менә кемдә-нидә икән бит!!! Ә без кемнәрнедер комсызлыкта гаепләп утырган булабыз тагын....
Монда әле кимендә яңадан бер революция кирәк түгелме соң?!! Җәмгыятьне революция үзгәртә бит инде...

№11 (33764) / 27.01.2010 21:28:32

Дерес сузга упкалап булмый

№10 (33762) / 27.01.2010 21:23:17

у кого 4 класса - ...
вообще, шучу.
үпкәләмәгез берүк.

№9 (33760) / 27.01.2010 21:05:37

Ил у меня 4 класса

№8 (33759) / 27.01.2010 20:57:21

Ъ
//толпа голых женьшен...//
это что, такой кытайски корен, который добыват из-под земл? очен целебен?

№7 (33758) / 27.01.2010 20:57:14

Иркә,



Андый ирләрдән ХОДАЙ сакласын...нытик дип атала бит инде андыйлар, фуууууууу...

№6 (33757) / 27.01.2010 20:53:38

Зиләйлүк, сәлам!))))
мин админ өйләнеп озак вакыт узмады, тормыш мәгънәсе турында әйбер элгән дип әйтмәкче идем)))))))депрессиягә эләккән ирләр проблемасы ул - яшәү мәгънәсе))))) Нормаль бу турыда артык уйланмыйча, булдыра алганча тормыштан ямь табып яшиләр.

№5 (33753) / 27.01.2010 20:35:54

Уйлап та биргәнем юк тормыш мәгънәсе турында, бүгенге көн белән ,киләчәккә оптимистик караш,өмет белән яшим...Әгәр тормыш мәгънәсе турында уйлап йөри башласам, 100гә җитмәсемне точно беләм, (миңа 95тә җитә кәнишне)...Кирәкме инде ул, ай-вай икән, мин дөрес яшимме икән,юкмы икән дип баш вату...ул очракта тормыш мәгънәсе тормыш мәгънәсен эзләүгә кайтып калып, яныңнан тормыш дигәне чажлап үтеп китәчәк....УУУУУУУУУФФФФФФФФФ,саруым кайный шул, гади әйберне катлауландырсалар..."Философия должна существовать только как наука"(21 гасырның авыл хатыны Зиләйлүк)

№4 (33747) / 27.01.2010 20:14:33

Берәү әйткән иде Байрон бугай:
-Жить надо так,чтоб после тебя осталось гора пустых бутылок и толпа голых женьшен...

Admin не мои слова!

№3 (33746) / 27.01.2010 20:13:50

Иии җанашкайларым эзләмәгез смыла җизни.Гомерегезне буша уздырмагыз.

№2 (33741) / 27.01.2010 19:33:55

Жизнь даётся всего один раз.Надо её прожить так, чтобы не было обидно и больно, за безцельно прожитые годы...(мәктәптә истә калганнардан)

№1 (33738) / 27.01.2010 19:19:26

Яшәүнең максаты…Мәгънәсе…Кеше максат куеп яшимени?
Максат куймаса, ул яшәмимени? Адәм баласы дөньяга үзе теләп
килми, ә бәлки Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән. Тууга, тырыша-
тырмаша яшәргә омтыла инде ул, аның башына яшәү өчен бик
зур программа куелган - әлеге программа аңа «путеводитель».
Кешенең ахыр көннәренә чаклы максаты-шул программа ярдәмендә,
би-и-ик эчтәлекле мәгълүмат күплеге булдыру.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом