поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2017 Мәгариф

Рус телен укыту җиңелме?

Мәктәпләрдә быелгы уку елы шактый киеренке башланып китте. Президент Путин авызыннан рус телен укытуга кагылышлы сүзнең чыгуын гына көтеп торганнар, диярсең: татар телен сөймәүче маңкортлар газета битләренә һәм интернет сәхифәләргә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә тискәре мөнәсәбәттә икәнлекләрен ашыга-ашыга белдерә башладылар.

Казанда русча чыгучы газетада шундый язма басылгач, берәү, рухланып, интернетта: «Җитәр! Татарлар басымы астында 25 ел буе, татар теле укытабыз дигән булып, балаларыбызны рус теленнән аңгыра калдырдылар», – дип пычрак атарга да җирәнмәде. Ике-өч яки күбрәк тел белүнең кайчан артык булганы бар? Хәтта революциягә кадәр Казан гимназияләрендә рус, татар, латин, француз телләрен укытканнар. Кечкенәдән төрле телләрне өйрәнү балалар өчен иң дәрәҗәле үсеш бит. Төрле телләрне өйрәнгәндә укучы аларны чагыштыра, баланың фикерләү дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы байый. Ә моның шулай икәнен рус милләтле кайбер ата-аналарның гына түгел, катнаш гаиләләрдәгеләренең, хәтта саф татар гаиләсе саналган үзебезнең маңкортларның да аңларга теләмәве гаҗәпләндерә. Мәктәпләребездә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту ниндиерәк югарылыкта? Татар теле һәм әдәбиятын укыту, чыннан да, балаларга рус телен үзләштерүгә комачау итәме? Шушы һәм бүтән сораулар белән мин авылыбызда озак еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты фәнен укытучы Таһүрә Зыятдин кызына мөрәҗәгать иттем.


– Рус теле һәм әдәбияты дәресләре саны Татарстандагы татар мәктәпләрендә, рус мәктәпләрендәге, Татарстаннан читтәге, әйтик, Мәскәү яки Ульян өлкәсендәге дәресләр саныннан аерыламы?
– Дәресләр саны буенча бертөрле генә мәгълүматлар юк. Гуманитар фәннәр буенча профильле укыту планнарында ул күбрәк булырга мөмкин. Мәктәп компонентыннан да рус теленнән сәгатьләр өстәлә ала. Моны һәр мәктәп үзе хәл итә. Ә менә базис укыту планнарында рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен Татарстанда да, Русиянең бүтән төбәкләрендә дә барлык сыйныфларда бер үк төрле сәгать саны каралган.
 
– Таһүрә ханым, әйтә аласызмы: Русия күләмендә караганда рус теле һәм әдәбияты буенча Татарстан мәктәпләренең рейтингы кай тирәдә?
– Безнең Татарстан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыту Русиядә алдынгы урында дип аяк терәп әйтеп була. 2017 елгы БДИ йомгаклары буенча, беренче урында Мәскәү укучылары. Алар уртача 72,6 балл җыйган, Татарстан укучылары 72,5 балл җыеп, икенче урында. Балтач районы мәктәпләренең күрсәткече 70,8. Саф татар районы өчен начар түгел. Русия буенча бу күрсәткеч 65,8.
 
– Озак еллар дәвамында авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытуда район яки республика күләмендә уңышларыгыз булдымы?
– Районыбызда ел саен укучылар өчен фән олимпиадалары үткәрелә. Укучыларым аларда катнашып, йә җиңүче булып таныла, һичьюгы призлы урыннар алмыйча кайтканнары юк. Соңгы 10 елда гына да шундый урыннарның саны 25тән артып китте бугай. Бер укучым, Рамазанова Фирүзә, рус әдәбияты олимпиадасында уңышлы чыгыш ясап, өч ел рәттән республика күләмендә призлы урын яулап кайтты.
 
– Бүләкләрегез дә шактыйдыр инде, алайса?
– Күп инде алар. Районнан бирелгән Мактау кәгазьләре (хакимиятнеке, мәгариф идарәсеннән бирелгәннәре) егермедән артып китә. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 2008 елда “Мәгарифтә казанышлар өчен” билгесе бирделәр. “Иң яхшы укытучы” республика бәйгесендә катнашып, ике тапкыр грант оттым. “Ел укытучысы” бәйгесендә районда призлы урын яулаганым бар...
 
– Дәрес биреп кенә мондый нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгелдер, мөгаен.
– Укучылар белән дәрестән тыш өстәмә күнегүләрне даими эшлибез. Сәләтле укучылар белән аерым шөгыльләнеп, андыйларны төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга хәзерлим. Ә йомшак укучылар белән бишенче сыйныфтан башлап, ел саен системалы рәвештә аерым шөгыльләнергә кирәк. Юкса, тугызынчы сыйныфка яки унберенчегә җиткәч кыен хәлне төзәтү мөмкин түгел. Мин үзем укыткан сыйныфларда, мәсәлән, һәр укучы өчен аерым көндәлек тотам. Бу укучы диктантларда яки бүтән мөстәкыйль эшләрдә нинди кагыйдәләр буенча хаталар җибәрә, шуларны терким һәм аңа шул хаталарны бетерү өчен махсус күнегүләр бирәм.
 
– Укучыларыгыз нинди бәйгеләрдә катнашалар соң?
– Күп инде алар: инша язу, шигырь уку бәйгеләре, фәнни-практик конференцияләр... Мәсәлән, республикада ел саен “Кирилло-Мефодиевские чтения” үткәрелә. Быел май аенда шул бәйгенең йомгаклау өлеше булды. Анда минем 6 сыйныфтагы укучым Таңсылу И.Тургеневның “Бежин луг” һәм Габделхәй Динмөхәммәтовның “Ат саклаганда” исемле әсәрләрен чагыштырып һәм тирәнтен анализлап чыгыш ясады. Шунысын да әйтим, Г.Динмөхәммәтов үзебезнең авылдан чыккан язучы. Әлеге хикәясен ул 1925 елда ук язган. Тургеневның “Бежин луг” хикәясендә дә ат саклагандагы маҗаралар, кичке-төнге табигатьнең сихри мизгелләре, тирә-юнь матурлыгын саклау, кешеләр арасындагы югары әхлак сыйфатлары тасвирлана. Бәйгедә Таңсылуым “Русская литература 4-7 классы” секциясендә җиңде. Аның эше “Кирилло-Мефодиевские чтения” бәйгесен яктырткан китапка да керәчәк.

– Балалар белән эшләгәндә кызыклы хәлләр дә булгалыйдыр?
– Андый истәлекләр һәрбер укытучы хәтерендә шактый. Укучылар әдәби әсәрләрне сәхнәләштереп укуга кызыксынып тартылалар. Бервакыт 10нчы сыйныфлар белән А.Островскийның “Гроза”сына тотындык. Рольләр бүленеп бетте. Тик Дикой дигән геройны уйнарга кеше юк. Инде өйрәнә башладык, әмма Дикойның сүзләрен үзем укып барам. Чираттагы тапкыр кабатлаганда шул герой сүзләрен әйтергә авызымны ачкан идем, сәхнәгә Р. исемле малай йөгереп чыкты. Йомшак укучы булганлыктан, аңа роль бирмәгән идем. Шул күренешне кабатлады да: “Апа, мин уйныйм инде?” – дип ялварырга тотынды. “Ярар, уйнарсың, өйрәнербез”, – дидем. Кабатлый торгач тәки өйрәнде. Район мәктәпләре арасында беренче урынны алып кайттык.
Икенче вакыйга да кызыклы. Рус әдәбияты дәресе бара иде. Әлеге дә баягы И.Тургеневның “Ася”сын өйрәнәбез.
Ф. исемле малай дәресләрдә яшеренеп, татарча китаплар укырга ярата. Аның бу гадәтеннән бүтән фән укытучылары да зарлангалады. Без бүтәннәр белән тырышып рус әдәбиятыннан әсәр анализлыйбыз, ә ул китап укый. Бер кулын аска төшергән, үзенең авызы ерык, күзләре көлә. Мин дә кызык итим әле дидем дә, кисәк кенә фамилиясен атадым. Мескен укучымның китабы идәнгә төште дә китте, үзе кызарды: “О чём это произведение? Нам тоже расскажи”, – дидем. Ә ул: “О любви”, – ди. Шунда сыйныфташлары дәррәү көлеп җибәрделәр. Алга таба ул бу гадәтен ташлады.
 
– Бу вакыйга элегрәк булгандыр. Хәзерге балалар китап укымыйлар, телефон тотып утыралардыр. Шулай да хәзерге замана балаларын китап укырга ничек җәлеп итәсез?
– Минем дәрестә телефон тотканнары юк. Кырысрак укытучы мин. Программага кергән әсәрләрне дәресләрдә бала күңеленә сеңдерергә тырышабыз. Өстәмә әдәбият укытуы, чыннан да, авыррак. Барысын да укып барган балалар аз. Китап укучылар конференцияләре, диспутлар, әдәби кичәләр балаларда китапка кызыксыну уята. Ә менә 11 сыйныфлар әсәрләрне укыйлар, чөнки БДИдагы иншаларны китап укымыйча гына язып булмый.

– Хәзер без Русия капитализмы чорында яшибез. Заманалар үзгәргәч, социализм чорында өйрәнелгән кайсы әсәрләр рус әдәбияты программасыннан төшеп калдырылды? Нинди яңа язучылар, аларның әсәрләре өстәлде. Мәктәп укучылары бу әсәрләрне ничек кабул итәләр?
– М.Шолоховның “Поднятая целина”, А Фадеевның “Молодая гвардия” романнары төшеп калды. М.Горькийның “Мать” романы, “Песня о Буревестнике”, Маяковский поэмалары, А.Гайдар хикәяләре, повестьлары хәзер бөтенләй өйрәнелми. Совет чоры балалары әлеге әсәрләрне кызыксынып укый иде. Хәзер революция, социализм тематикасыннан тайпылырга кирәк дип саныйлар. Тик шулай да патриотизм, әхлак темалары күтәрелгән әсәрләр шактый. Элеккеләре урынына хәзер Солженицын, Платонов, Булгаков, Пастернак кебек язучыларны өйрәнәбез, әсәрләр шактый катлаулы.
 
– Сез – татар авылында үскән кыз нигә рус теле һәм әдәбиятын укытырга карар кылдыгыз? Бу эш бик авыр бирелгәндер?
– Әтием мин кечкенә чакта ук: “Кызым, апаң – врач, син укытучы булырсың”, – дия иде. Рус теле фәненә мәхәббәтне укытучым Гөлнура апа Фазлыева уятты. Мәктәпне “бишле” билгеләренә тәмамлап, Арча педагогия колледжында, аннан Казан дәүләт педагогика институтында белем алдым. Татар һәм рус әдәбиятыннан бик күп китаплар укырга туры килде. Түнтәр авыл китапханәсе мөдире Рәшидә апага чиксез рәхмәтлемен, ул рус һәм чит ил әдәбиятыннан китапларны Балтачтан һәм Казаннан соратып, кайтарып торды. Укытучы буларак мәктәпкә аяк басуыма 33 ел инде. Сыйныф җитәкчесе буларак, җидешәр елдан 4 чыгарылыш, мәктәптә 8 ел профсоюз оешмасы рәисе, 14 ел гуманитар фәннәр оешмасы җитәкчесе, колхозда агитатор, стена газетасы редакторы, клубта концертлар алып бару һ.б. Шулай мәктәп һәм җәмәгать эшләре белән кайнап уза гомер.

– Укытучының эше “койрыклы-сакаллы” бит аның – өйгә дә кайта торган. Ирегез канәгатьсезлек белдермиме соң?
– Ирем Рәис бик ипле, аңлашып яшибез. Ике ул, бер кыз үстердек, оныгыбыз бар. Аллага шөкер, тормышыбыздан канәгать без.

Рәфхәт ЗАРИПОВ, Балтач районы, Түнтәр авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»