поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.11.2017 Ана теле

Ана теле: Алынма. Варваризмны да алабызмы?

Хәзер алынмаларның “варваризм” дигән төренә әйләнеп кайтсак, алар тел фәнендә дә, мәктәптә дә юньле-башлы өйрәнелми, яисә тискәре күренеш дип кенә бәяләнеп кителә. Моның сәбәбе, әлеге дә баягы шул, сөйләмне язма чыганакларга гына таянып күзәтү (хәзер инде аралашуда сөйләмнең тавыш-аудио чаралары киң кулланылса да).

Без бала чакта район җитәкчесе килеп, клубта нотык тотканда, ике сүзнең берендә “ызначыт” диюе безгә бик кызык тоелып, әйткән саен бармак бөгеп утыра идек. Шул нотыгы газетта басылып чыккач, карыйбыз, “ызначыт” булмый торган иде. Димәк, мондый алынмаларның әдәби телгә кирәге юк, алар, чыннан да, варваризм – паразит сүзләр.

Инде әйткәнебезчә, бүтән телдән өр-яңа термин-атамалар гына тәкъдим ителергә мөмкин. Милләттә моңарчы беркайчан да булмаган төшенчәләрне атаган махсус сүзләр генә! Шуларга гына тел сандыгы ачыла ала, шулар гына киләчәктә алынма була ала. Калганнары,– очраклылары,– бар да варваризм – “кермешәк”. Берсен дә тел сандыгы янына гына түгел, сөйләмгә дә якын җибәрмәскә, ягъни аларны фикергә дә, авызга да алмаска! Ә бездә!!! Басты безне “кермешәкләр”! Бар аерым кешеләрдән, аларның теләк, ихтыярыннан өстен торган сәбәпләр.

Беренче чиратта ул – иҗтимагый мөхит. Бездә әлегәчә кемнең “чын” татар мөхитендә яшәп караганы бар!? Кеше туганнан алып гаиләдә – бала бакчасында – мәктәптә – югары уку йортында – армиядә – хезмәттә һ.б. татарча уйлау, татар телендә аралашу мөмкинлеге булган берәр җирне әйтегез!? Бу чылбыр барыбер өзелмичә калмый. Татарның урысча (яисә чит илдә бүтән телләрдә) уйлау, “конгломерат-буталчык” сөйләм белән аралашуына тәмам күнегелгән инде. Дәрт бар, дәрман юк, дигәндәй, кайберәүләр әлеге чылбырны өзмичә яшәргә омтылып караса да кәкре үскән агачны – “кермешәкләр” белән тәмам чүпләнгән зиһен күзәнәкләрен ничек бер селтәнүдә чистартып ташлыйсың!?

Шушындый мөхиткә буйсынып, шулай тәрбияләнүебезнең фәлсәфи, психологик нигезе дә бар: “татар теле тора-бара, башка милләтләрнеке кебек үк, барыбер бетәчәк, чөнки бүген үк инде аны өметле, көчле урыс теле аша халыкара сүзләр баса. Моңа каршы тору мөмкин түгел, бу – котылгысыз, байый-байый бетү начар мыни”, дип үзебезне ихластан юата-юата яшәү, урыс теле мәнфәгатен саклап, үзебезнекен кимсетү өчен гарьләнмәү күпчелекнең канына сеңгән.

Берничә буынның аңына, канына сеңгән шушы рухый хәләттән бер селтәнүдә котылып буламы!? Менә моннан утыз ел элек чыккан газеттан өзек: “Соңгы предприятие шәһәр һәм районның төзелеш объектларына тимер-бетон изделияләр, измә һәм товарлыклы бетонны төп поставкалаучы булып тора (Хезмәт байрагы, 1986, 24 окт.). Бүген нәрсә үзгәрде? Икенче төп сәбәп ул – һәркемнең үзенә кагыла торганы: кемнеңдер әлеге иҗтимагый киртәне җимереп йә сикереп үтәргә көче җитми; кемдер теләми – бүгенге көне, киләчәге өчен сәяси куркудан котыла алмый; кемнеңдер мәшәкатьләнәсе килми, чөнки дөнья үзгәртеп мәшәкатьләнүдән аңарга бернинди файда юк; теләге булса да белеме җитми, белем эстәргә көче йә шарты юк һ.б.

Бу сәбәпләрнең күпчелеге, әлеге дә баягы, шул гомуми татар мөхите җитлекмәгәнлектән – татар теленең дәүләт теленә әверелүе өчен гомумдәүләт ихтыяҗы, шартлары тудырылмау. Татар теленә дә ихтыяҗ һәм аны куллану таләбе республикада яшәүче барлык халыкка да бер булмагач, үзеңә җаваплылык, бүтәннәргә таләпчәнлек артмый, гамьсезлек, талымсызлык яши бирә. Хәзер килеп, өченче сәбәп – варваризм алынмаларның тел һәм сөйләмнең үз эчендә хәл ителүе мәсьәләсе: нигә чит берәмлекләрнең сөйләмнән телгә күчүе табигый агымда, үзеннән-үзе бармый, нигә монда төрле каршылык туып тора? Беренчедән, татарның үз яшәешенә, үз аңына бәйле булмаган төшенчәләр генә чит сүзләр белән белдерелә ала, дигән таләп үтәлми.

Менә бу мисалларда предметны, төшенчәне белдергән атамаларга игътибар итегез әле. Аларның мәгънә нигезе татарның үзенеке түгел мени; аларга татар нигезле берәмлек табып йә ясап булмыйдырыемыни? Үлән сабагының юка гына итеп кисеп алынган урынында үтә күренмәле пленка барлыкка килә (мондый күренеш, төшенчәне халык элек-электән элпә дип атаган); 23 комбайнның 22се төзек, берсе ремонт процессында (ремонтта, ... барышында, торышында, хәлендә һ.б.); Алдыңгылар ирешкән уңышлар башкаларны да яхшырак, эффектлырак эшләргә рухландыра (нәтиҗәлерәк); Осталар почеркы (алымы, кулы); Төп критерий – азаккы нәтиҗә (бәя, билге, күрсәткеч). Варваризмны бүгенге борчу буларак карасак та, ул төр алынмаларның телдә һәм сөйләмдә тарихи күренеш икәнен дә онытмыйк әле. Фәндә ситуатив варваризмнар булуы да танылган. Моның ни икәнен халык иҗатыннан төшенеп була. Фикерне төгәл, үтемле, хисле, аһәңле итеп җиткерүдә ул чит сүзләрдән дә нәкъ урынына (ситуациясенә) карап оста файдаланган: Халык алынмалары уйланырга мәҗбүр итә. Әйтик, җырларга (халык җырларындагы алынмалар исемлеген китергән идек инде) алар ни сәбәпле килеп кергән? Синең буйсының бигрәк зифа, / Сад алмасы ашап үскәнгә; Колагыңа элгән сергаңны / Алтынчылар каеп биргәндер; Монда лингвистикага өстәп тарихи, сәяси ситуация дә катнаша, күрәсең. Их метрополитен, яратам нихәл итим, дигән. Биредә ят сүз чын мәгънәсендә стиль чарасы, сөйләмгә хис төсмере бирү чарасы буларак сайланган: читтән туган илгә әйләнеп кайткан егетнең үзен күпне күргән, шулай да инде туган җирдән аерылып, башкалардан берникадәр үзгәрәк, өстенрәк кеше икәненә шул сүз аша ишарә ясавы аңлашыла. Варваризмнар белән төгәллеккә, нечкә образ тудыруга ирешеп булуы да җырлардан яхшы күренә: Әй зимагур, ни хәлең бар, илеңә хат саламсың? / Какой илгә хатлар салу, күлмәк сатам – аламсың? Халык бу чараны чит сүзнең хуҗасына карата теге йә бу мөнәсәбәтен белдерәсе килгәндә дә оста файдаланган: Дошман безгә: “Постой!” дисә, / Үтик бармак шартлатып; Акчаң бетсә, кадрең китсә,/ “Ступай домой!” диләр; Казармада офицерлар йөриләр хозурланып / “Гололобый татар”, дигәч, үлә яздым хурланып.

Бу алымнан күренекле әдипләребез дә файдаланып куйгалаган. Габдулла Тукайның: “Нет, князь, постой!” диерләр, тотса мәскәүләр якаң”ны, “Если лучше вам, туда сами пожальте, госпада”ны ни өчен урысча китергәнен аңлатып тору кирәкмидер. Яисә “Абразауный егетләр”, “Господа, станция Дюдяк”, “Бак, вана Хусаен да помер!” кебек әйләнмәләрне дә ул нәкъ менә ачы көлү, нечкә елмаю өчен махсус эзләп таба, үзе дә ясый. Мондый уңышлы үрнәкләрне башка остазларыбыз иҗатыннан да мисал итәргә була. М.Мәһдиев әсәрен мисал иткән идек инде. Бүгенге шагыйрь, язучыларыбыз, журналистларыбызның иҗатында да алар очрап-очрап куя. Бар иҗади табыш буларак уңышлылары, бар сөйләмгә ябышмаганнары, бүселеп, тырпаеп торганнары. Чөнки алар күпчелек очракта сүз югында сүз булсын дигән кебек “мөгез чыгару” максатында гына очраклы алынган варваризмнар.

Менә бүгенге күренекле генә язучы, журналистларның иҗат “җимешләре”: “Бу хәл миңа категорический ошамый”. “Кемнәргә ул файда, урысча әйткәндә, “Кому это выгодно”, “Урыслар әйтмешли, комментарий излишни”, “Урыс әйткәндәй”, так чту, китап укыйсың килсә...” һ.б. Чит берәмлекләрне сөйләм системасында өйрәнү нәтиҗәсендә тагын бер төр варваризмнарга “күз ачыла”. Моңарчы без төшенчәне белдерә торган неологизмнарга гына игътибар иткәнбез икән, ә бәйләү чаралары саналган берәмлекләргә бөтенләй күз йомганбыз. Алар турыдан-туры мәгънә белдерми торган, ә бүтән максатларда, асылда, төшенчәне төшенчәгә, фикерне фикергә, ягъни сүзне сүзгә, тезмәне тезмәгә, җөмләне җөмләгә бәйли торган һәм бөтен бер текст барлыкка китерә торган бәйләгеч чаралар була. Гадәттә “паразит” сүзләрнең күпчелеге шулар. Ишләре дә шактый: ызначыт, наканис, нүжәли, пака, зерә, перәме, тәк, ычто, ычтобы, но, только, канса канис, действительно, нечего, ә какже, такчто, и, или, да, итәкдәли һ.б. Дөрес, андыйлар телгә күпләп үтә алмаган, чөнки, инде әйткәнебезчә, гадәттә, аларны язуда тыялар. Әмма бу әле “паразитизмнар” зарарлы түгел, алардан котылуы җиңел дигәнне аңлатмый. Һич юк!

Дөресен әйткәндә, алар куркынычрак та әле: язмада тыю үз-үзеңне тынычландыруга, күзбуяуга китерә – билчәннең яисә эт эчәгесенең өске яфрагын өзеп ташлап кына аның тамырын кортып булмый, ул төптә, ягъни халык эчендә, үрчи бирә; киләчәктә тагын да ишәячәк, котырачак. Мисалга, соңгы вакытта алар сәхнә сөйләмендә күзгә күренеп артты. Драматург алардан ничек тә котылырга тырыша, аның артыннан редактор да “чистарта”, ә менә режиссер артистларны “паразитизмнар” кулланган өчен хуплый; көчләп өстәтә дә әле; үзе дә ике сүзнең берендә ну, ди, давай-давай, да, и, наканис, пака, ди. Иң куркынычы шунда ки, бу берәмлекләр – бәйләү чаралары телнең үзәгенә, җелегенә мәгънә белдерү чараларына караганда якынрак, димәк, телгә үтеп кергән очракта алар аның асылын тәшкил итә торган чарага әверелә. Бу – куркыныч, чөнки аларның башка варваризмнарны үзләренә ияртү сәләте көчлерәк, ә телне алар басса, аның умырткасы да, җаны да үзенеке булудан туктый. Сөйләм дә, тел дә иҗтимагый күренеш. Алынмалар белән эш итү дә,– аларны ялгышмы, дөресме куллану да,– үзебездән тора. Моны без соңгы вакытта үзебез дә тоя башладык.

Әйтик, заманында гарәп-фарсы алынмалары урынына (гаилә, мәнфәгать, сыйныф һ.б.) телне “заманлаштыру”, ягъни советлаштыру-урыслаштыру максатыннан сөйләмгә көтү-көтү урысча варваризмнар кертелде. Хәзер исә шул урынсыз “кермешәкләр”дән котылу өчен табигый, урынлы хәрәкәт башлангач, янә икенче якка ташланып, “таяк сындыру” күренешләре күзәтелә. Күренекле генә язучы, журналистлар да, шушы сәяси шаукымга бирелеп китеп, гарәп-фарсы, төрки неологизмнар белән мавыгу чирен йоктырып алдылар. Әле дә вакыт-вакыт, хәтта яшьләр газетында да, көндәлек хәбәрләрдә дә дәхел, шималь, тәэсорат, иҗтиһат, мөравәтле һ.б. сүзләргә юлыгып, аптырап каласың. Яшь кеше нишләргә тиештер. Аңлатмасы да бирелмәгән, кул астында сүзлек тә юк.

Хәер, кем инде газетны сүзлек белән укысын! Болай да инде, хәтта радиодан бирелгән ашыгыч хәбәрләрдә дә вәзир, ягъни министр; мәхкәмә, хәзергечә әйтсәк, суд; статья, икенче төрле әйтсәк, матдә дигән гыйбарәләрдән аптырап калып, хәбәр тыңлыйсы урынга сүзлек эзләргә мәҗбүрсең. Болар бит заманча тиз аралашуга, төгәл аңлашуга комачаулый, балаларыбызга туган телгә мәхәббәт, аңа хөрмәт тәрбияләүгә аяк чала. Бу язманы да инде әйтелгән бер хакыйкать белән очлыйбыз: сөйләмгә килеп кергән һәр сүз, һәр чара ул, җәмгыятьтә яшәп яткан һәр әдәм баласы кебек, игътибарга хокуклы, аның язмышын үзбуйлы, теләсә ничек хәл итәргә беркемнең дә хакы юк. Аеруча, инде берничә буынга хезмәт итеп, телебездә урнашкан берәмлекләргә, шул исәптән алынмаларга да, телнең җанлы, береккән бер әгъзасы итеп карарга тәмам күнегәсе иде. Аларны киләчәктә ачы язмышка дучар итмәс өчен һәркайсын менә бүген, менә шушы минутта аны телгә алыргамы-юкмы дип, җаваплы килеп, җиде кат үлчәп хәл итик. Азактан терсәкне тешләрлек, үкенерлек булмасын.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»