• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
07.11.2017 Матбугат

Тыңлагыз, Казан сөйли: “Татарстан” радиосы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Туксан ел элек “Татарстан” радиосы үзенең иң беренче тапшыруын менә шушы сүзләр белән башлап җибәрә. Аны шушы радионы оештыру өчен җан атып йөргән кеше – легендар хәрби җитәкче, әдип Шамил Усманов яңгырата. Әнә шул мизгелдә татар сүзе, Татарстанның авазы эфир киңлекләренә тарала башлый.

Гәрчә Россиядәге радио хәрәкәте ул көннән күп еллар элек Казанда башланып китсә дә, Татарстанга, башка төбәкләр белән чагыштырганда, үз радиосын булдырырга рөхсәт бик соңлап бирелә. Хәтта монда да Мәскәүнең автономияле республикага түбәнсетеп каравы нык сизелә.

 
Радио тиз арада татар халкы­ның рухи таянычына әверелә. Эшчәнлегенең беренче елларында озын дулкыннар ярдәмендә татар сүзе, милли моңнарыбыз совет иленең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәш­ләребезгә барып ирешә. Радио комитеты карамагында татар хоры, оркестр оеша. 1930 еллар ахырында алар нигезендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм дәүләт симфоник оркестры барлыкка килә. 
 
Язучы Шамил Усманов тарафыннан оештырылган радио үзе­нең беренче көннәреннән үк рес­пуб­ликадагы барлык әдәби көч­ләр­не үзенә тарта. Төрле елларда биредә Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Әмир­хан Еники кебек күренекле әдип­ләр хезмәт куя. Радионың үткән юлында музыкаль редакция хез­мәт­кәр­ләре Салих Сәйдәшев, Җәү­дәт Фәй­зи, Фасил Әхмәт, Ифрат Хисамов, Исмай Шәмсетдинов, Рафаэль Илья­сов кебек компози­тор­лар­ның һәм музыкантларның бә­рәкәтле эзе калган. 
 
1990 еллардагы үзгәрешләр чорында радио өчен яңа мөм­кин­лекләр ачыла. “Татарстан” телерадиокомпаниясе республика юрис­дикциясенә күчә. Совет елларында, Хәсән Туфан әйтмешли, “Татарстан радиосының радиусы бәлә­кәй”, булып яшәгән җиреннән, ул кыска дулкыннар аша “Татарстан дулкынында” тапшыруларын бө­тен дөньяга ишеттерә башлый. Эфир­да дини һәм милли темалар, социаль гаделлек мәсьәләсе өс­тенлек ала.
 
XXI гасыр башында “Татарстан” телерадиокомпаниясе, шул җөм­лә­дән аның составындагы радио да Бөтенроссия телера­диоком­па­ния­сенең бер филиалы буларак яши башлый. Биредә бүген иллегә якын  хезмәткәр эшли, алар әзер­ләгән тапшыруларның гомум вакыты көн саен алты сәгатькә җыела.
 
Радионың йөгерек кенә тарихы менә шуннан гыйбарәт. Бүген ул ни хәлдә? Туксан еллык юбилеен коллектив нинди уй-ниятләр, гамәлләр белән каршылый? Сорауларыбызга җавап эзләп, без Шамил Усманов урамындагы радиога юл алдык.
 
Тәүфыйк Сәгыйтов, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте җи­тәк­чесе:
 
– Туксанынчы еллардагы үзгә­решләр безнең коллектив өчен нык­лыкка, сәяси өлгергән­леккә җит­ди сынау булды. Без, үзебезнең бәхеткә дә, халкыбыз бәхетенә дә  алтын урталыкны таба, сәяси вәзгыятьне зирәк чагылдыра белдек. “Татарстан” радиосы хәзер дә әнә шул сыйфатын дәвам иттерергә бурычлы.
 
Рөстәм Акъегет, Татар­стан­ның атказанган мәдәният хез­мәт­кәре, “Тел күрке – сүз” тапшыруы мөхәррире:
 
– Радионың әдәби редак­циясенә 1974 елда килдем. Нәсим Акмал, Зиннур Насыйбуллин, Җәү­дәт Дәрзаман, Рафис Корбан, мин – төрле идея-проектларыбызны тор­мышка ашырдык, радио фондын сирәк, тарихи яктан кыйммәтле язмаларга баеттык. Заман белән бергә радио да үзгәрде. Без инде хәзер мәгълүмати-музыкаль юнә­лештә эшли башладык. 1970 – 1980 елларга кайтсак, ул вакытта радиога бик күп вазыйфалар йөкләнгән иде. Әйтик, һәр якшәмбедә эфирда радиоспектакль яңгырады. Бу жанр туксанынчы елларга кадәр сакланды әле. Радиопостановкалар да әзерләдек. Татар әдәбияты гына түгел, совет иле халыклары, чит ил язучылары әсәрләрен дә тапшыра идек. Радио фондында олпат шәхесләребезнең укуындагы проза, шигъри әсәрләр шактый. Болар – Празат Исәнбәт, Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Ирек Баһман һәм башкалар.
 
Рәзин Нуруллин, Татарс­тан­ның атказанган мәдәният хез­мәткәре, иҗтимагый-сәяси тапшырулар баш мөхәррире:
 
– Радиода студент чагымнан ук эшли башладым, ул вакытларны да кертеп исәпләсәк, 45 ел гомерем шушы өлкәгә багышланган. Ә инде рәсми рәвештә эшли башлавыма 1 ноябрьдә 42 ел тулды. Хәтерлим әле,  КФУга укырга кергәч тә, өч дус егет – Нияз Акмал,  Рашат Мифтахов, мин – шушында йөри башладык. Өч ел сыналганнан соң гына, өчебездән беребезне эшкә кабул иттеләр. Хә­бәрләр бүлегендә 13 ел эшләдем, ан­нан авыл хуҗалыгы бүлегенә күч­тем. Бу бүлектә эш­ләгәндә респуб­ликаны аркылыга-буйга йөреп чык­тым. Радио төрле чорларны кич­­те, без биредә күбебез ярты гасырга якын эшлибез, шатлыгын да, авырлыгын да бергә-бергә кү­тәр­дек.
 
Авыр чаклар дип “Татарстан – Яңа Гасыр” радиосының башка чыккан вакытларын атарга кирәктер. Бездә хезмәткәрләр аз калды, аңа башка проблемалары килеп кушылды. Әмма без югалып калмадык, эшебезне дәвам иттек. Бүген без – Татарстанда  классик юнәлеш­тә эшләүче бердәнбер радио. Кай­берәүләр, соңгы елларда барлыкка килгән эреле-ваклы радиолар сезгә көндәшләр бит, ди. Бу радиолар яңа тудылар гына бит әле, аларның балалык чорын үтәсе, җитлегәсе, ни­­һаять, туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашасылары бар. Бу юлны уз­гач та, алар безгә көндәш була алмый, чөнки без – татар телендә сөй­ләү­че дәүләт радиосы. Әйтик, кунак чакыргач, табынга төрледән-төрле ризык куябыз. Анда ачысы да, тө­чесе дә – барысы да була. Кунак исә күңеленә хуш килгән ризыгын сайлый. Радиолар белән дә шул ук хәл. Татар халкының сайлау мөмкинлеге булырга тиеш.
 
 
Безнең үз тыңлаучыбыз бар. Болар – тарихыбызны, сәнгатебезне, әдәбиятыбызны сөючеләр. Радио элек-электән халык өчен эталон булган, безгә әнә шул югарылыкны югалтырга ярамый. Мондый үргә ирешү өчен аңа үзенә театр, филармония функцияләрен алырга, заман сулышын тоеп, яңадан-яңа тапшырулар әзерләргә туры килгән. Тумышым белән Башкортстаннан булсам да, кечкенәдән “Татарстан” радиосын тыңлап үстем. Әнкәйләрнең сүз арасында, Айрат Арсланов шулай дип әйтте, дип куюлары истә калган. Айрат абый әйткәч, димәк, хак, бәхәсләшергә урын юк. Чөнки радио сүзе өлге, үрнәк иде.
 
Радио дикторлар җәһәтеннән дә өлге булды. Хәзер диктор дигән төшенчә Россия күләмендә дә юкка чыкты. Тапшыруларны журналистлар алып бара, йә булмаса ди-джейлар. Бездә әле Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин, рус телендә Наталья Гуляева эшли. Радионың теле бүген дә камил, чөнки ул тоткан кыйбласыннан тайпылмады.
 
Легендар тапшыруларның берсе – “Пар канатлар”. Аны миңа фатиха биреп Варис  Зиннәтуллин тап­шы­рып калдырды. Дөрес, гаи­ләгә, гыйбрәтле хәлләргә багышланган тапшырулар бүген бик күп. Әмма “Пар канатлар” алардан аерылып тора. Чөнки заман тапшыруларында кер эзләү, пычракны тышка чыгару белән шөгыль­лән­сәләр, бездә үрнәк гаиләләр мисалында тәрбия бара. Ә андый гаи­ләләр, гыйбрәт­ләр шактый. Язучы Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый Галиев гаиләсе, йә булмаса “Майский” хуҗалыгы җитәк­чесе Илшат абыйның Чәчкә апага мәхәббәте, алар гаиләсе. Алар үз­ләренең ки­че­­решләрен күзгә яшь­ләр китерерлек итеп сөйләде. Тапшыруны бер район җирлегендә эшләгән чаклар да булды. Шул рәвешле без Буа районы, Татар Буасы авылында  Флера – Илдус Хә­сәновлар гаи­ләсе белән таныштык. Флера апа юл фаҗигасенә эләгеп, мог­җиза белән исән кала һәм, гомерем булса, ятим бала тәрбияләр идем дип нәзер әйтә. Нәзерен үти дә, бу гаилә үзенә биш ятим баланы сыендыра. Буа районы, Тутай авылыннан Лира Кошелева исә ялгызы сигез ятим баланы тәрбияли. Ул авыру балаларны алып кайта һәм табибларга йөртеп, өметсез дигән­нәрен дә аякка бастыра. Менә мондый очрак­лар бик күп һәм алар пычрак күренешләргә караганда халыкка күбрәк тәэсир итә. Билгеле, әлеге кешеләрне халыкка чыгарасы, якыннанрак таныштырасы килә иде, шуннан соң “Пар канатлар” тапшыруы сәхнәгә менде. Инде менә хәзер бу тапшыру каһар­ман­нарын бер китап итеп чыгару нияте дә бар.
 
Дания Гайнетдинова, Та­тар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар һәм үс­мерләр өчен тапшырулар мө­хәр­рире, язучы, рәссам:
 
– “Татарстан” радиосы яралган көннән алып, балалар-үсмерләр тор­мышын, иҗатын, шөгыльләрен яктыртуга аерым игътибар биреп килде. Бүген дә шулай. Нәниләр өчен “Гөлбакча” тапшыруы, мәктәп укучыларына “Көмеш кыңгырау”, “Табигать дуслары”, яшүсмерләргә атап “Сердәшханә” тапшыруы һәм “Балалар җырлый”, “Ватан кайдан башлана?”, “Язучылар – балаларга” дигәннәре әзерләнде, саный кит­сәң, тагын да бар әле алар. Моннан тыш, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы “Татарстан дулкынында” тапшыруын да алып барам. Радио – минем яшәү рәвешем инде, биредә утыз елга якын эшлим. Иң сөендергәне, студиягә аяк баскан балалар арасында профессиясе итеп журналис­тиканы сайлаучылар шактый булды һәм шушы мәктәпне үтеп, бик күп өлкәләрдә үз урыннарын таптылар. Мәсәлән, балалар тапшыруларында катнашкан, безнең бәйге­ләрдә җиңгән Марат Фәйрушин бү­ген радиода эшли башлады. Уку­чыла­рыбызның кайберләре “Болгар” радиосында, телевидениедә дә эшли. Радио мәктәбен узган кеше җыйнак, тәртипле һәм телгә дә та­ләпчән була. Бүген исә бу мәсьәлә шактый катлауланып килә.
 
Радио бу җәһәттән үзеннән нинди өлеш кер­тә ала соң? Балалар тапшыруы мө­хәррире буларак, балалар бакчаларында, мәк­тәпләрдә татар те­ленең матурлыгын күрсәтергә тырышабыз. Әлегә кадәр татар төр­кемнәре, татар балалар бакчалары шактый иде. Мондый төркемнәр, бакчалар– безнең тапшыруларның даими кунаклары. Бала – иң самими кунак ул. Әйтик, Казанның 336 нчы балалар бакчасында Фәридә Фәизова дигән композиторыбыз музыка белгече булып эшли иде. Без әлеге бакча балаларын радио студиясенә кунакка чакырдык. Килеп керделәр, Фәридә апалары елмая. Баксаң, балалар юл буе радио дигән кечкенә генә тарт­мага ничек сыеп бетәрбез икән, башларыбыз гына керер инде дип борчылып килгәннәр икән.
 
Бер заман Кукмара районыннан хат алдык. Балалар радиодан чыгыш ясыйсыбыз килә дип язганнар. Мин аларны чакырып хат яздым. Бер төркем бала килеп керде дә, өс-башларын алмаштыра башлады. Бик матур, бәйрәмчә күл­мәк­ләр алып килгәннәр икән. И, балалар, сезнең тавышыгыз гына языла, үзе­гез күренмисез бит, дим. Барыбер матур киенәсебез килә, диләр. Бик матур чыгыш ясадылар, ихласлыклары әле дә күңелне җы­лытып тора. Ни чәчсәң, шушы урыр­сың, ­ди халык. Без бөтен булмышыбыз бе­лән халык күңеленә матурлык орлыклары салырга тырышабыз.
 
P.S. Туксан яшьлек радио юбилеен 7 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исе­мендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында билгеләп үтә. Ни өчен радио бәйрәмне шушы театрда үткәрә? Моның да хикмәте бар. Радио атасы Шамил Усманов беренче тапкыр “Тыңлагыз, Казан сөйли!”  дип шушы бинада эфирга чыккан.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.11.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments