поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2010 Җәмгыять

ПАЛЬМА, “БАКШИШ”, ГАРӘПЛӘР...

Маршрут тукталышында Гөлия исемле Апас кызы белән таныштым. Бераз аралашкач, телефон номерларын алмаштык. Инде онытылып беткәч, бу миңа шалтыратты да болай ди: “Кара әле, синең Африканы күреп кайтасыћ килмиме? Мисырга ял итәргә барырбыз дигән идек, дус кызым алынган билетны кире тапшырмакчы була. Әйдә, синең белән барыйк?”

Көтелмәгән сүздән югалып калдым. Көн саен кемдер шалтыратып чит илгә чыгарга тәкъдим итми ләбаса. Ә монда бер белмәгән кеше...

 

– Синең җавап хәзер үк кирәк. Юк икән – юк! – дип кабатлады Гөлия.

 

– Мин риза. Ә кайчан китәбез?

 

– Өч көннән.

 

Иптәшләрем белән уртаклашкач та, алар көлде генә. Бу Гөлия дигәнең акчаңны алып, төп башына утыртып калдырыр әле. Бигрәк беркатлы инде син, имеш. “Җитмәсә, самолетың да Мәскәүдән икән, – дип борчылды очып караган кеше. – Ничекләр генә барып кайтырсың икән?!” Телевизордан күрсәтелгән бөтен террор актларын яттан белүче әбием тагын бер борчу уйлап тапты: “Самолетыгыз шартлап егылырсыз микән инде?!” Әнә шундый зур “позитив” белән юлга кузгалдык.

 

Мисырда кунакта

 

Хургада шәһәре безне якты утлары, төнге салкынча җиләс һавасы һәм гарәпләре белән каршы алды. Икебез дә беренче тапкыр чит илдә. Кая барасын да, нәрсә эшлисен дә белмибез. Аз-маз инглизчә сукалавым һәм икебезнең дә бик әрсез булуыбыз гына ситуациядән чыгарга ярдәм итте. Паспорт контроле узып, сумкаларны алдык та тур-оператор күрсәткән автобуска таба киттек. Монда авыз ачып торырга һич ярамый!

 

Юл буенда тезелеп калган пальмалар, юл билгеләре урынына гарәпчә язулар, автобуста яңгыраган гарәп көйләре... – барысы да әкияттәге сыман. Без Мисырда!

 

Иң беренче эш итеп сәгатьләрне бер сәгать артка күчердек. Кичке 10 тулган. Экскурсовод җирле үзенчәлекләр, канун белән таныштырды. Шәрә килеш кызынмаска, кибетләрдә әрсез булырга һәм бик нык сатулашырга, күп очракта “сдача” бирелмәү сәбәпле, үзең белән гел вак акча йөртергә, турист беләзеген беркайчан да салмаска һәм шәһәргә чыкканда ачык кием кимәскә... Мөселман иле чөнки. Төнлә, ягъни кояш баеганнан соң су коенырга да ярамый. Аның өчен штраф каралган. Ә гыйнвар аенда кояш бик иртә байый. Сәгать 6-7 тирәсендә урамда инде кап-караңгы. Шулай ук судагы коралларны вату, хайваннарга зыян салу да закон тарафыннан эзәрлекләнә икән.

 

Биредә көндез эссе, ягъни 28-32 градус җылы, ә төнлә салкын. Суык дигәнең +18ләр тирәсе. Хәер, Русия кешесенә плюс тамгасы белән исәпләнүче температура суык дип исәпләнә микән? Әле генә -25 градус температуралы Мәскәүдән килеп төшкән булсаң бигрәк тә...

 

Бүлмәгә урнашканда аның диңгезгә дә, төп бинага да якын һәм бары тик икенче катта булуын сорадык. Чөнки барганчы ук беренче катта кырмыскалар, төрле бөҗәк күп була дип кисәткәннәр иде. Әйтим, отель территориясе бик зур. Үзе бер авыл сыман. Рестораннар, ягъни ашау төп бинада. Шуңа күрә аңа якынрак урнашу безгә файдалырак.

 

“Авыл” буйлап мини-таксилар да йөри хәтта. Алар бушлай. Ләкин монда да язылмаган тәртипләр бар. Ил эчендә кечкенә генә ярдәм өчен дә “бакшиш”, ягъни чәйлек калдыру – алар өчен гадәти хәл. Бирмәсәң, күзеңә карап, озак басып торачаклар. Гадәттә, ул 3-5 фунт тәшкил итә. Чагыштыру өчен: 1 фунт, безнең акчага күчерсәң, 6 сумга тигез. Сумкаларыбызны бүлмәбезгә кадәр мини-таксида китергән бер гарәп алдында да шул тәртипне үти алмавыбыз белән оятка калдык. Аның алдында гафу үтенергә, әлегә акча алыштырмавыбызны аңлатып, әдәпле генә озатырга туры килде.

 

...Бүлмә бик зур булды. Йомшак олы караватына гына алты кеше ятып йоклый ала. Телевизор, мини-суыткыч, акча яки башка кыйммәтле әйберләр саклау өчен сейф, төрледән-төрле җиһаз; бөтен кирәк-ярак булган ванна бүлмәсе... Кыскасы, без канәгать калдык. Үзебез урнашып, әйберләрне урнаштырганчы төнге 1 тулды.

 

Гарәп татарга гашыйк

 

Соң ятуга да карамастан, иртүк уяндык. Инде тәрәзәдән кергән кояш нурлары озак ятарга ирек бирмәде. Икебез берьюлы балконга йөгереп чыктык. Искиткеч күренешкә таң калып, сүзсез генә ярты сәгать басып торганбыздыр. Пальмалар артында зәп-зәңгәр диңгез җәелеп ята, шул яктан салкынча дымлы җил исә. Урамда әле берәү дә юк. Диңгез шавы белән кошлар сайравы кушылып, без моңарчы ишетмәгән экзотик көй хасил итә. Ул бөтен барлыгыңны чорнап ала да тынычлык, идиллия дөньясына чумасың. Күңелдә әле моңарчы таныш булмаган рәхәт халәт туа. Дулкыннар тавышы үзенә дәшә...

 

Иртәнге аш ашарга төп бинага киттек. Юллама бәясенә ике ресторанда, отель территориясендәге бөтен кечкенә кафеларда, барларда ашау кертелгән. Күпме телисең, шулкадәр ашыйсың, күпме телисең, шул хәтле эчәсең... Эчәсең дигәннән, Русиядән килгән күпчелек бирегә шуның өчен генә килә диярсең. Затлы шәраб, аракы, коньяклар бушлай булгач, чамасын белмәүчеләр дә күзгә чалынмады түгел. Шул лаякыл исерекләр белән бер илдән булуыңнан ояласың хәтта. Ә гарәпләр бөтенләй башка төрле: ачык, кунакчыл, дустанә, эчмиләр дә.

Берничә көн яшәгәч кенә, аларның русларны бөтенләй яратмавын белдем. Ә бу хәл болай булды.

 

Отель янындагы кибетләрдән берни алмагыз, анда бик кыйбат дип кисәтсәләр дә, кызык өчен генә йөреп керергә булдык. Кайсы кибеткә кермә, аларның иң беренче соравы: син кайдан? Русиядән дип әйтсәң, күз кыса-кыса “Наташа” дип үртиләр (алар өчен ул үртәүгә тиң!), кулларыңнан тоткалый башларга да күп сорап тормыйлар. “Иң яраткан туристларым – руслар, бары тик сезгә генә иң яхшы бәя”, дип кабатлый-кабатлый ишектән чыгармый тилмертәләр. Бу хәл туйдыргач, Татарстаннан дияргә булдым һәм шуның белән оттым да.

 

– Син татармы? Димәк, син мөселман? Әлхәмдүлилләһ...

 

“Мин Татарстаннан” дигән сүзгә һәр кибеттә җавап шундый булды. Кибеткә керә–керешкә “сәлам” яисә “әссәламәгаләйкүм” дисәң дә, караш бөтенләй башка. Кибеттә каркаде чәе белән сыйлау, хуҗа кеше белән вак кына әйбер өчен дә озаклап сатулашып утыру, бөтен йола–гадәтләр турында сөйләшү – бар да гадәти хәл. Бәлки, татар булуымны әйткәнгә шулай яратканнардыр. Каркаде чәе дигәннән, аны кайнар килеш эчсәң, кан басымын күтәрә, салкын килеш эчсәң, киресенчә, төшерә торган үзенчәлеге бар. Шуңа күрә хуҗа чәй ясар алдыннан сәламәтлегең белән кызыксынмый калмый.

 

Баксаң, чынлыкта, гарәпләрнең иң яратмаган кешеләре руслар икән. Алар саран, тупас һәм оятсыз, имеш. Бу – аларның сүзләре. Коңгырт күзләремә карап: “Синең рус түгеллегең әллә каян күренә, яулык япсаң, гарәп кызы дип уйлар идем”, – диючеләр күп булды. Бер гарәп егете белән никахлашу, өйләнешү мәсьәләләрен чагыштырып, күп кенә уртак якларны таптык. Белгән догаларымны сөйләттереп, дөрес итеп әйтергә дә өйрәтте ул мине. Икенче берәү Коръән китабы бүләк итмәкче иде дә, шундый зур бүләкне кабул итә алмадым, өстәлендә калдырып чыгып киттем. Кыскасы, гарәпләр белән бик тиз уртак тел таптым дип мактана алам.

 

Һәр кесәңдә акчаң булсын...

 

Инглиз телендә бераз сукалавымны белгән гид Рәүф шунда гына калырга киңәш итте. “Рәхәтләнеп туризмда акча эшләрсең, берәр мөселман егетенә кияүгә чыгарсың. Дусларым арасында өйләнмәгәннәр күп”, – дип минем өчен киләчәккә планнар корып та куйды. Үзе өйләнгән икән. Хатыны һәм ике яшьлек кызының фоторәсемен күрсәтеп, баладай куанды инде. Ә мин аңа бездәге Кол Шәриф мәчете турында, гадәт-йолаларыбыз хакында сөйләдем. “Хатыным бик тәмле пешерә”, – дип мактангач, милли ризыгыбыз – кош телен пешерү тәртибен язып калдырдым. Ул исә, биредә калырга теләмәвемне белгәч, гаиләм белән үзенә кунакка чакырды. Барып кайтмый булмас...

 

Безне Луксор шәһәренә алып килгән Рәүф мине үзеннән ике адым да ерак җибәрмәде. Базарга кергәч, күз алдымда берничә кешенең кесәсен кисеп, акчасын урладылар... Әллә ничә гарәп берьюлы ябырылып товар тәкъдим иткәндә, кесәң турында уйламыйсың да, билгеле. Шунда хөрмәтле гидыбыз мине сатулашырга өйрәтте. 40 фунттан сатулаша башлаган бер ручканы 10 фунтка сатып алдык.

 

– Бәяләр 4 тапкыр төшә, истә тот, – дип кисәтте ул. – Иң мөһиме, елмаерга һәм кесәңдәге соңгы акчаны чыгарып биргәндәй кыланырга кирәк. Шуңа күрә бар булган байлыкны бер урында тотарга ярамый. Бер кесәңә 10 фунт саласың, икенчесенә 15не... Сиңа 40 фунтка товар тәкъдим итсәләр, теге 10 фунтны чыгарасың да, матур итеп елмаясың... Товар синеке дигән сүз.

 

Бу алымны без бик күп тапкырлар кулланып, байтак акчаны янга калдырдык.

 

Базарда кемнеңдер кесәсен киссәләр дә, караклык дигән мәхшәр бөтен ил буйлап җәелгән дип әйтә алмыйм. Игътибарсызлыгым аркасында бер тапкыр телефонымны иртән урамда калдырганмын. Югалганлыгын белмәдем дә. Чөнки кемгәдер шалтыратасы да, язасы да юк. Русиягә шалтыратып бер минут сөйләшү 100 сум торганда телеңне тешләп утыру кулайрактыр. Кичен кайтып барганда, көне буе урамда ятып кояшта кызган телефоныма тап булдым. Исем китте. Бездә булса, әллә кайчан алып, башка берәүгә саткан булырлар иде.

 

Нәрсә арзан, ни кыйммәт?

 

Сатулашу турында әйткән идем инде. Ә хәзер бәяләр белән таныштырыйм. Мисырда, чагыштыру өчен, иң яхшы бензин 10 сум тора. Шуңа күрә таксида йөрү дә әллә ни кыйммәт дип тапмадым. Трикотаж киемнәр, сөлгеләр, гомумән, чүпрәк-чапрак җыясы, бирнә туплыйсы булса, монда килү отышлы. Бездә 300-500 тора торган зур-зур сөлгеләрне анда 90-120 сумга да алырга мөмкин. Шулай ук халатлар, төрле күлмәкләр дә арзан йөри. Күн әйберләрен арзан дип мактансалар да, әллә ни зур аерма тапмадым. Ләкин сайлый һәм сатулаша белсәң, теләсә нәрсәне бездәгедән арзанга табып була. Үземә дә тәгәрмәчле сумканы, бәясенә кызыгып, арзанга гына сатып алырга туры килде.

 

Мисыр хуш исле һәм дәвалый торган майлары белән дан тота. Әллә ничә ширкәттә булып, әлеге майны ничек ясауларын күрсәтеп, коточкыч зур бәягә туристларга, ягъни безгә тәкъдим иттеләр. Шуңа бермә–бер күләмдә этил спирты өстисең дә хушбуй урынына сибеп йөрисең. Спирты очып бетә, ә чәчәк яки берәр җимеш, агач исе тәндә кала. Хәтта ике кат юынсаң да исе бетми, имеш. Шайтанны якын җибәрми торган мисклар белән мактанучылар да булды. Туристларны алып бара торган кибетләрдә ул майларның 50 мл күләме 50 доллар торырга мөмкин. Бертөрле хуш исле майны кайтыр алдыннан гына башка җирдән табып сатып алдым. Шул ук 50 мл, сатулаша торгач, ике тапкыр арзангарак төште.

 

Без килгәндә җиләк-җимеш сезоны иде. Ямь-яшел бананнарны бер доллар, ягъни биш фунт түләп, шартлаганчы ашап була иде анда. Виктория җиләкләрен, әфлисун, грейпфрут, мандаринны да туйганчы ашадык. Җиләк-җимеш кадере бөтенләй юк. Шул ук әфлисунны чүп чиләкләрендә күреп аптырарга туры килде...

 

...Бу илгә тулаем гашыйк булып кайттым. Юллама бәясенә килгәндә, анысын кесәңә карап, үзең чамалыйсың. Сайлау мөмкинлеге бик зур. Кемдер 20 меңгә дә тулаем сыешырга мөмкин, ә берәүгә 50 мең дә аз булачак... Тәэсирләрне бер биткә генә сыйдырып булмый. Кызыл диңгез, Мисырның башкаласы Каһирә һәм андагы пирамидалар, Кына, Луксор, Хургада һәм башка шәһәрләр, гарәпләрнең тормыш рәвеше һәм гореф-гадәтләре турында байтак сөйләп булыр иде.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 3 | 27.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»