|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2017 Милләт
Азат Абитов: “Татар телен русча кайгыртуны аңламыйм”Сәхнәдә бер, тормышта икенче төрле булып булмый. Монда икенең берсе: җырчы йә сәхнәдә, йә тормышта ихлас түгел. Тамашачыны алдап булмый аны, иртәме, соңмы ясалмалыкны сизә. Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов әнә шундый фикердә. Ул Татарстанда яңа программа белән сольный концертларын башлап җибәрде. Концертка әзерлек арасында корылган җәһәт әңгәмәдә татар теле тирәсендә барган хәлләргә дә мөнәсәбәтен белдерде.
– Азат, син катнаш гаиләдә үскәнсең, татарча да, чуашча да әйбәт сөйләшәсең. Үз мисалыңнан чыгып әйт әле, телне саклау, өйрәнү гаиләдән киләме, әллә мәктәптә нинди телдә белем алу роль уйныймы?
– Чуашстанның Шыгырдан авылы – чеп-чи татар авылы ул. Анда өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә татарча гына сөйләшәләр. Менә шушы авылга әнием килен булып төшкән. Ул чуаш кызы, татарча начар белгән, монда килен булып төшкәч кенә өйрәнгән. Бәләкәй чакта әнинең әтигә баштарак русча эндәшкәне истә калган, ә инде өйрәнеп җиткәч, татарча гына сөйләшә башлады. Балалар белән аралашу фәкатъ татар телендә булды. Ләкин бит тормыш бер авыл белән генә чикләнми. Район үзәгенә генә бар: шунда ук мохит үзгәрә. Монда инде русча һәм чуашча гына сөйләшәләр. Мин исә, үсеп җитеп Казанга укырга китсәм, Татарстан башкаласында гел татарча гына сөйләшеп йөрермен дип хыялландым. Ләкин монда русча гына сөйләшәләр икән.
Курсташларымда татар исемнәре юкса, ә туган телләрендә сөйләшә алмыйлар. Татарча белгәннәре барыбер мине аңламый. Мин мишәрчә сөйләшәм икән. Әдәби телне өйрәнүе авыр булды. Әйтәм бит, әйләнә-тирәмдә татарча сөйләшүчеләр юк иде. Аралашу булмагач, телне үзләштерүе читенрәк. Туган телгә мөнәсәбәт – гаиләдә формалаша дип исәплим. Минем туган телем – татар теле. Бу фикер мәктәптә тагын да ныгыды. Көчле педагоглар күңелебезгә миллилекне кечкенәдән сеңдерделәр. Укытучылар бу җәһәттән бераз “мөстәкыйльлек” тә күрсәткәннәрдер, дип уйлыйм мин. Чуашстанда чыккан русча дәреслекләр белән генә чикләнмичә, безгә татарча математика дәреслекләре дә алып кайттылар. Шулай итеп төгәл фәннәрне дә татар телендә үзләштердек.
– Читтә яшәүче татарларда милли үзаң көчлерәк, тел кадерен күбрәк белә булып чыга...
– Күптән түгел Ваһапов фестивале белән Финляндиягә бардык. Фин татарларының сөйләменә сокланып кайттык. Ялгыш кына да ник бер рус сүзе, йә булмаса башка телдәгесен кыстырсыннар! Менә ичмасам саф татар теле. Читтә яшәүче татарларда тел җәһәтеннән проблема юк, дип уйламыйм. Төрле җирләр бардыр. Әмма аларда җаваплылык, берләшкәнлек көчлерәк. Миллилекне саклауның үзләреннән торуын беләләр. Беркем дә бит аларга татарча мохит төзеп бирми, бары тик үзләренә генә таяна алалар. Хикмәт шундадыр, мөгаен.
– Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимесә, киләчәктә татар китапларын укучы, концертларга йөрүче калырмы?
– Әлегә кадәр мәктәпләрдә татар теле – дәүләт теле буларак укытылып килде, дәрес күләме дә канәгатьләнерлек иде. Әммә мәсьәләнең икенче ягы да бар: татар теле мәктәптә генә кирәк, ә вузларда, урамда, бик күп профессияләрдә татар теленең кирәге юк. Хәзер телне бердәнбер сакланып калган урын – мәктәптән дә кысрыклау бара. Миңа калса, телне белмәүчеләр тагын да артачак һәм без дә бик якын киләчәктә үз тамашачыбызны сизелерлек югалтырбыз. Дөрес, моңны сагынып килерләр инде алар, тыңларлар... Тик менә җырның сүзләрен аңларлармы икән?..
Тел тирәсендәге ыгы-зыгы бик күп проблемаларны калкытты. Монда инде бердәм булып, аек акыл белән чыгу юлларын эзләргә кирәк. Бу вәзгыятьтә артистлар сәнгать ярдәмендә үзеннән өлеш кертә ала.
Әйтик, без, “ваһаповчылар”, хәзер һәр көнне төрле төбәкләрдә – Мәскәү, Оренбург, Самара һ.б. милләттәшләребез каршында чыгыш ясыйбыз, бергәләп “Туган тел”не җырлыйбыз, милли моңнарыбызны саклап калырга тырышабыз. Милләтне, телне саклап калу юлында бу да зур роль уйный, дип уйлыйм.
– Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров чын артист кына халыкны үз ихтыярына буйсындыра, үзе артыннан ияртеп бара ала дигән. Бу сүзләрне ничек аңлыйсың?
– Артист сәхнәдә дә, тормышта да үрнәк. Әгәр тамашачыңны чыгышың белән “эләктергәнсең” һәм ул сиңа битараф түгел икән, ул иҗатыңны да, көнкүрешеңне дә күзәтеп барачак. Кайбер шөгыль-гадәтләреңне кабатларга тырышачак. Бу бит бик зур җаваплылык. Үзебез дә шулай үстек, җырчыларга, кино актерларына охшарга тырыша идек. Шуңа күрә репертуарга талымлы булып, чын милли үрнәкләрне сәхнәгә чыгарсак иде. Аннан татар җырчысының сәхнәдә генә түгел, тормышта да чын татар булып калуын теләр идем. Сәхнәдә татарча җырлап, сәхнә артында русчага күчү, социаль челтәрләрдә блокларыңны русча алып баруны аңламыйм. Рус телендә татар телен кайгырту ничектер бик үк ихлас түгел кебек тоела.
– Азат, Ваһапов фестивалендә беренче тапкыр катнашканың истә. Сине тамашачы ачыш итеп кабул итте. Каян килә бу егеткә шулкадәр моң дип сокландылар.
– Ул вакытта әле мәдәният һәм сәнгать институтына да укырга кермәгән идем. Бу фестивальгә дусларымнан сорашып, берничә ел гариза җибәрергә кичегеп, ниһаять, фестивальгә эләктем. Әле дә хәтердә, Ранис Габбазов миннән алдарак чыгыш ясады, аңа афәрин дип бик каты алкышладылар. Ә мин сәхнә артында җырымны кабатлап йөрим. Моңардан да кимрәк алкышлармаслар, дип уйлап куйган идем инде, шулай булды... һәм шушы чыгышым язмышымны хәл итте дә куйды: мин Ваһапов фонды белән продюсерлык килешүе төзедем.
Миңа иң беренче әнием җырлагандыр. Аннан абыйның җырлаганын яратып тыңлый идем. Авыл сәхнәсендә абый белән бергә җырлаган чаклар да булды. Сабан туенда җырлаганым истә. Ләкин шуннан соң бик озак сәхнәгә чыга алмыйча йөрдем. Бөек Ватан сугышына багышланган коцертта “Темная ночь” җырын башкарырга кушканнар иде. Күрәсең, бик үк кабул итеп бетерә алмаганмындыр бу әсәрне, өйрәнүне сузып йөрдем. Сәхнәдә ихлас килеп чыкмады, буталдым һәм кызарып-пешеп, үземә башка беркайчан да җырламаска сүз бирдем. Бу хәл башлагыч сыйныфларда булды һәм мин сигезенче сыйныфка җиткәнче сәхнәгә аяк басмадым. Күңелгә бик салып буламыни инде! Әтинең үзенә әйтмичә генә Әлбир хәзрәт Крганов белән оештырган “Рамазан” бәйгесендә катнашырга әзерләндем. Ул елны тамашачы мәхәббәте номинациясендә билгеләп үттеләр. Шуннан соң әти миңа ныклап алынды, сәхнәдә үзеңне тоту, дөрес тын алу, җырлау серләренә өйрәтте. Икенче елны гран-при отарга насыйп булды. Башка бәйгеләрдә дә катнаша башладым. “Татар моңы”, “Ваһапов” фестивальләрендә көчемне сынап карадым.
– Ваһапов фонды сиңа ничек ярдәм итте?
– Миңа калса, монда “ярдәм итү” дип әйтү бик ук дөрес тә түгел. Мин – Ваһапов фондының продюсерлык проекты. Шуның белән бар нәрсә дә аңлашыла. Бөтен эшләремне – иҗади яктан да, оештыру – финанс, юридик яктан да фонд алып бара. Миңа бер генә таләп – иҗат итү.
Аннары, хәзер татар эстрадасында җырчылар аз түгел һәм күбесенең үз йөзе, стиле, алымы юк, кабатлаулар күп. Ваһапов фондында миңа бу җәһәттән дә ярдәм бик зур. Минем үз стилем, үз репертуарым, үз алымым бар. Фонд белән зур концертларда катнашырга насыйп булды. Аннан Гөлсирин, Рәнис, мин концертлар куеп йөрдек. Хәзер менә үземнең сольный концертларым була. Концертлар Балтачта башланып китә, 14 ноябрьдә Казанда булачак. Программаның асылын ачып бетермим, тамашачы аны үз күзләре белән күрсен иде. Шунысын гына әйтә алам, ул моңарчы оештырылган концертлардан аерылып торачак.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|