|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2017 Криминал
Татарстанда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган
Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган. Мотоциклны Чаллы кешесе запас частьләрдән үзе җыйган була. 24 һәм 29 яшьлек егетләрне яшәгән урыннары буенча – Ульяновск өлкәсендә "кайнар эз"дән кулга алалар. Татар-информ хәбәр итүенчә, кулдан җыелган мотоцикл сатылуы турындагы хәбәрне бертуганнар игъланнар сайты аша белә. Сатучы янына килгәч, алар анда йөреп килергә рөхсәт сорый. Бер әйләнеш ясагач, җинаятьчеләрнең берсе сатучының битенә газ сиптерә. Транспорт чарасының хуҗасы аңына килгән арада, алар җинаять урыныннан качып китә.
Егетләр үз гаебен таный. Мотоциклны хуҗасына кайтарып бирәләр.
--- |
Иң күп укылган
|