поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2017 Мәдәният

«Ак калфак»лылар семинарга җыелды

Соңгы елларда милли мәдәниятебезне үстерүгә, фольклорны торгызуга зур әһәмият бирелә башлады – үзешчән артистлар оялмыйча, кеше сүзеннән курыкмыйча сәхнәгә чыга, байтак кына коллективлар, шул исәптән фольклор төркемнәр дә барлыкка килә.

Әлбәттә, бу уңай күренеш, үзебезгә, мишәр халкына гына хас булган гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, аларны киләчәк буынга мирас итеп тапшыру – безнең бурыч. Тик кызганыч, бераз соңарып тотындык ахры бу эшкә, гасырлар буе тупланып килгән йолаларны, борынгы җырларны, әйтем-такмакларны белүче карт буын китеп бетә инде һәм бу милләт хәзинәсен чак кына бөтенләй югалтмадык. Калганын саклап үстерү, бу өлкәдә белемне арттыру макса- ты белән өлкә һәм районара “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары күптән түгел семинар оештырды, ә аны уздыру инициативасы белән танылган җәмәгать эшлеклесе, җырчы, “Татар радиосы-Сергач” эфирында “Күңел җылысы” рубрикасын алып баручы Тәнзилә ханым Паламарчук чыкты.

Семинар 20 октябрь көнне татар авылларының милли үзәгенә әйләнгән Кочко-Пожар клубында узды. “Бүгенге шартларда традицион татар мәдәниятен саклап үстерү буенча мәдәният – ял итү учреждениеләренең эшчәнлеге” дип аталган чараның исеме күбрәк клубларга кагылса да, эчтәлеге буенча ул барча сәнгать, фольклор яратучылар өчен кызыклы иде һәм анда клуб хезмәткәрләре, фольклор төркемнәр, укытучылар да катнашты. Соңгылары өчен дә бик кирәкле чара булды, чөнки нәкъ алар киләчәк буында милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.

Семинарны Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре – үзәкнең директоры, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының доценты, республиканың атказанган мәдәният эшлеклесе Фәнзилә Завгарова, алып баручы фәнни хезмәткәр, “Мирас” балалар халык бию ансамбле җитәкчесе Дәүләт Умеров һәм фәнни хезмәткәр, ТРның атказанган мәдәният эшле- клесе, РФ һәм ТРның композиторлар Союзы әгъзасы, М.Җәлил премиясе лауреаты, атаклы композитор Риф Гатауллин алып бардылар. Казан кунаклары кичтән үк килделәр, аларны Сергачта Тәнзилә ханым каршы алды һәм бергәләп “Татар радиосы-Сергач” студиясенә кереп, аның эшчәнлеге, җитәкчелеге белән танышып аралаштылар һәм бик югары фикердә калдылар.

Семинар иртәнге ун сәгатькә билгеләнгән иде, шул вакытка 40ка якын кеше теркәлде. Чараны Тәнзилә ханым башлап җибәрде һәм Казан кунакларын сәхнәгә чакырып, сәламләү өчен сүзне өлкә татарларының милли-мәдәни автономия советы әгъзасы, билгеле җәмәгать эшлеклесе, меценат Камил Иксановка бирде. “Соңгы елларда үз мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү, үстерү теләге ныгый бара һәм без моңа бик шат, милли оешмалар да моның өстендә эшли, ярдәм итә. Татарстан ярдәмен дә һәрдаим тоеп яшибез һәм бүгенге семинар моңа тагы бер дәлил, уңышлар барчагызга да”, - диде Камил Хөсәенович һәм ерак араны якын итеп килгән дәрәҗәле белгечләргә рәхмәт белдерде, нәтиҗәле эшләргә теләде һәм Фәнзилә Хакимовнага өлкә татар автономиясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Семинар өч өлештән торды. Беренчесендә Фәнзилә Хакимовна авыл клубларының эшен план- лаштыру һәм бүгенге шартларда традицион мәдәниятне саклап үстерү турында лекция укыды. Укды дию бигүк дөрес тә булмастыр, чөнки ул сәгать ярымлык чыгы- шында кулына бер кәгазь алмады. Һәм шул хәтле мавыктыргыч, аңлаешлы итеп сөйләде, шуннан ук ул тәкъдим иткәннәрнең барысын да тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә керешәсе килде. Ул әллә кайларга үрелмичә үзебезгә генә хас булган мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне ничек итеп сакларга, үстерергә, зур чыгымнар- сыз бәйрәм оештырырга, тирә-якка күз салып, гади генә вакыйганы күтәреп чыгарга өйрәтте. Кыска- сы, юк кына нәрсәләрдән дә матур бер тамаша эшләп булганны аңлатты.

Халык аны тын да алмый- ча тыңлады, һәр әйткән сүзен губка кебек сеңдерергә тырышты, шулай булмыйча, мондый киңәшләрне аларга тагы кем бирә ала?! Чәйләр эчкәннән соң семинарның икенче өлеше башланды. Анда Дәүләт Исмагыйлович татарларның этник биюләре нигезләрен өйрәтте. Бер карашка, гади генә бию элементлары белән таныштыр- ды, әмма эшли башлагач алай ук гади түгел икән. Ханымнар тирләп пештеләр, үкчәләре авыртудан шәт төнге йокылары да булмады, әмма бик канәгать калдылар Дәүләт әфәнде биргән мастер- класстан. Үз чиратында, алар Сергач мишәрләренә генә хас булган уеннарны күрсәттеләр, так- маклар әйттеләр, бигрәк тә Спас районы үзешчәннәре актив бул- ды, үзләренчә “бастыртып” биеп тә күрсәттеләр. Анда “бастыртып” булса, Камкада болай биюгә “сук- тыртып” диләр. Казан белгечләре барысын да видеога төшереп, үзләре өчен дә бай гына материал тупладылар. Алар төшке ашны ашарга киткән арада, без тагы бер тапкыр чәйләр яңартып, фойедагы табын артына җыелдык.

Бу инде тагы бер үзенчәлекле, официаль булмаган, җылы аралашу, тәҗрибә уртаклашу булды. Мәдәният йортының аккомпаниаторы Азат Жиһаншин баянын да сыздырып җибәргәч, әллә ни хәтле җырлар җырланды, белгечләребез кайтып кергәндә халыкның иркен шартларда җырлап утыруы аларга да бик ошады, күңелләрендә матур тәэсир калдырды. Кызганычка, нәкъ шул вакыт ни сәбәпледер ут сүнде һәм Риф Хоббуллович фойеда, музыкасыз, баян белән генә татар халык җырлары һәм вокал буенча мастер-класс бирергә мәҗбүр булды. Шуңа да карамастан, бик эчтәлекле һәм файдалы булды бу музыка язу корифееның дәресе.

Ул ничек итеп тавышларга бүленеп җырларга, халык җырларын башкаруның үзенчәлекләренә, җырлауның техник якларына, мәсәлән, ничек итеп авазларны дөрес итеп сузарга, сулышны тоткарларга һ.б. өйрәтте. Моңа чаклы ул кочко-пожарлы яшь сәхнә йолдызчыгы Диляра Гаязетдинова белән махсус шөгыльләнде һәм бик канәгать калды, үтә дә талантлы кыз, сәләтен үстерергә кирәк, диде. Барча ханымнарның җырлавына да сокланды, шулай булмый, биредә бит һәвәскәрләрнең каймагы, үз эшләренең фанатлары җыелган иде. Семинарны йомгаклап, Фәнзилә Хакимовна безнең талантлы һәвәскәрләребез белән соклануын тагы бер тапкыр белдерде, кабат әллә ни хәтле файдалы киңәшләр бирде һәм оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләр әйтте, махсус килеп, белгечләр белән авыллар буенча йөреп чыгарбыз әле, сездә бик бай материал күп икән, диде. Без дә, үз чиратыбызда, кунакларга ерак араны якын итеп килгәннәре, шундый файдалы һәм кирәкле семинар уздырганнары өчен олы рәхмәтләр белдердек. Шулай ук аны оештыруда финанс ярдәм күрсәткән Сергачтагы татар милли үзәгенә, Пильна районы Сафаҗай авылының Киров исемендәге СПК рәисе Шәмил Нуримановка зур рәхмәт.

Ә инде рәхмәтнең иң олысын Кочко-Пожарда яшәүче Зәйнәп апа Саржигановага юллыйбыз – ул Казан кунакларын каршы алып, кундырып, мунчалар ягып сыйлады. Алар тормыш иптәше Рамил абый белән яшь кешеләр түгел, шулай да бер дә авырсынмыйча бик теләп ризалаштылар, кунаклар бигрәк канәгать булып киттеләр. Кочко-Пожар клубы хезмәткәрләре Ибраһим һәм Эльвира Мусиннарга, Азат Жиһаншинга, Әлфия Шакировага, җирле китапханә мөдире Рамилә Мустафинага да зур рәхмәтләр юллыйбыз, алар безнең чын дусларыбыз. Югарыда язганнар барысы да бал булды, хәзер инде бер кашык дегетен өстим. Ике ай эчендә без барыбыз бергәләп - өлкә автономиясе, “Туган як” газетасы, “Ак калфак” оешмасы ике зур чара оештырдык – сентябрьдә Нижгар өлкәсе татар хатын-кызларының II нче сходы һәм “Нижгарбикә” конкурсы булып үтте, әле менә семинар узды. Икесе дә, Аллага шөкер, зур оешканлык белән, тугры дусларыбызга әйләнгән спонсорлар ярдәмендә бик яхшы үтте, тик шунысы борчый – бу чараларга халык җыя-җыя битебез пешә кайчак, бигрәк тә кайбер җитәкчеләрнең бу чараларның мөһимлеген аңламавы аптырашта калдыра. Алар да, кайбер ханымнар да “без бит эштә, вакытыбыз юк”, диләр. Хөрмәтлеләрем, без дә бит уйнап йөрмибез, өлкә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рәзилә ханым Ахмадуллина белән һәм бу эшләрне төп эшебездән гайре башкарабыз, нибар булган әҗере – оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә бертуктаусыз телефонда сөйләшеп нурланыш алабыз да, нервыларыбызны какшатабыз. Хәзерге заманда эш мөһим, аңлыйбыз, әмма бу чаралар бит һәр көн булмый, елга бер генә тапкыр, ә семинарга килгәндә, аны уздыру өчен ничә ел тырыштык, чират көттек, чөнки Казан белгечләренең кая барасы күпкә алдан билгеләнә, ә без шуларга битараф. Бүләкләр алырга яратабыз, Казаннарны әйләнеп кайтудан да баш тартмыйбыз, ә үзебез нидер оештырырга түгел, әзер чарага килергә дә мөмкинлек тапмыйбыз.

Шул ук вакытта телне, мәдәниятне сакларга кирәк дип чаң сугабыз. Әлбәттә, бу сүзләр бар кешегә дә кагылмый, ярдәмгә килүче, һәр тәкъдимне күтәреп алучы актив хатын-кызларыбыз байтак, Аллага шөкер, шулай да мөгез чыгаручылар булгач күңел төшә. Ә инде тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булуы бөтенләй дә борчуга сала. Кызыл Октябрь районында безнең чаралар узган көннәрне сентябрьдә дә, октябрьдә дә директорлар киңәшмәсе булды, октябрьдә әле завучларны да нәкъ шул көнне җыйганнар.

Әлбәттә, болары да кирәк, әмма аның көнен алыштырып була торгандыр иде, ул бит район күләмендә генә уздырыла торган киңәшмә, ТРсы, өлкә хөкүмәте вәкилләре катнашы белән оештырылган өлкә чарасы түгел. Транспорт юклыгына сылтаучылар була, бу да сәбәп түгел, тырышкан таба. Мәсәлән, сход белән “Нижгарбикә”гә Сечен районы Красный Остров ханымнарына район башлыгы үзенең машинасын йөртүчесе белән биргән, үзе көне буена транспортсыз калган. Рус милләтле җитәкче дә аңлый, ә татар җитәкчеләребез борын чөерә.

Семинарга Спас районы Тукай клубы хезмәткәрләре район мәдәният бүлеге биргән ГАЗельда урын булмагач, үз исәпләренә машина яллап килделәр һәм бер дә үкенмәделәр юкка акча түктек дип, ә менә Пильна районыннан бер генә кеше дә булмавы нык борчыды. Әлбәттә, моңа карап кына без җәмәгать эшен туктатмабыз, алда да тырышып эшләрбез, әмма халыктан да, җитәкчеләрдән дә аңлашучанлык булса, күпкә җиңелрәк. Аз дигәндә, бүтәннәрнең тырышлыгына ихтирам да кирәктер бераз. Менә шулай, хөрмәтлеләрем, гаеп итмәгез, әмма әйтмичә булдыра алмадым, алда аңлашып эшләрбез дип ышанып калам. 

Наилә ЖИҺАНШИНА, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы. 
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»