поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2017 Криминал

Татарстанда үз-үзенә кул салган егет полиция хезмәткәрләрен гаепләп мөрәҗәгать калдырган

Түбән Кама районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлаган кешеләрдән алынган противогазларда үз-үзенә кул салган егетнең ДНКсы табылмаган.

Бу хакта “Татар-информ”га тикшерү эшенә якын булган үз чыганагы хәбәр итте.
 
Түбән Камада 19 октябрь көнне 22 яшьлек Илназ Пиркин полиция бүлегеннән чыккач үз-үзенә кул салганнан соң тикшерү эше кузгатылды. Билгеле булганча, егет үләр алдыннан үзен тоткарлаган полициянең аны гаепләве, җәзалавы турында видеомөрәҗәгать калдырган. Аерым алганда, ул оперативникларның үзен кыйнауларын, противогаз кигертеп, кислород килүне туктатуларын хәбәр иткән.
 
Әлеге хәлдән соң Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, өч оператив хезмәткәр тоткарланган һәм кулга алынып, тикшерү изоляторына озатылган.
 
Татар-информ”га билгеле булганча, 15 октябрьгә каршы төндә Илназ Пиркин дусты белән Түбән Камада яшәүче хатын-кызның 14нче модельле “Лада”сыннан автомагнитола урлаган. Автомобильдә ул хатын-кызның ир туганы йөргән.
 
Хатын-кыз гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 
“Татар-информ” чыганаклары буенча, Илназдан адвокат катнашында сорау алганнар. Моннан тыш, полиция бүлегеннән тикшерү кулында булган видеоязмада егетнең оперативниклар белән коридорда иркенләп йөрүе һәм хәтта алар белән тәмәке тартырга чыгуы күренә.
 
Оператив хезмәткәрләрне тоткарлау белән кабинетларыннан аларның шәхси әйберләре алынган. “Татар-информ”га билгеле булганча, экспертиза аларның берсендә дә Илназ Пиркинның ДНКсы булмавын ачыклаган, ә противогаз хуҗаларыныкы бик күпләп табылган.
 
Бу җәнҗаллы вакыйганы җентекләп өйрәнү тикшерүчеләргә тапшырылган. Барлык чаралар үткәрелгәннән соң, оперативникларның Илназ Пиркин үлеменә катышы бармы-юкмы икәнлеге ачыкланачак.

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»