поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2017 Матбугат

Роберт Миңнуллин Инстаграм турында: "Язасың да, шундук комментарийлар “ява” башлый - күңелле"

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин – Инстаграм аккаунтын актив кулланучыларның берсе. Теркәлүенә дүрт кенә ай булса да, аңа язылучылар саны 5000нән артып китте.

“Инстаграмда мин – үзем редактор, үзем журналист, үзем фотограф”, – диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Уйнап кына башланган эш иде. Кызым Таңсылуны тыңлап кына. Әмма аны кемдер уйлап чыгарган икән, бу “әкият”тән файдаланырга кирәк. Миңа ул укучыларыма иҗатым белән таныштырып барырга, үз фикерләремне әйтергә ярдәм итә. Газета-журналлар бик әкрен эшли. Аларга шигырьләремне тәкъдим иткән очракта да, елга бер тапкыр бастыралар, бер ай чират көтә әле ул. Ә монда язасың да, элеп куясың. Шуның артыннан комментарийлар да “ява” башлый. Анысы да күңелле. Тагын да әйбәтрәк язарга этәрә”.
 
 
Шагыйрь сүзләренчә, ул әле бу төр аралашу чарасын өйрәнеп кенә килә. Шуңа укучының реакциясен өйрәнә.
 
“Монысын биреп карыйм, тегесен. Мин укучыларга ни кызыклы икәненә төшенәм. Билгеле, халыкка кешенең ни ашавы, кая баруы кызык. Әмма мин, халык шагыйре буларак, фотоларга язган сүзләргә дә мәгънә салырга тырышам. Беркайда да басылмаган 1000гә якын фотосурәтем бар. Менә шуларны әкренләп бирә башларга кирәк дип уйлыйм. Миңа язылучылар көннән-көн арта. 5000нән артып китте инде. Зур сан бит. Хәзер бит китаплар да 1-2 мең тираж белән чыга. Шул кадәр кеше миңа язылган, минем тирәгә тупланган икән, димәк, алар миннән нидер көтә. Мин – күпне күргән, озак еллар редактор булып эшләгән кеше. Инстаграмда цензура булмаса да, укучыларыма файдалы, әһәмиятле, кызыклы мәгълүмат кына бирергә тиешмен”, – ди Роберт Миңннуллин.
 
 
Мәгълүмат өчен: Инстаграм – фото, кечкенә күләмле видеолар элү өчен бушлай кушымта. Россиядә һәр дүртенче кеше Инстаграм социаль челтәренә теркәлгән. Анда һәр көн саен 80 миллион фото эленә.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»