• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

02.11.2017 Милләт

Артка түгел, алга карап бару яхшырак

2014 елда, Украина халкының радикаль өлеше Киев мәйданнарына чыгып, канлы бәрелешләр оештыра башлагач, Кырым ярымутравында яшәүчеләр Россиягә кушылыргамы, Украинада калыргамы дигән бер сорау белән референдум уздырдылар һәм күпчелеге Россиягә кайту өчен тавыш бирде.

Россия халкы аларны кочак җәеп каршы алды. Хәтерләсәгез, Самара өлкәсенә Кырымның Саки районы беркетелеп, өлкәбез аларга авыл хуҗалыгы, мә¬гариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт тармакларында оештыру-методик ярдәм күрсәтергә дә алынган иде. Ул вакытта өлкәбез халкы, төрле чыганакларга караганда, Кырымны күтәрү хисабына 50 - 60 миллион сум акча да җыеп тапшырды бит әле.

2014 елның маенда бу акчаның бер өлеше Саки районының Геройское авылында куелган Тугыз Советлар Союзы Герое исемендәге Мемориаль комплексны яңарту, җирле хастаханәгә яңа җиһазлар, ә районның 39 мәктәбенә яңа парталар, дәреслекләр сатып алуга тотылган. Саки районының кырым-татар оешмасы вәкилләре Самара өлкә татар Сабан туена килеп, җирле татарлар белән эшлекле сөйләшүләр дә алып барганнар иде. 

Тора-бара ике арада сузылган бәйләнешләр бераз сүрелә төште кебек. Бәлки ниндидер эш барадыр әле, тик массакүләм мәгълүмат чараларында бу турыда хәбәрләр күренми. 
 
Бу җәйдә фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазин һәм аның тормыш иптәше Тәлига ханым, Саки районында яшәүче дусларына кунакка баргач, Самара өлкәсе шефлык алган райондагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күреп, Кырым татарлары белән сөйләшеп кайтканнар. Соңрак Хәмзә әфәнде “Бердәмлек”кә бик  тә кызыклы юлъязма һәм фотосурәтләр китерде. Бүген аны укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәбез.
 
Гомер буе Себердә эшләгән кешеләр беләдер, анда яралган дуслык - мәңгелек. Без дә шулай, инде күптән лаеклы ялга чыгып, Россиянең төрле почмак¬ларында яшәвебезгә карамас-тан, Себердә бергә эшләгән, бергә яшәгән 10-15 кеше, ел саен очрашып, кунакка йөрешеп торабыз. Шундый дусларым Кавказ якларында да бар. Берсе, Володя Тарасов исемлесе, борынгы Темрюкта, ә Володя Сальников - Кырым ярым¬утравындагы Саки шәһәрендә яшиләр. 
 
Хатыным белән Анапада ял иткән вакытта, дусларымны күрмичә китә алмыйм инде дип, Тарасовка шалтыраттым. И-ин¬де шатланды! Аннан: “Әйдә, бергәләшеп Сальниковларның тормышын да күреп кайтыйк әле”, - диде бу. Ә ял итүчеләргә нәрсә? Дустымның машинасына утырдык та Керчь кичүенә таба юл тоттык. Ә Кырым ярым¬утравына безне паром илтеп куйды. Юл уңаеннан Кырым күпере төзелешен дә карап чыктык. Гасыр төзелеше дип атарга була аны, валлаһи!
 
Кырым күпере
 
Аны әле мең ел элек төзергә хыялланган кешеләр булган. 1064 елда Тмутаракан иленең Глеб исемле кенәзе Керчь тамагы аша калын боз өстеннән җәяү үткәндә, адымнарын санап барган һәм биредә 14 мең сажинлы (30 километр) күпер салырга кирәк, дип белдергән. Тик Глеб галиҗәнәпләренең андый зур эшне башкарырлык мөмкинлеге булмаган, әлбәттә. XIX гасыр ахырында - Бөекбритания хөкүмәте Индиягә юл салыр өчен, ә  ХХ гасыр башында Россия империясе патшасы Николай II Кырымга йөреп тору өчен күпер салу турында уйланалар, ләкин берсенә бу төзелеш артык  кыйммәт булып күренсә, икенчесенә I Бөек Ватан сугышы комачаулый. Дөрес, 1943 елда Кара диңгез буен яулап алган немецлар күперне төзи башлыйлар, ләкин эшләрен бетерергә өлгермиләр, Совет гаскәрләре Кырымны немецлардан азат итә, ә 1944 елда Совет инженерлары бу күперне гамәлгә кертә. Ләкин ашыгып төзелгән корылма халыкка ярты ел гына хезмәт итә.  1945 елның язында ташу сулары аны агызып алып китәләр. Шулай итеп, сугыштан соң Керчь белән Тамань арасында паром йөри башлый, ә үткән гасырның 90нчы елларында, Украина “незалежна” булып киткәч, ул да ябыла.
 
2014 елда гына, Кырым Россиягә кушылгач, элеккеге паром кичүе кабат сафка бас¬тырыла, шул ук вакытта Керчь белән Кавказ портлары арасында 19 километрлы күпер төзү өчен тикшеренү, инженер проекты төзү эшләре башлана. Күп тә үтми, 11,5 километры - коры җир, ә 7,5 километ¬ры су өстеннән үтәчәк күпер төзелә дә башлый. Ул, Ульяновск күпереннән 6 километрга озынрак булып, киләчәктә Россиянең иң зур корылмасы булып саналачак. 
 
Бу күперне төзү алдыннан инженерлар җиде кат уйлаганнар, күрәсең. Башта аның астында калачак җирләрне һәм су асларын саперлар тикшереп чыга. Алар Бөек Ватан сугышыннан калган 700 снаряд табып, юк итәләр. Эколог¬лар Кызыл Китапка кертелгән меңләгән үсемлекне һәм 117 төр җәнлекне башка җирләргә илтеп урнаштыралар, археологлар төрле гасырларга караган 3000 борынгы әйберне казып чыгарып, җирле музейларга тапшыралар...
 
Керчь тамагында кечкенә амплитудалы  җир тетрәүләр бик еш булып торганга күрә, төзүчеләргә күперне  кат-кат ныгытырга туры киләчәк. Аның төзелешенә тотылган тимер конструкцияләрдән 32 Эйфель каланчасы коеп булыр иде, дип шаяралар алар. Башка сыймаслык: су астындагы субайларны диңгез төбеннән дә 90 метр тирәнгәрәк кагып керткәннәр!
 
Күпернең төзелеп бетүен көтәргә күп калмады инде.  2018 ел ахырына автомобиль юлы, ә 2019 ел ахырына тимер юлы төзелеп бетәчәк. Шунысына игътибар итегез – бу ике юл өчен параллель барган ике күпер төзелә. Бу да юлчылар иминлеге өчен эшләнә. Ә күпер астыннан диңгез кораблары үтеп йөрсен өчен ике зур гына арка күпере куелган. Аларның биеклеге - 35, киңлеге 227 метр, ә икесенең бергә авырлыгы 10000 тонна!  
 
Ул якларда булсагыз, барып карагыз әле. Мин үзем дә инженер, ләкин моңача андый зур төзелешләр күргәнем булмады. Кырым күперен төзүдә бөтен Россия халкы катнаша, диярсең. Биредә Казаннан, Владивостоктан,  Сочидан килеп эшләүче 3500ләп инженерларны һәм күпер төзү осталарын очратырга була.
 
Саки кырым татарлары
 
...Сакига барып җитү өчен Кырым ярымутравын ар¬¬кылы үтәргә кирәк иде. Ярым¬утрауның такыр юлларына, мул алма бакчаларына, әйтеп бетермәслек кыргый һәм шул ук вакытта искиткеч гүзәл табигатенә сокланып, хәйран калып бардык. Бәлки 1944 елда сөргенгә җибәрелгән кырым татарлары да шушы матурлыкны югалту белән килешә алмыйча, гомер буе туган җирләренә кайту теләге белән янып яшәгәннәрдер, дигән уй килде башыма. Бераздан миңа Кырым белән Рымны узган шундый бер кеше белән очрашырга да насыйп булды. 
 
Дөрес, аңа кадәр әле безгә Евпатория шәһәренең ис¬тәлекле урыннарын карап йөрү бәхете тәтеде. Шәхсән миңа алтын комлы пляжда кызыну, үтә тозлы зәңгәрсу диңгездә су керүгә караганда, 1552 елда хан Дәүләт Гәрәй нигез салган Джума-Джами мәчетендә намаз укуы кадерлерәк булды. Алты гасыр элек төзелгән бу мәчеткә керү белән үземне җәннәттәге кебек хис иттем. Ул бүген дә төзек һәм матур, манаралары белән балкып, халыкка хезмәт итеп яши бирә.
 
Ә менә Саки район үзә¬ген¬дәге мәчетнең язмышы кы¬зы¬гырлык түгел. Үткән га¬сыр¬ның 90нчы елларында Үз¬бәк¬стан¬дагы сөргенлектән кайткан бер төр¬кем Кырым татарлары, юк акчаларын җыеп, мәчет төзе¬гәннәр, ләкин аны ачарга насыйп булмаган. Корбан гаетенә билгеләнгән тантана алдыннан Украина мил¬ләтчеләре аны төртеп яндырганнар. Кырым Рос¬сиягә кайткач кына, мәчетне кабат торгызу мөмкинлеге туган. Бу турыда миңа югарыда әй¬теп үткән 82 яшьлек Сәет-Әсән Әсә¬нов сөйләде. Ул Саки рай¬оны мөселманнарының ди¬ни җәм¬гыяте рәисе дә икән. Бик тә үҗәт¬ле, зирәк, динле, законнарны белүчән кеше булып чыкты ул.
 
- 1944 елның 18 маенда унбиш минут эчендә өстебездә нәрсә булса, шуның белән сөргенгә озатканда да, Кырым ярымутравын Украинага кушканда да бездән беркем дә сорап тормады. Ул вакытларда кырым-татар хал¬кының хокуклары бозылды дип әйтүе генә аз, күпсанлы мил-ләттәшләребезнең гомере вакытсыз өзелде. Бер йотым суга тилмереп атналар буе мал ташучы вагоннарда барган кырым татарларының сөякләре әле дә Үзбәкстан тимер юлы буйлап таралып ятадыр. Аннары да никадәр асыл затларыбыз авырулардан, авыр эшләрдән кырылды?! Бик азларыбыз гына 90нчы елларга кадәр яшәп, туган якларына кайту бәхетенә иреште. Менә мин дә шул бәхетлеләр санында. Әле кайта алганнарыбызны да пропискага кертмичә, өй төзергә - җир, эшкә урнашырга мөмкинлек бирмичә интектерделәр. 
 
Россиягә кушылу турындагы референдумнан соң гына үзгәрешләр башланды. Иң мөһиме - Россия Президенты Владимир Путин ул вакыттагы ил башлыкларының гаебен танып, кырым татарларын аклады, кырым-татар теле, рус һәм украина теле белән беррәттән, дәүләт теле дип игълан ителде. 
 
Дөрес, сугышка кадәр би¬редәге бөтен афишалар, урам исемнәре кырым-татар те¬лен¬дә язылган булса, хәзер андыйны күрмәссең. Кайбер Кы¬рым татарлары да үз телен белеп бетермидер әле. Ә сугышка кадәр ярымутрауда яшәүче башка милләт кешеләре дә безнең телдә иркенләп сөйләшә иде. Хәзер дә шуңа кайтасы килә. Халыкны теленнән, иленнән мәхрүм иткәннәр икән, моны кабат кайтарып бирергә тиешләр. Бу турыда Россия президенты әйтте, димәк хокукыбыз бар, һәм без моның өчен көрәшне туктатмаячакбыз!
 
Күптән түгел районыбызга Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов килеп, сораша башлады: нәрсә борчый безне, нәрсә кирәк, нәрсә җитешми? Әйттеләр инде, анда ут юк, монда газ, ә теге авылга юл салырга... Ул халык әйткән җитешсезлекләрне үзе карап чыкты  һәм барысын да төзәтергә мөмкин, тиздән булыр, дип вәгъдә итте. Без мондыйны күргән кешеләр түгел. Россия чыннан да ярдәм итә, ә җирле җитәкчеләр халык сүзенә колак салып, кимчелекләрне бетерә тора. Пенсияләр дә вакытында килә, Аллаһыга шөкер.
 
Дин ягыннан да без, Украинага кергән чактагы кебек, ятим түгел. Россиядә ислам динен тотучы халыклар саны икенче урында. Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня кебек республикаларда дин кардәшләребез байтак. Гел сөйләшеп, киңәшеп, ярдәмләшеп яшибез.
 
Россия - күпмилләтле ил һәм без барыбыз да бер гаилә кебек яшәргә тиешбез. Гаиләдә кимсетелгән бала була калса, иртәме-соңмы, гаилә таркала. Ә барысы да бертигез, барысы да сөйкемле булганда, гаилә дә, ил дә көчле була. 
- Ә авылларда хәлләр ничек соң?
- Безнең район үзәгендә кырым татарлары Караван-сарай дип аталган җәмәгать урыны төзеп куйдылар. Җыелыш булсынмы, бәйрәм яисә туймы – барысы да шунда үтә. Аена бер мәртәбә авыл мәчетләре имамнары да шунда җыелып киңәш тоталар. Нинди дә җи¬тешсезлек була калса, шунда ук район администрациясенә хәбәр итәбез. Дөрес, андагы егетләр кайвакыт гозеребезне тиз генә хәл итә алмыйлар. Ләкин проблеманың очына чыкмыйча, без, аксакаллар, аларның өсләреннән төшмибез. Администрациядәгеләргә дә уңай - авыллардагы хәлләрне гел белеп торалар.
- Ә кырым-татар телен укы¬ту мәсьәләсе ничек куел¬ган?
- Әйе, тел мәсьәләсенә килгәндә, барысы да яхшы түгел шул әле. Кырымда өч дәүләт теле бар икән, без риза, булсын өч! Тик шушы өч телне дә укыту бер дәрәҗәдә барсын иде ул! Ник соң әллә нинди чит ил телләре укыту программасы челтәренә кертелгән, ә кырым-татар теленә вакыт калмаган, аны факультатив рәвештә генә укыталар? Президент Указы бар икән, кырым-татар телен балалар бакчасыннан башлап, мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр укытсыннар, башка мил¬ләт балалары да аны өй¬рәнсен. Өч телле Кырымда күрше балалары бер-берсе белән ничек аралашырга тиеш соң? - дип тәмамлады сүзен Сәет-Әсән ага Әсәнов.
 
Укыту программасы челтәре дигән сүзне Саки шәһәренең лицей-мәктәбендә дә ишетергә туры килде. Биредә кырым-та¬тар телен балаларга Зәйнәп Лимиз кызы Рөстәмова укыта икән:
- Безнең лицей-мәктәптә кырым-татар балалары күп түгел. Шуңа да алар белән факультатив рәвештә шөгыль¬ләнергә туры килә.
 
Программабыз да бар, уку әсбаплары да. Проблемаларыбыз да җи¬тәрлек. Иң мөһиме - кырым-татар теле һәм әдәбияты җиденче, кайвакыт сигезенче дәрес булып керә. Бу вакытта баланың аң-белем үзләштерү түгел, утырып торырга да хәле калмаган була инде. Ана теле дәресләре укыту программасы челтәренә кертелеп, беренче өч сәгатьтә укытылса, нәтиҗәсе әйбәтрәк булыр иде. Моның өчен “крымоведение” дигән дәрес тә бар бит. Кырым ярымутравының тарихын, географиясен, әдәбиятын кырым-татар телендә укытырга да була. Элек Кырымда яшәүче төрле милләт кешеләре безнең телне бик яхшы белгәннәр. Мәсәлән, диңгез рәссамчысы Иван Айвазовский да бик матур итеп татарча сөйләшкән.
Ата-аналарга һәм балаларга рәхмәт инде, туган телебезнең әһәмиятен аңлап, әлегә факультатив дәресләргә дә риза булып, бер дәресне дә калдырмыйча укып йөриләр, - дип сөйләде Зәйнәп ханым.
 
Ахырда Зәйнәп Рөстәмова мәктәптәге кырым-татар музеен күрсәтте. Аны оештыруда бик күп татар җанлы кешеләр катнашкан, гаилә мирасы булып сакланган әйберләрне китереп биргәндә елый-елый гаилә тарихы, бу әйбернең ничек сакланып калуы турында сөйләгәннәр. Анда яшь килен насыйп ярына дип үзе суккан һәм теккән киндер күлмәк, җиз савыт-саба, кофе кыздыру һәм пешерү җайланмасы, зур осталык белән башкарылган чиккән өс һәм баш киемнәре һәм башка кадерле әйберләр саклана.
 
Әйе, Кырым татарларын гына түгел, Советлар Сою¬зының башка күп халыкларын да депортация, кулакка чыгару кәтүге астына салып изәргә, исән калганнарын бер тарак белән тарап тигезләргә, бер идеология, бер милләт халкы итеп тәрбияләргә тырышсалар да, геннар хәтере сак¬лана икән ул. Хәлсезләнеп, өстерәлеп туган җиренә кайтып егылган Кырым татарлары да бүген яңа яфрак яра, башак калкыта... Яралары тирән булса да, башка милләт халык¬лары кебек хөкүмәт хаталарына тәслим кылып, күпмилләтле илебез ныклыгы, иминлеге хакына яшәргә, бөтен милләтләр, телләр өчен бертигез шартлар булдыру өчен тырышырга кирәк хәзер. Артка түгел, алга карап бару яхшырак. Сәет ага Әсәнов әйтмешли, гаиләдә бер генә бала да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Андый гаилә, һичшиксез, таркала...
 
Автор фотосурәтләре.
 
 
 
 

Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ --- | 02.11.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments