поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2010 Шоу-бизнес

ЧИТ ИЛ АРТИСТЛАРЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ НИЧЕК СӨЙЛӘШӘ?

"Виктория", "Мәхәббәттә гөнаһ юк", "Язмышлар һәм ялгышлар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт", "Өмет чаткысы", "Вәгъдә", "Елга агышлары – кеше язмышлары" һ.б. сериал геройларының татарча сөйләшүен "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачылары бернинди гаҗәпләнүләрсез кабул итәдер. Ә чынлыкта Виктория, Энрике, Һеронимо, Сантьяго, Паула Марианна, Мерседес исемле геройлар татарча ничек сөйләшә соң? Хәзерге вакытта экраннарда баручы "Виктория" сериалында хатын-кызларны тавышландыручы Дилбәр һәм ир-егетләрне тавышландыручы Илнур Закиров бу хакта үзләре сөйли.

– Дилбәр, сезне "Дубль-Video" студиясендә тавышландыручы булып эшләүчеләрнең иң "стажлысы" дип беләм. "Яңа Гасыр" радиосының танылган һәм сәләтле алып баручысы бүгенге көндә барлыгы ничә рольне тавышландырган икән?   – Мин сериалларны татарчага тәрҗемә итү һәм тавышландыру белән күптәннән шөгыльләнәм. Гадәттә, күпме сериалда ничә роль тавышландырдым икән дип санап бармыйм. Ә менә рус телендәге текстларны карап чыккач, күзләрем "маңгаема менә". Ни өчен дигәндә, аларда иң күбе хатын-кыз рольләре. Ә гүзәл затлар, үзегез беләсез, күп сөйли. Мөгаен, бер сериалда 20ләп тавышны тавышландырамдыр. Бөтенләе 20 дистәдән артык сериалны тавышландыруымны һәм берничә дистә мультфильм, документаль фильмнарны да исәпкә алсак 500 йөздән дә күп геройны тавышландырганмын булып чыга түгелме соң?   – Илнур, сез исә Г.Камал театрының танылган яшь актерларының берсе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, инде шактый гына спектакльләрдә уйнарга, татар фильмнарында төшәргә өлгергәнсез. Ә актерлык сәләтегезне чит ил сериалларын тавышландыру өлкәсендә сынап карау теләге ничек туды?   – Бу теләк миндә балачактан ук яшәп килде. 1990нчы еллар уртасында Беренче каналдан рус телендә "Тропиканка" дигән сериал күрсәттеләр. Исемдә бер персонаж калды. Мин шуның тавышы белән сөйләргә бик хыялландым.   – Тавышны дубляжларга сез чакыру буенча килдегезме, яисә кызыксыну китердеме?

 

Дилбәр: – Беренче тапкыр "Дубль-Video" студиясенә кастингка чакырып, "Җир тирәли 80 көн" мультфильмында сынап карадылар. Мин анда тычкан баласы ролен тавышландырган идем. Бу беренче ролем хәтеремдә калды. Студиянең режиссеры мине ошатты, дип уйлыйм. Мин, гомумән, тавышларны үзгәртеп сөйләшергә яратам.   Илнур: – Дилбәр белән таныш булганлыктан, ул мине "Дубль-Video" студиясенең җитәкчесе, режиссер Әлфия Ярош янына алып килде. Тавышны тыңлап карагач, мине эшләргә чакырдылар. Менә шуннан бирле "Вәгъдә", "Елга агышлары - кеше язмышлары", "Виктория" сериалларында рольләрне бик теләп тавышландырдым.   - Бу сезнең табигатегездән килгән сәләтме, әллә инде моңа һәркем дә өйрәнә аламы?

 

Дилбәр: – Тавышны үзгәртә белү – ул сәләт. Ләкин тавышны үзгәртеп, барлык артистлар да эшли алмый. Әйтик, курчак театры артистларына бу җиңел бирелә, ә менә драма артистларына бу катлаулы. Мин исә кечкенәдән төрле тавышлар белән сөйләшә идем, аннан соң театраль белемем дә ярдәм итәдер. Безнең студиядә дә бит рольләрне күбрәк артистлар тавышландыра.   – Ә төрле яшьтәге геройларның сөйләшүен тавышландыруның берәр сере бармы? Тавыш берникадәр кешенең характерын чагылдыра дип уйлыйм, сез моның белән килешәсезме?

 

Дилбәр: – Әйе, тавыш берникадәр кешенең характерын чагылдыра дип уйылыйм. "Син ничек берничә тавыш белән сөйләшә аласың?" дигән сорауны танышларым да еш бирә. Мин шуны әйтә алам: тик кенә утырганда, текстны укып кына тавышымны үзгәртә алмыйм. Ә менә телевизордан шул эпизодны күреп торсам, үзем дә сизмәстән шул артистларга ияреп китәм, тавыш үзеннән-үзе үзгәреп чыга. Мин һәр образга үз характерын табарга тырышам. Иң яратып тавышландыра торган рольләрем – балалар, әбиләр. Характерлы рольләрдә бөтен артистлык сәләтләремне кулланып уйный алам. Рөхсәт итсәләр, тагы да арттырып эшләр идем.   Илнур: – Әлбәттә, бар. Ләкин әйтмим, чөнки серне сер итеп сакларга кирәк. Тавышның кеше характерын чагылдыра алуы белән килешәм. Әйтик, салмак тавыш белән сабыр, тыныч характерлы геройларны тавышландырырга кирәк булса, тиз кызып китүчәннәрне югары тавыш тембры белән сөйләштерергә кирәк. Дорфа характерның да үз тавышы бар.   – Нинди чит ил фильмында, кайсы геройның ролен тавышландырыр идегез?

 

Дилбәр: – Мин "Муз ТВ"ны карыйм. Анда бер алып баручы бөтен артистларның тавышын үзгәртеп сөйли. Мин дә менә шулай эшләр идем. Ә менә Мадонна булып, яки башка берәр герой булып "сөйләр" идем дип уйламыйм.   Илнур: –  "Титаник" фильмында Джек ролен бик теләп тавышландырыр идем.   – Бер серияне тавышландыру актерларның күпме вакытын ала? Гомумән, фильмны дубляжлау нинди этаплардан тора? Бу катлаулы эшме?

 

Дилбәр: – Шактый вакытны ала. Иң беренче, безгә рус телендә бастырылган текст бирәләр. Без шул текстларны тәрҗемә итәбез. Элек исә тәрҗемәне кассета тыңлап эшләргә туры килә иде. Әгәр дә рус телендә тәрҗемә яхшы булса, татар теленә үзгәртү дә тиз бара. Мисал өчен, "Виктория"нең бер сериясен 2 сәгать 30 минутта тәрҗемә итсәм, вакыйгалар 30нчы елларда барган "Җил уңаенда" телевизион новелласының бер сериясен 6 сәгать тәрҗемә иттем. Студиядә яздыру вакыты сәгать ярымлап вакытны ала.   Илнур: – Миңа, "Виктория" фильмында текстларның күп булуы гына катлаулы.

 

* * *

  Бер дистә ел эчендә "Дубль-Video" студиясе тамашачыларны татар теленә тәрҗемә ителгән сериаллар белән бергә документаль фильмнар, нәни тамашачыларны исә мультфильнар белән куандырып тора. Студиянең җитәкчесе Әлфия Ярош фикеренчә бу татарча сөйләүче сериаллар тамашачыларга татар телендә аралашырга ярдәм итә. Гомумән, татар телен тагы да камилрәк белергә өнди. Чөнки аларның геройлары гади сөйләм телендә аралаша.   "Татарстан – Яңа Гасыр" телевизион каналында "Виктория" сериалын дүшәмбе-җомга көннәрендә 17 сәгатьnә карагыз. Кабатлау – сәгать 12дә.

Ләйсән ХАНОВА
ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»