|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2017 Мәдәният
Камал театы спектакльләре дүрт ел рәттән "Алтын битлек" лонг-битендәБүген, 2 ноябрьдә, "Алтын битлек" Милли театраль премиясе сайтында, Экспертлар киңәшмәсе фикере буенча 2016-2017 елларның иң күренекле спектакльләре исемлеге бастырылды. Дүрт ел рәттән лонг-биткә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры спектакльләре кертелә, быел ул - 111 сезонның данлыклы премьералары: "Ак калфагым төшердем кулдан" һәм "Җилкәнсезләр" спектакле. Фестивальнең лонг-битенә Россиянең барлык драма һәм курчак театрларында куелган бары тик 107 спектакль кергән. Алдагы елларда лонг-биткә "Дон Жуан", "Минем исемем Кызыл" һәм "Банкрот" спектакльләре кертелгән иде. Камал театры үзләренең коллегаларын - М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры театрын "Алтын битлек" премиясенең номинантлары итеп билгеләнүләре белән тәбрикли. Шулай ук театрыбызның баш режиссеры - Фәрит Бикчәнтәевны "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә катнашуы белән чын күңелдән котлыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|