поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2017 Шоу-бизнес

Җәвит Шакиров ТНВда чыгачак яңа тапшыруы турында: «Мин аны акча өчен эшләмим»

Җәвит Шакиров тамашачыларга юмор остасы һәм җырчы буларак кына түгел, ә телевизион алып баручы буларак да билгеле шәхес. Күптән түгел ул ТНВ каналында “Башваткыч”ны алып барган иде, ә хәзер шул ук телеканалда “Җәвит-кәмит” дигән яңа тапшыру алып барачак. Яңа телепроект нәрсәдән гыйбәрәт? Җәвит абыйның үзеннән сораштык.

- Җәвит абый, тиздән яңа тапшыру алып бара башлыйсыз икән.

- Әйе, бик кызыклы юмористик тапшыру булачак. Анда 4-5 кызыклы рубрика. Мәсәлән, шуларның берсе – матбугатта чыккан яңалыкларга кызыклы комментарийлар бирү. Ютубтагы көлкеле видеоларга да күз салачакбыз. Тапшыруга килгән кунаклар да юмор хисле, шаяра белергә тиешләр. Шундыйларны гына чакырачакбыз. Тапшыру сценарий буенча бармый, анда гел импровизация булачак. Кыскасы, бик җиңел, тамашачы ярата торган тапшыру булачак.

- Ә ник “Башваткыч”ны калдырып киттегез? Ул тапшыру да сезгә бик килешә иде бит!
 
- Мин бертөрлелекне яратмыйм. “Кабатланулар башланса, шундук китәм”, - дип, ул эшне башлаган вакытта ук әйткән идем. Яшьләргә калдырып киттем, рәхәтләнеп эшләсеннәр!
 
Әмма “Башваткыч”ны сагынам дип әйтә алмыйм. Көн дә баш ватып йөрибез болай да! Гастрольләрдән кайтып та кергән юк. Әмма заманында “Башваткыч”ның рейтингы бик югары иде. “Җәвит-кәмит”неке дә шулай булыр дип ышанам.
 
- Импровизация булгач, авыр түгелме? Дубльләр еш кабатланамы?
 
- Юк, мин туктатканны яратмыйм. Бер төшерә башлыйбыз икән, ахырына кадәр! Юморны кабатлап, тиешлечә дәрәҗәдә җиткереп булмый. Ул беренче дубльдән эшләнә торган әйбер.
 
Гомумән, минем теләгем – тапшыру матур итү. Тамашачылар ТНВ каналын ачып, тәнкыйтльләрлек булмасын. Бездә дә төрлелек бар, бездә дә рәхәтләнеп карый торган, туган телдә чыккан тапшырулар бар һәм булырга тиеш.
 
- Ә ТНВ Сезгә эш хакы түлиме соң?
 
- ТНВга мин телеканалны яраткан өчен барам, ә акча өчен түгел.  Эшемне күрсәтим әле, аннары түләрләр. Әйбәт итеп эшләсәң, бәясе дә әйбәт була аның. Анысы өчен борчылмыйм. Андый гадәтем дә юк.
 
- Уңышлар Сезгә, Җәвит абый!
 
- Рәхмәт!

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.11.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»